Көньяк Америкада Һинд дине

Һинду җәмәгатьләре Көньяк Американың берничә илендә бар, әмма алар Гайяна һәм Суринамда иң көчле. Көньяк Америкада якынча 550 000 Һинд дине тарафдары бар, күбесенчә алар Гайяналарга ялланган эшчеләрнең токымнары. Гайянада якынча 270 000 Һинд дине тарафдары бар, Суринамда 150 000 һәм Франция Гвианасында берникадәр. Гайянада Һинд дине тарафдарлары халыкның 35%-ын тәшкил итә.

Аргентинада Һинд дине үзгәртү

Аргентинада резидент булмаган һәм Һиндле чыгышлы 2030 кеше бар һәм 1300 резидент булмаган Һиндле бар. Аларның кайберәүләре һаман Аюрведага мөрәҗәгать итә, йога белән шөгыльләнәләр, классик Һинд музыкасын тыңлыйлар һәм Хинди телендә сөйләшәләр.

Алар Аргентинаның төньяк провинцияләрендә Һинд Ассоциациясен нигезләгәннәр [1] 2009 елның 5 июнь көнендә архивланган. һәм Һинд фестивальләрен бәйрәм итәр өчен иҗтимагый һәм мәдәни чаралар оештыралар. Кызганычка каршы алар һәм зур илнең төрле төбәкләрендә төпләнеп калган кешеләр арасында хезмәттәшлек күп түгел.

Һиндле диаспорасының зур саны Буэнос Айреста яшиләр һәм алар арасында эшмәкәрләр, табиблар, бизнес вәкилләре һәм халыкара оешмалар әгъзалары бар. Аларның күбесе Һиндстан гражданлыгын калдырганнар. [2] 2016 елның 3 март көнендә архивланган.

Һинд дине тарафдарларының күбесе Гайяна, Ямайка, Тринидад һәм Тобаго һәм Суринамнан Һинд-Кариблылар.

Бразилиядә Һинд дине үзгәртү

Бразилия Һиндлеләрнең күбесе Көнчыгыш Һиндстанлылар. Бразилиядә 1500 резидент булмаган һәм Һиндле чыгышлы бар һәм 400 резидент булмаган Һиндле бар. Манаус шәһәрендә кибет ачып сәүдәгәрләр булып китәргә дип Суринамнан һәм Үзәк Америкадан килгән Синдхи кешеләрнең кечкенә саны иммиграциянең беренче дулкыны дип танылган. Икенче дулкын 1960-ынчы елларда һәм шулай ук 1970-енче елларда килгән университет профессорларыннан тора. Башкалар бәйсезлектән соң 1970-енче елларда төрле Африка илләреннән, күбесенчә элеккеге Португалия колонияләреннән (бигрәк тә Мозамбиктан) күченгән. Бразилиядә Һинд дине тарафдарлары саны соңгы елларда атом-төш белгечләре һәм компьютер һөнәр ияләре килү аркасында арткан. Бразилиядә Һиндле җәмәгать арасында резидент булмаган һәм Һиндле чыгышлы 1500 кеше бар һәм бары тик 400 резидент булмаган Һиндле бар, чөнки чит ил гражданнары нинди дә булса дискриминациясез җирле гражданлыкка бу илдә 15 ел торгач ала алалар. Бразилиядә шулай ук ике илнең гражданы булу тыелмаган. Әмма соңгы елда, бары тик югары технология кырында эшләүчеләр өчен иммиграция визалары бирелгән булган. Бер генә чыгарылма булып Манауста Синдхилар тора (алар якынча йөз кеше белән Һиндле Ассоциация ясаганнар) һәм Сан Паулуда Гоалылар.
Дһарма Миттра гуруының Бразилия килеп чыгышлы булуы мәгълүм.

Чилида Һинд дине үзгәртү

Берничә Һиндле Чилига 1920-енче елларда киткән. Башкалар анда 30 ел элек күчкән.; Һиндстаннан гына түгел, әмма шулай ук Тринидад һәм Тобагодан, Гайянадан, Суринамнан, Һоң Коңтан, Нигериядән, Панамадан, Филипиннан һәм Сингапурдан.

16 миллионлы илдә резидент булмаган һәм Һиндле чыгышлы кешеләрнең саны 650-дән артык түгел.

Синдх җәмәгате әгъзалары булып, алар гадәттә сәүдә белән шөгыльләнәләр һәм бик уңышлы.

Аларның күбесе Чили хатыннарына өйләнеп Чили гражданлыгына ия, шулай да алар Чили мэйнстримыннан читтә торалар. Кайбер яшьрәк буын әгъзалары, тумышы буенча Чили гражданнары булып һөнәр ияләре булган.

Пунта Аренаста Һинд дине гыйбадәтханәсе бар.

Пунта Аренастан тыш, Һинд бизнес җәмәгате шулай ук Чили башкаласында Сантьягода һәм Икуикуедә бар. Сантьягода эшмәкәрләрнең эшчәнлеге импорт һәм ваклап сату белән чикләнгән.

Чыганаклар

Колумбиядә Һинд дине үзгәртү

Колумбиядә Һинд дине күбесенчә Һиндлеләр үтеп керү белән, бигрәк тә Тринидад һәм Тобаго, Гайяна һәм Суринамнан Һинд-Кариблылар килү белән бәйле. Башкала Боготада ИСККОН ("Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте") тарафдарлары бар.[1]

Франция Гвианасында Һинд дине үзгәртү

Франция Гвианасында Һинд дине тарафдарларының күбесе Суринам чыгышлы. 2000 ел халык санын алу буенча тулаем халыкның 1,6%-ы (202 000 нең 3200-е) Һинд дине тарафдарлары булган. [3]

Гайянада Һинд дине үзгәртү

 
Джорджтаунда Үзәк Вайдик Мандиры

Көнчыгыш Һиндстан иммигрантларның якынча 84%-ы Һинд дине тарафдарлары. Яллану чоры вакытында Көнчыгыш Һиндстан каста системасы сынган булган. Һинд дине янә билгеләмә бирелгән булган һәм каста аеру практикалары беткән булган. Христиан дәгъвачылары Көнчыгыш Һиндстанлыларны яллану чорында үз диннәренә күчереп караган, бу 1852 елдан башланган, әмма аз гына уңышка ирешкәннәр. Миссионерлар Браминнарны аларның уңышсызлыгы өчен гаепләгәннәр: Браминнар рухи ритуалларны барлык Һинд дине тарафдарлары өчен эшли башлаган чөнки Христиан дәгъвачылары авылларда прозелитизм башлап каста системасын сындыра башлаганнар. 1930-ынчы еллардан соң Һинд дине тарафдарларының Христианлыкка күчүе акрынайган, чөнки Һинд диненең статусы яхшырган һәм Һинд дине тарафдарларына карата дискриминация беткән. Һиндле Гайаналыларның күп проценты бергә яшәгән урыннарда төрле зурлыктагы Мандирлар бар, халык санына тәңгәл килерлек итеп. Барлык төп Һинд дине вакыйгалары карала: январьда Басант Панчами һәм декабрьда Гита Джаянти. 2002 ел халык санын алу буенча 216 000-нән 230 000 кешегә кадәр кеше үзләрен Һинд дине тарафдарлары дип атаган.

Парагвайда Һинд дине үзгәртү

2002 ел халык санын алу буенча, Парагвайда якынча 551 Һинд дине тарафдары яшәгәне билгеле. Алар Парагвай халкының 0,01%-ын тәшкил итә. Парагвайның Һиндстанда илчесе Паппалардо әфәнде Пәнҗаб фермерларына илгә инвестициялар ясарга зур мөмкинчелек биргән.[2] Һинд дине тарафдарларының күбесе Асунсьонда яшиләр.

Перуда Һинд дине үзгәртү

Перуга килгән беренче ‘Һиндстан Һиндлеләре’ 1960-ынчы еллар башында килгән эшмәкәрләр булган. Соңрак 80-енче еллар башына кадәр җәмәгатьнең саны үскән, шуннан соң аның күп әгъзалары кырыс икътисади кризис һәм үсүче терроризм аркасында киткән. Башка Латин илләрендә туганнары булганнары шуларга кушылганнар. Күптән түгел генә вакытта, җәмәгатьнең саны тотрыклы булып калган. Бу илдә элеккеге "җирле Һиндлеләр"нең аз гына саны калган, алар үзләрнең традицион мәдәниятен һәм дини ышануларын һаман тәэмин итәләр. Җирле Һиндлеләр җәмгыятенең күпчелек әгъзалары Синдхилар. Алар байлар, ләкин мул тормыш яшиләр дип әйтеп булмый. Аларның гомуми белем дәрәҗәсе түбән. Аларның күбесе үзләренең туган телен һәм Испан телен генә сөйләшәләр һәм берникадәр Инглиз телен. Монда шулай ук Һиндстанның башка урыннардан һөнәр ияләренең кечкенә саны бар. Перуда яшәү рөхсәтен алу авыр түгел. Әмма гражданлыкны алу катлаулырак һәм аны Һиндлеләрнең кечкенә генә саны алган - тулаем сан кырык кешедән 10-нан киме. Җәмәгатьне Һиндстаннан аерган зур араны исәпкә алып, кызыксыну күбесенчә төп чараларга чикләнгән, аларның күбесе Интернетка чумудан алынган. Әмма беренче буын мигрантлар булып, алар кайвакыт Һиндстанга сәфәр кылалар.

Суринамда Һинд дине үзгәртү

 
Парамарибода Арья Дэвакер Һинд дине гыйбадәтханәсе.

Суринамда Һинд дине тарихы киң рәвештә Гайянадагыга параллель. Һиндле ялланганнар колониаль Голландия Гайянасына Голландиялеләр һәм Британнар белән махсус килешү буенча җибәрелгән булган. Аерма шунда ки, Нидерландларның Һинд диненә карата либеральрәк сәясәте мәдәнияткә көчлерәк үсәргә мөмкинлек биргән. Монда кырыс каста системасы юк, һәм Гита һәм Рамаянаны киң укыйлар.[3]

2012 ел халык санын алу буенча Суринамда Һинд дине тарафдарлары халыкның 22,3%-ын тәшкил иткәннәр.[4] Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Суринамның яр буе төбәкләрендә концентрацияләнгән: Никери, Ваника һәм Сарамакка, анда алар иң зур дини төркем тәшкил итә. Суринамда берничә Һинд дине гыйбадәтханәсе бар.

Уругвайда Һинд дине үзгәртү

Уругвайда берничә Йога оешмасы бар, алар Һинд фикерен һәм фәлсәфәсен тараталар, алар арасында Илаһи Җәмгыятьнең Шивапремананда Ашрамы. Монтевидеода пляжның өлеше Махатма Ганди исеменә аталган һәм Гандиның сыны пляж буендагы паркларның берсендә куелган. Монтевидеода аның исеменә аталган мәктәп бар, Һиндстан исемендәге урам һәм башка мәктәп бар.[5] Уругвайда якынча 300 әгъзадан торган кечкенә Һиндле җәмәгать бар.

Венесуэлада Һинд дине үзгәртү

1970-енче елларда нефтька бәйле зур табыш елларында илдә якынча 400 резидент булмаган Һиндле яшәгән. Шулай ук Сьюдад Гуайяна һәм Каракас шәһәрләрендә Тринидад һәм Тобагодан, Суринамнан һәм Гайянадан килгән берничә мең Һинд-Кариблы бар. Һиндле җәмәгать бензин һәм нефть-химия өлкәсендә эшләгән персоналдан тора һәм шулай ук зур сан сәүдәгәрләрдән тора. Аларның күбесе үзләре белән Венесуэлага гаиләләрен алганнар, я Һиндстаннан, я башка урыннардан. Сәүдәгәрләрнең күбесе Синдх кешеләре, әмма шулай ук Гуҗараттан, Пәнҗабтан һәм көньяк Һиндстан Штатларыннан кешеләр бар.
1982 елда нефть бумы беткәч, җирле валюта кыйммәтсезләнгәч, күп резидент булмаган Һиндлеләр башка урынга барырга мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта диаспора элеккеге санның яртысына кадәр кимегән. Хәзерге вакытта Венесуэлада фәкать 45 Һиндле гаиләсе бар, алар күбесенчә ваклап сату белән мәшгуль. Шулай ук югары технологияләрендә, мәсәлән, телекоммуникация белгечләре бар. Аларның барысы да яшәү илләренә яхшы җайлашканнар һәм җирле кешеләр тарафыннан авыр эшләгән өчен, белгечлеге өчен һәм сәяси булмаган табигате өчен хөрмәт ителә.
Венесуэла Конституциясе дискриминациясез барлык экспатриат персоналга тигез хокуклар гарантияли. Бу Һиндле җәмәгатьнең тормышын җайлаган. Тагын бер кызыклы хасият булып күп җирле кешеләрнең Һиндле диннәр һәм рухилык белән кызыксынуы тора. Һиндлеләрнең күбесе яхшы белем алган. Алар Каракаста Һиндстан Илчелеге белән бәйләнештә торалар. Аларның күпсанлы мәдәни активлыкларда катнашырга вакытлары булмаса да, алар бергәләп Дивали кебек Һиндстан фестивальләрен бәйрәм итәләр. Тулаем алганда, Венесуэлада Һиндле җәмәгате шактый икътисади бай һәм кешегә керемнәре милли уртадан югарырак һәм сату куәте паритеты буенча 8,300 US$. Алар Һиндстанда бәла-каза булганда акча җыеп ярдәм итеп торалар.

Чыганак

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-03-07, retrieved 2018-03-25 
  2. Paraguay's agreement with India
  3. http://www.guyanaundersiege.com/cultural/hindus%20of%20south%20america.htm
  4. 2012 Suriname Census Definitive Results 2015 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.. Algemeen Bureau voor de Statistiek - Suriname.
  5. [4]