Көньяк Кореядә ислам

Көньяк Кореядә ислам (кор. 대한민국의 이슬람교 ) — Көньяк Корея территориясендә ислам дине. Корея мөселман федерациясе мәгълүматлары буенча, Көньяк Корея халкының (51 млн 269 мең кеше) 0,40 % ы (200 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Илнең башкаласы Сеулда Көньяк Кореянең барлык мөселман халкының 40 % ы яши.

Тарих үзгәртү

 
Таң династиясе биләмәләре
 
Өч Корея корольлеге. 576

VII гасыр урталарында—ахырында мөселман сәүдәгәрләре Гарәп хәлифәлеге чиген үтеп, Кытайга кадәр килә, өч Корея корольлегенең берсе булган Силла(ингл.) белән элемтә урнаштыралар[2].

751 елда Кытай генералы Гао Сәнҗи Габбәсиләр хәлифәлегенә(ингл.) каршы Таң династиясе өчен Талас каршындагы көрәшне җитәкли, әмма җиңелә.

Кореягә иң иртә сылтама IX гасыр урталарында гарәп географы Истахриның(ингл.) «Дәүләтләр юллары китабы» (مسالك الممالك, Китаб масалик әл-мамалик) җыентыгында бирелгән.

IX гасырда Иран чыгышлы мөселман география белгече, тарихчы Ибн Хөрдәдбәкнең «Китаб әл-мәсәлик вә-мәмәлик» ("Юллар һәм илләр китабы") хезмәтендә Корея турында мәгълүматлар китерелә.

1024 елда Гыйрактан чыккан мөселманнар Корея җиренә килеп җитеп, биредә төпләнеп калган, мөселман авыллары төзегән, җирле хатын-кызлар белән гаилә корган[3].

1154 елда Корея турында мәгълүматлар гарәп географы Мөхәммәд Әл-Идрисиның (1100—1164) «Нузхат ал-муштак фи-хтирак ал-афак» (Tabula Rogeriana, 1154) дип аталган дөнья атласына кертелә. Корея карталарының сакланып калган иң борынгысы Каннидоны (Гангнидо(ингл.)) төзүчеләр Көнбатыш илләре атамаларын (Мәгъриб, Алмания һ. б.) мөселман географлары эшләреннән алган.

Монголлар 1270 елда Кореяне басып алгач, сәяси һәм административ вазифалар биләгән күп кенә мөселманнар Кореягә килгән. Кореяне идарә итүдә монголлар уйгырларга таяна[4].

Корё династиясе(ингл.) идарәсе вакытында (918—1392 еллар) күп мөселманнар (Үзәк Азиядән чыккан кешеләр) илнең барлык почмакларында диярлек шәхси сәүдәгәр вазифаларын башкарган. Алар Корея башкаласында үз җәмгыятьләрен булдырган (30 мең кеше), үз бәйрәмнәрен билгеләп үткән һәм Ислам динен тоткан. Алар «Е-Кунг» дип аталган мәчет төзегән[5].

Чосон(ингл.) империясендә (1392—1897; 1899—1910 елларда — Корея империясе) Чосон династиясенең төп фәлсәфәсе Конфуцийчылык булуы билгеле. Буддачылык Чосон династиясе фәлсәфәсенең бер өлеше булган. 1427 елгы король указы ислам йолаларын кылуны, традицион мөселман кием-салымын һәм баш киемнәрен киюне тыя. Чосон династиясе (1392—1910) чит мәдәниятләрне, шул исәптән Исламны да кабул итә алмый. XV гасыр башында башланган ассимиляция сәясәте Кореядә Ислам дине эзләренең зур өлешен юкка чыгара. Шуңа күрә Кореядә шактый югары социаль һәм икътисади позицияләр биләгән мөселман халкы гореф-гадәтләрен һәм йолаларын ташлый бара[6].

Хәзерге заман үзгәртү

 
Төрек бригадасы командиры генерал Тахсин Язычи генерал-лейтенант Уолтон Уокердан көмеш йолдыз ала (1950 елның 15 декабре)

Яңа тарихта Ислам таралышы һәм Кореядә мөселман җәмгыяте үсеше 1950-еллар башында Корея сугышы вакытында (1950—1953) Берләшкән Милләтләр Оешмасы гаскәрләрендә хезмәт иткән төрек гаскәриләреннән башлана[7]. Төркия бригадасы(ингл.) имамы Габделгафур Караисмаилоглу тырышлыгы нәтиҗәсендә кореялеләрнең ислам кабул иткән беренче буыны (57 кеше) барлыкка килә. 1955 елның сентябрендә алар Ислам җәмгыяте төзи. 1956 елда хәрби казармалар бинасында мәдрәсә ачыла. 1967 елда Корея мөселман федерациясе төзелә.

1956 елда Габделгафур Караисмаилоглу урынына имам булып килгән Зөбәер Кох (Zubeyir Koch) тырышлыгы белән хәрби лагерьда Сеулда беренче мәчет төзелә. Мәчет ачылганда мөселман кореялеләр саны 208 гә җитә.

1960-елларда Корея мөселманнары, нигездә, Малайзия һәм Пакистан кебек Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыткан. Малайзиянең ул чактагы премьер-министры Тунку Абдул Рахман Сеулда мәчет төзүдә ярдәм күрсәтә.

1967 елда Корея Ислам фонды рәсми рәвештә теркәлгән һәм Кореядәге мөселман җәмгыяте вәкиле дип танылган.

1970-еллар уртасында Корея күп кенә гарәп һәм ислам илләре белән икътисади элемтәләрен арттыра һәм мөселманнар өчен үз ишекләрен ача. Согуд Гарәбстанында эшләүче кайбер кореялеләр исламга күчкән, алар хезмәтләрен тәмамлап, Кореягә кайткач, мөселманнар санын арттырган. Җиддәдә(ингл.) 8 мең, Күвәйттә 3 мең кореяле эшче ислам динен кабул иткән.

1976 елда Сеулның Итэвон районында шәһәрнең үзәк мәчете һәм ислам үзәге төзелә. Корея ислам җәмгыятенең дәвамы буларак, Корея мөселман федерациясе Кореядә ислам тарату өчен уникаль һәм юридик бердәм органга әверелә.

Мәчетләр үзгәртү

Кореяда алты мәчет бар: Сеул үзәк мәчете, Пусан Әл-Фатх мәчете, Кван Джу мәчете, Чон Джу Әбу Бәкр Әл-Сиддыйк мәчете, Аньян Рабита мәчете.

Сеул үзәк мәчете — ислам үзәге 1500 кв. м. мәйданлы участокта төзелгән, ул Корея хөкүмәте тарафыннан 1969 елның маенда бүләк ителгән һәм 1976 елның 21 маенда ачылган. 1983 елдан хәләл ризык белән сәүдә итү оештырылган. 1991 елның декабрендә мәчет, Җиддә Ислам үсеш банкы финанс ярдәме белән өч катлы бина итеп киңәйтелә. 2000 елның октябрендә Согуд Гарәбстанының мирас принцы Солтан ибн Абдул Азиз Үзәк мәчеттә була һәм 2001 елның октябрендә Ислам Үзәгендә ачылган мәдрәсәне төзүгә 300 000 доллар акча бирә. Сеул үзәк мәчете имамы —1984 елда ислам кабул иткән Абдур Рахман Ли, Джу-Хва (Abdur Rahman Lee, Ju-Hwa).

Дәгъват эшчәнлегенең төп төрләре: Ислам әдәбиятын тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару; мөселман булмаганнар өчен даими Ислам семинарларын һәм конференцияләрен оештыру; гарәп теле курсын бушлай ачу; мөселман балалары өчен якшәмбе мәдрәсәсен булдыру; мөселман лидерлары өчен уку-укыту программасын оештыру һәм студентларны ислам илләрендәге ислам институтларына җибәрү.

Корея мөселман федерациясе Ислам буенча китаплар чыгару һәм тәрҗемә итү буенча көч куя. 1976 елда Корея телендә 17 брошюра басылып чыга һәм бушлай таратыла. Федерация эшчәнлеге турында хәбәр итү өчен «Мөселман атналык яңалыклары» һәм «Әл-Ислам» исемле ике айга бер чыгучы ике телле журнал басыла. «Korea Islam Herald» Кореядә һәм аннан читтә нәшер ителә һәм таратыла. Korea Islam Herald, ике айга бер чыгучы һәм ике телле газета, беренче тапкыр 1967 елның июнендә басылып чыга. Корея галиме шулай ук Коръән тәфсирен Корея теленә күчерә.

Кореядә дин тотуның тулы иреге Конституция белән гарантияләнә. Корея хөкүмәте Корея мөселманнарына карата хәерхаһлы мөнәсәбәттә һәм аларның милли эшкә керткән өлешләрен таный.

Корея хакимияте мәгарифкә зур игътибар бирә. Көньяк Корея халкының 98 % тан артыгы белемле. Кореядә 200 университетның булуы Корея җәмәгатьчелегенең белемгә омтылуын күрсәтә.

Корея мөселманнары хаҗга бара. Умар Ким Джин-Кайо (Umar Kim Jin-Kayo) Һәм Сари Сах Чон-килл (Sari Such Jung-Kill) 1960 елда хаҗга барган беренче кореяле мөселманнар була.

2004 елда Сеулдагы Катар илчелеге финанс ярдәме белән Сеулда мөселман зираты өчен җир сатып алына һәм зират булдырыла.

Ислам Көньяк Кореядә — азчылык дине. Мөселман җәмгыятенең иң зурысы ил башкаласы Сеулда урнашкан. Сеулда Көньяк Кореянең барлык мөселман халкының 40 % ы яши. Корея мөселман федерациясе мәгълүматлары буенча, Көньяк Кореядә 200 000 мөселман яши. Мөселманнар арасында кореялеләр дә, чит ил кешеләре дә бар. 2004 елдан башлап ел саен, Көньяк Корея чит ил эшләре министрлыгы Рамазан аенда ифтар оештыра. Көчәя барган мөселманнар миграциясе Кореядәге мөселман җәмгыятенә үсәргә һәм ил тормышында сизелерлек роль уйнарга мөмкинлек бирә. Корея мөселман федерациясе җитәкчелегендә 9 мәчет, 4 ислам үзәге, 60 тан артык гыйбадәт бүлмәсе эшли.

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Tarihin En Şaşırtıcı Savaşı: Salsu Zaferi ve Türk-Kore Dostluğunun Temelleri(төр.)
  3. Mozammel Haque. Islam and Muslims in Korea(ингл.)
  4. Sanderson Beck. Korea to 1800 . https://archive.org/details/koreamongolinvas00hent Korea: the Mongol invasions(ингл.)
  5. Jae-eun Kang. 《The Land of Scholars:Two Thousand Years of Korean Confucianism》, Home&Sekey Books, 2006. ISBN 1931907307, p.149
  6. Sanderson Beck. Korea 1800-1949(ингл.)
  7. Korean War: 1st Turkish Brigade’s Baptism of Fire(ингл.)