Ладин теле (шулай ук Тироль Ретороман, Доломит, Трентин теле, үз атамасы lingaz ladin) - Ладиннар сөйләшә торган Инд-Европа телләр гаиләсенең роман төркеменең ретороман астөркеменә керә торган телләрнең берсе.
Шулай ук ладин теленә иң якын романш теле Швейцария ретороман теле һәм фриул теле белән бердәм ретороман тел юрамалары буларак карала. Италия төньягында Трентино-Альто-Адидже өлкәсендә - Тренто провинциясенең төньягында һәм Больцано провинциясенең төньягында таралган. Төркем сөйләшләрдән гыйбарәт, алар ладиннарның Итальян теле һәм Алман теле белән беррәттән төп аралашу чарасы булып тора. XX-XXI гасырлар чигендә стандарт ладин теле барлыкка китерү башланган (Ladin dolomitan һәм Ladin standard юрамаларында), ул ладиннар тарафыннан хәзер кулланылмый диярлек. Гомуми сөйләшүчеләр саны якынча 30 000 кеше.

Диалектлар үзгәртү

Ладин теленә бу сөйләшләрне кертәләр:

  • Гадер (Эннсберг) сөйләшләре, Валь-Гадера үзәнендә;
  • Гарден (ладин) сөйләшләре, Валь-Гардена үзәнендә;
  • Ливиналлонг сөйләшләре, Кордеволе елгасының агым буенча югары өлкәләрендә;
  • Фассан сөйләшләре, Ломбард теленең трентин сөйләшләренә күчә торган;
  • Комелик һәм ампецан сөйләшләре һәм шулай ук Эртан сөйләше фриул сөйләшләренә арадаш, Беллуно провинциясендә;
  • Нонн (яки Ноннсберг) һәм Зульцберг сөйләшләре, Валь-ди-Соле үзәнендә, XX гасырга юкка чыккан;
  • Лачес сөйләше, XIV-XVIII гасырларда Адидже елгасының агымы буенча югары төбәкләрендә, мөгаен, романш теленең Мюнстер ареалының дәвамы булган.

Сылтамалар үзгәртү