Көнбагыш мае яки айбагар мае — берьеллык көнбагыш (Heliánthus ánnuus) орлыгыннан чыгарыла торган үсемлек мае. Россиядә һәм Украинада иң таралган үсемлек мае, бу илләрдә дөньяда иң күп көнбагыш мае җитештерелә.

Көнбагыш чәчәге һәм көнбагыш мае
Көнбагыш аланы

1829 елда Россиядә Даниил Бокарев көнбагышны эшкәртү ысулын уйлап чыгара, 1835 елда чит илгә экспорт башлана, 1860 елга 160 май сыгу заводы була.

Тасвир үзгәртү

Чи көнбагыш мае хуш тәменә һәм исенә ия. Тыгызлыгы 920—927 кг/м3 (10 °C), эрү температурасы −16 до −19 °C, кабыну температурасы 180°С, төтәү температурасы 232 °C.

Чи тазартылмаган көнбагыш мае:

  • сыгылган (салкын сыгу) май
  • аерып чыгарылган май була

Төзелеш үзгәртү

Көнбагыш маенда түбәндәге майлы әчелекләр бар:

  • стеарин әчелеге 1,6—4,6%
  • пальмитин әчелеге 3,5—6,4%
  • миристин әчелеге 0,1%
  • арахин әчелеге 0,7-0,9%
  • олеин әчелеге 24-40%
  • линолик әчелек 46-62%
  • линолен әчелеге 1%

Көнбагыш маен холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлы әчелекләр белән бай.

Май Моно-туендырылмаган майлы әчелекләр
(файдалы)
Поли-туендырылмаган майлы әчелекләр
(иң файдалы)
Туендырылган майлы әчелекләр
(зыян китерә ала)
Холестерин, мг
Пальма мае 40 10 50 0
Җир чикләвеге мае 39 42 19 0
Зәйтүн мае 75 10 15 0
Кукуруз мае 30 54 16 0
Кытай борчагы мае 25 69 15 0
Көнбагыш мае 13 77 10 0
Һинд чикләвеге мае 5 1 94 0
Атланмай 21 3 51 215

Көнбагыш маенда поли-туендырылмаган майлы әчелекләрдән "омега-3" нибары 1%, ә Омега-6 өстенлек итә.

Көнбагыш маенда күп Е витамины бар, чагыштыру өчен:

Ике төр майда күп F витамины.

Е витамины буенча 100 грамм көнбагыш маенда 293%, җитен маенда 179%, кукуруз маенда 124%, зәйтүн маенда 81% тәүлек нормасына ия.

Кулланылыш үзгәртү

Көнбагыш мае элекке ССРБда төп кулланыла торган үсемлек мае, мөһим халык-хуҗалык әһәмиятенә ия. Ашамлык сәнәгатендә киң кулланыла, аннан маргарин һәм гидролаштыру ярдәмендә кулинар майлар җитештерелә.

Көнбагыш мае консервлар җитештерүдә, шулай ук буяулар сәнәгатендә, сабын җитештерүдә кулланыла. Көнбагыш мае төрле мазьларга керә.

Сылтамалар үзгәртү