Лабрадор-ретривер

Лабрадор-ретривер (ингл. labrador retriever) — электән үк ау эте буларак кулланылган эт токымы, хәзер ау эте, (сукырларны) йөртүче эт, коткаручы эт буларак кулланыла. Retriever-Ретривер инглиз теленнән ауда тотканны табучы, китерүче эт дигән сүз.

Лабрадор-ретривер
Чыгыш

Канада

Буе

ата эт: 56—57 см

  • ана эт: 54—56 см
Авырлыгы

ата эт: 27-40 кг

  • ана эт: 27-35 кг
Төр

Ау эте

Теркәлгән

1887 ел

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Лабрадор көчеге
Төрле төсле лабрадорлар
Ауда лабрадор тотканны китерә

АКШта һәм Бөекбританиядә иң популяр эт токымы.

Әлеге токым Канаданың көнчыгыш яры Ньюфаундленд утравында чыгарылган.

Атама үзгәртү

Беренче караш буенча беренче лабрадорлар тик кара йонлы булган һәм төсе "лабрадорит" дигән таш төсенә охшаш.

Икенче караш буенча әлеге токым Лабрадор утравында чыгарылган, шуннан атамасы.

Өченче караш буенча labrador португал телендә эшчән дигән сүз, ягъни лабрадор - эшчән эт дип тәрҗемә ителә.

Тарих үзгәртү

19 гасырда Ньюфаундленд утравында "кечкенә ньюфаундленд" дигән балыкчы эте булган, инглиз кешесе Питер Һокер берничә этне Бөекбританиягә китергән һәм анда бөдрә йонлы ретривер, фоксхаунд һәм сеттер белән кушылдырып, лабрадор токымын чыгарган.

1887 елда беренче стандарт билгеләнгән.

1960-1970 елларда лабрадорлар ССРБга китерелә.

Тасвир үзгәртү

Лабрадор - яхшы холыклы, җитез, бик актив эт.

Бик яхшы сизүгә, йомшак тотуга (йомшак авызга) ия, суны бик ярата.

Лабрадор - бик шәп һәвәс аучы, тугрылыклы иптәш. төшенүчән, үткен, күндәм, ягымлы эт, чын дус.

Лабрадор - ау эте, һәм уникаль сыйфаты буенча иптәш-эте, сукырны йөртүче эт, коткаручы эт һәм шартлаткыч матдәләр, наркотиклар эзләүдә кулланыла.

Әдәбият үзгәртү

  • Шлегль-Кофлер К. (перевод с немецкого Евгения Захарова). Ретриверы. Стандарты. Содержание. Разведение. Профилактика заболеваний — М.: «АКВАРИУМ ЛТД», 1999. — С. 11 — 12 — ISBN 5-85684-396-7