Көлпә (tat. lat. Kölpä(үле сылтама), قولپا Кулпа, үл. 1360) - Алтын Урда ханы (1359-1360). Чыгышы билгесез, ялган исем белән йөрүче хаким. Алтын Урданың бөек чуалышы чорында хан.

Көлпә
Алтын Урданың тугызынчы ханы
Вазыйфада
1359 – 1360
Аңа кадәр Бәрдибәк
Дәвамчысы Нәүрүзбәк
Җучи Олысының ун дүртенче хакиме

Туган XIV гасыр
Үлгән 1360
Әти Җанибәк
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Тарих үзгәртү

1359 елда Көлпә түнтәрелешне оештырган, түнтәрелеш нәтиҗәсендә Бәрдибәк һәм аның яклысы Туглы-бай үтерелгәннәр. Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.

Көлпә үзе турында - Җанибәк улы, Бәрдибәк энесе дип әйткән. Көлпә Бәрдибәкнең тугры яклыларын үтергәннән соң, башкаларына каршы сугыша башлаган.

Көлпәнең дошманнарының берсе - Бәрдибәк кызына өйләнгән төмән Мамай булган. Мамай Иделнең уң ягында хакимиятне алган.

Чуалыш дәверендә абруйлы үзәк хакимият булмаган. Кайбер әмирләр Ак Урда хакимен Чымтай ны Алтын Урда тәхетенә чакырганнар. Чымтай Сарайга үз бертуганын Урда-Шәихне җибәргән, ләкин ул юлда үтерелгән булган.

1359 елның ахырында Хызр үзене Гөлистан хакиме итеп игълан иткән.

1360 елда Көлпә тәхеттән Нәүрүзбәк тарафыннан бәреп төшерелгән һәм уллары белән үтерелгән.

Тәхеткә башка ялган исем белән йөрүче хаким Нәүрүзбәк утырган.

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Бәрдибәк
Алтын Урда ханы

1359-1360
Аннары:
Нәүрүзбәк

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.