Лазарь Сарьян, Лазарь (Газарос) Мартирос улы Сарьян, әрм. Ղազարոս Սարյան, рус. Лазарь Мартиросович Сарьян (1920 елның 30 сентябре, Дон өлкәсе, Дондагы Нахичевань — 1998 елның 27 мае, Ирәван) — композитор, педагог, ССРБ (1991) һәм Әрмәнстан ССР (1972) халык артисты. Әрмәнстан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1983). Ирәван консерваториясенең ректоры (1960-1986), профессор (1973 елдан). Әрмәнстан ССР композиторлар берлеге рәисе (1955-1956). Рәссам Мартирос Сарьянның улы.

Лазарь Сарьян
әрм. Ղազարոս Սարյան

Л.М. Сарьян (1920-1998)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Лазарь Мартирос улы Сарьян

Туу көне

30 сентябрь 1920(1920-09-30)

Туу урыны

Ростов-на-Дону

Үлү көне

27 май 1998(1998-05-27) (77 яшь)

Үлү урыны

Ирәван

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Әрмәнстан Әрмәнстан

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

виолончель, фортепиано

Жанрлар

классик музыка

Бүләкләр

II дәрәҗә Ватан сугышы орденыХалыклар дуслыгы орденыКызыл Йолдыз ордены

«Хөрмәт Билгесе» ордены
IMDb

ID 1347374

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1920 елның 30 сентябрендә Дон өлкәсе Дондагы Нахичеваньда (хәзер Ростов-на-Дону эчендә калган) күренекле совет рәссамы Мартирос Сарьян (1880-1972) гаиләсендә туган.

1934-1938 елларда Ирәван консерваториясе каршындагы иҗади класста (С.В. Бархударян, В.Г. Тальян сыйныфы), соңрак Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка укуханәсендә (В.Я. Шебалин сыйныфы) укый.

1939 елда Кызыл гаскәргә алына. Бөек Ватан сугышында катнаша: Көньяк-Көнбатыш, Воронеж, 1нче Украина фронтларында көрәшә. Һава һөҗүменнән саклану гаскәренең 7нче зенит-пулемёт полкының пулемёт бүлекчәсе һәм пулемёт расчёты командиры була. 1943 елның 16 маенда Юнкерс-88 бомба ташлаучы очкычны бәреп төшерә.

1950 елда П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен (А.Н. Александровның композиторлык классы) тәмамлый. Укытучылары – Дмитрий Шостакович, Дмитрий Кабалевский.

1950 елдан Ирәван консерваториясендә: композиция һәм оркестрлау укытучысы, 1960-1986 елларда ректор, 1972 елдан профессор, 1986 елдан композиторлык кафедрасы мөдире. Шәкертләре арасында билгеле композиторлар Тигран Мансурян, Рубен Саркисян, Вартан Аджемян, Рубен Алтунян.

1955-1956 елларда Әрмәнстан ССР композиторлар берлеге рәисе.

Гаиләсе үзгәртү

 
Лазарь Сарьян
  • Бабасы — Газарос Агаян (18401911), язучы, педагог
  • Әтисе — Мартирос Сарьян (18801972), рәссам, ССРБ халык рәссамы (1960)
  • Беренче хатыны — Галина Лесникова (19252008)
    • улы — Рубен (1946)
    • кызлары — Екатерина (1945), Рузанна (1959)
  • Икенче хатыны — Аракси Арцрун кызы Арутюнян (19372013), музыка белгече
    • кызлары — Лусик (19691991), Софья (1971)

Әсәрләре үзгәртү

  Тышкы медиафайллар

Симфоник оркестр өчен:

  • Вариацияләр белән тема (1947)
  • Симфоник поэма (1950)
  • «Симфоник сурәтләр» (1956)
  • Кыллы уен кораллары өчен адажио һәм бию (1957)
  • Тантаналы увертюра (1957)
  • Серенада (1959)
  • «Әрмәнстан» симфоник панносы (1966)
  • Скрипка һәм оркестр өчен концерт (1972)
  • Симфония (1980)
  • Пассакалья (1994)

Хор һәм симфоник оркестр өчен:

  • «Тынычлык көне» вокаль-симфоник сюитасы (1953)

Камера әсәрләре:

  • Виолончель һәм фортепиано өчен ике соната (1948, 1989)
  • Ике кыллы квартет (1949, 1986)
  • Скрипка һәм фортепиано өчен ария һәм токката (1966)
  • Торба һәм фортепиано өчен концерт пьесасы (1962)
  • Скрипка һәм камера оркестры өчен «Andante һәм Presto» (1997)

Фортепиано өчен:

  • Бию (1955)
  • «Бабай сәгате» (1970)
  • Өч постлюдия (1990)

Җырлар

  • «Тынычлык турында җыр» (1951)
  • «Синең өчен җырлыйм, Ватаным» (1955)
  • «Көтү» (1956)
  • Лирик җырлар (биш җырдан торган җыентык, 1960)

Фильмнарга музыка:

  • 1954 — «Вак-төяк» (кыскаметражлы)
  • 1953 — «Килен карау» (кыскаметражлы)
  • 1956 — «Барыс тарлавыгы әсирләре»
  • 1958 — «Беренче мәхәббәт җыры» (А.А. Бабаджанян белән берлектә)
  • 1959 — «01-99» (кыскаметражлы)
  • 1959 — «Аның фантазиясе»
  • 1960 — «Безнең квартал тавышлары»
  • 1965 — «Мартирос Сарьян» (документаль)
  • 1967 — «Каринэ»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Кызыклы факт үзгәртү

  Мәскәү консерваториясендә укыганда Рөстәм Яхинның иң якын дусты Лазарь Сарьян булды. Ул аны Зарик дип йөртте[1]
Сайра Вельшакова истәлекләреннән
 

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рустем Яхин. Материалы, воспоминания, документы (төзүчеләре Йолдыз Исәнбәт, Клара Таҗиева). Казан: ТКН, 2002. 240нчы биттә.ISBN 5-298-01130-6