Лариса Рубальская

Лариса Рубальская, Лариса Айзик (Алексей) кызы Рубальская (рус. Лариса Айзиковна (Алексеевна) Рубальская, 1945 елның 24 сентябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — шагыйрә, популяр җырлар авторы, тәрҗемәче. РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы[2].

Лариса Рубальская

Тугач бирелгән исеме: Лариса Айзиковна Рубальская
Туу датасы: 24 сентябрь 1945(1945-09-24) (78 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Милләт: яһүдә [1]
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, шагыйрә
Иҗат итү еллары: 1983 – х. в.
Юнәлеш: лирика
Жанр: җыр текстлары
Иҗат итү теле: рус теле
Бүләкләр: РФ атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1945 елның 24 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә туган. Әтисе Айзик (Алексей) Давид улы Рубальский (19201979), чыгышы белән Украинадан, әнисе Александра Яков кызы Рубальская (19242007). «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Курсларга йөреп, япон телен үзләштерә, NTV япон телеширкәтенең һәм «Асахи» газетасының Мәскәүдәге вәкиллекләрендә тәрҗемәче — референт булып эшли.

1983 елдан җырлар авторы булып таныла. Беренче җыры булган «Искә алу» (рус. Воспоминание) җырын композитор В. Мигуля (19451996) белән бергә яза, Валентина Толкунова башкара.

Сергей Березин белән иҗат иткән җырлары да күп. 600 дән артык шигыре һәм җырларга сүзләре бар. Популяр җырлары: «Доченька» (А. Б. Пугачева башкара), «Виноват я, виноват» (Ф. Киркоров), «Свет в твоем окне» (Алсу), «Безнадёга» (А. Добронравов), «Странная женщина» (М. Муромов), «Транзитный пассажир» (И. Аллегрова), «Напрасные слова» (А. Малинин) һ. б. 15 шигъри җыентыгы нәшер ителгән. АКШ, Алмания, Исраил, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә гастрольләр оештыра.

1984 елдан башлап, «Ел җыры» (рус. Песня года) телевизион җыр фестиваленың лауреаты.

Җыр текстлары язудан тыш, кулинария белән мавыга. Телевидениедә берара аш-су тапшыруы да алып бара. Берничә рецептлар җыентыгы бастырып чыгара: «Его величество Салат», «Кулинарные рецепты на бис» (2007), «Закуски и горячее Для наших золотых мужей!» (2007).

2003 елда бәйрәмнәр үткәрү буенча фирма оештыра, 2011 елдан «Лариса Рубальскаяның бәйрәмнәр агентлыгы» дип атала.

Гаилә хәле үзгәртү

Ире Давид Иосиф улы Розенблат (19392009), теш табибы, клиникада бүлек мөдире. Балалары булмаган.

Әдәбият үзгәртү

  1. Сентябрьдә кабынган йолдызлар. Лариса Рубальская. «Сөембикә», 2015 ел, сентябрь, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Полина Лимперт. Стихотворница с золотым характером. peoples. ru
  2. Московские писатели, archived from the original on 2011-07-27, retrieved 2018-05-10