Көфер яки көферлек (гарәп. كفر‎) – исламга тулысынча яки өлешчә каршылыкны, иманның антиподын билгеләүче ислам термины. Көферлек – бөтен гөнаһларның тамыры, аны (тәүбә итмичә) кыла торган кеше кәфер дип атала. Көфернең бер төре - ширек.

Көфер
Һәштәге Kufr һәм Kafir

«Көферлек» («Көфер») сүзенең тамыры: «К+Ф+Р» (ك+ف+ر), сүз «КәФәРа» (гарәп. كَفَرَ‎ - 1)яшерү, каплау, томалау; 2) рәхмәтсез булу 3) ышанмау) фигыленнән ясалган[1].

Көферлек төрләре үзгәртү

Көферлек зур һәм кече көферлеккә бүленә[1]. Зур көферлек белән кече көферлек арасында нигездә 4 аерма бар:

  1. Зур көферлек иманга, тәүхидкә тулысынча каршылык булып тора, ә кече көферлек - иманның тулылыгына.
  2. Зур көферлек бөтен яхшы гамәлләрне юк итә һәм кешене исламнан чыгара, ә кече көферлек исламнан чыгармый, зур гөнаһка тиңдәш.
  3. Зур көферлек, әгәр кеше тәүбә итмәсә, Аллаһ тарафыннан гафу ителми, ә кече көферлекне Ул гафу итәргә мөмкин.
  4. Зур көферлек кешене мәңгегә тәмугка илтә, ә кече көферлек каты җәзага сәбәп булып тора.

Имам ибн әл-Каййим зур көферлекне биш төргә бүлә:

  1. Куфр әт-тәкзиб (гарәп. كُفْرُ التَكْذِيب‎) - пәйгамбәрләрне ялганда гаепләү, аларны ялганчылар дип санау белән бәйле көферлек.
  2. Куфр әл-истикбар (гарәп. كُفْرُ الإِسْتِكْبَار‎) - тәкәбберлек белән бәйле көферлек; исламның хаклыгына инану, ләкин аны кабул итмәү.
  3. Куфр әл-иград (гарәп. كُفْرُ الإِعْرَاض‎) - исламны тулысынча игнорлау, исәпкә алмауга нигезләнгән көферлек; пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи үәссәләм) тулысынча читкә борылу (аның миссиясе турында хак дип тә, ялган дип тә әйтмәү).
  4. Куфр әш-шәкк (гарәп. كُفْرُ الشَّكّ‎) - исламның хаклыгында шикләнүгә нигезләнгән көферлек.
  5. Куфр ән-нифак (гарәп. كُفْرُ النِفَاق‎) - икейөзлелек-нифакка нигезләнгән көферлек; тыштан мөселман булу, ләкин эчтән исламга көферлек күрсәтү.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук кара үзгәртү