Ленск
Ленск (рус. Ленск, сах. Лиэнскэй) — Россия шәһәре, Якутия Республикасы Ленск районының административ үзәге.
Ленск | |
---|---|
Ил | Россия |
Регион | Саха Республикасы |
Район | Ленск районы |
Координатлар | 60°43'0"тн, 114°54'0"кнч |
Нигезләнгән | 1663 |
Халык саны | 24 955 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+10 |
Телефон коды | +7 41137 |
почта индекслары | 678140 |
Рәсми сайт | gorodlensk.ru |
Халык саны — 24 955 кеше.[1]
География үзгәртү
Ленск Лена елгасының сул ярында, Лена буе платосында, Якутскидан 840 километр көнбатыштарак урнашкан.
Климат үзгәртү
- Уртача еллык температура — -5,4 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 2,6 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 71%
Ленск климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | −0,1 | 2,2 | 12,6 | 18,9 | 33,0 | 39,0 | 37,3 | 36,3 | 27,2 | 17,2 | 8,0 | 4,7 | 39,0 |
Уртача максимум, °C | −25,3 | −20,3 | −8,4 | 2,2 | 11,6 | 21,1 | 23,9 | 20,1 | 11,1 | −1,5 | −15,6 | −24,1 | −0,9 |
Уртача минимум, °C | −34,1 | −32,2 | −24,3 | −11,9 | −1,1 | 6,7 | 10,0 | 7,1 | 0,3 | −10,2 | −24,9 | −32,8 | −12,7 |
Абсолют минимум, °C | −55,8 | −56,1 | −47,2 | −37,8 | −15 | −5,9 | −3 | −5,5 | −12,8 | −32,8 | −48,9 | −56,1 | −56,1 |
Явым-төшем нормасы, мм | 25 | 23 | 19 | 14 | 13 | 12 | 12 | 15 | 18 | 25 | 27 | 26 | 227 |
Чыганак: Архив климатических данных |
Тарих үзгәртү
1663 елда Мухтуй исемле эвенк торлагы урынында нигезләнгән. 1730-елларда биредә почта станциясе ачыла.
XIX—XX гасырның башында — сәяси сөрген урыны.
Бистәнең үсеше Вилюй бассейнындагы алмаз чыганакларны ачу һәм эшкәртү белән бәйле. Шул чыганакларга иң якын Лена елгасында урнашкан урыны буларак, Мухтуя Мирный шәһәренең төзелеше өчен базасына әверелгән.
1957 елда эшчеләр бистәсе статусы бирелә. 1963 елда Мухтуя эшчеләр бистәсе Ленск шәһәренә үзгәртеп корылган.
Халык үзгәртү
1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|
~2 200 | 7 894 | 16 758 | 23 966 | 30 260 | 24 558 | 24 955 |
Милли состав (2002): руслар — 81,0%, украиннар — 4,7%, сахалар — 4,5%, татарлар — 1,5%.[8]
Икътисад үзгәртү
Эре порт.
"Якуталмаз" берләшмәсе, урман һәм агач эшкәртү сәнәгатенең предприятиеләре, төзү материаллар комбинаты, эре панельлы йортлар салу заводы. Азык-төлек сәнәгатенең предприятиеләре.
Галерея үзгәртү
-
Ленск күренеше
-
Ямчыларга һәйкәл
-
Ягнышева бульвары
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-11-06
- ↑ http://www.mojgorod.ru/r_saha/lensk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-11-06