Кәһриз (фарсы كاريز‎, әзәри kəhriz, казакъча кәріз) яки канат (фарсы قنات‎) — Үзәк Азиядә, Азәрбайҗанда һәм Иранда суүткәргеч һәм сугару системасын берләштергән җир асты гадәти гидротехник җыелмасы.

Кәһриз
Фарсы кәһризе, Тәһран

Сулы катламны файдалану урыны белән тоташтыра торган җир асты каналы (балчык горизонталь штольня) булып тора.

Гәдәттә кәһризләрнең биеклеге кеше буеннан зуррак булган һәм казучылар кәһриз аша ирек уза алганннар.

XV гасырдагы кәризләр Бакы Ширваншаһлар сараенда урнашкан (2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья исемлегенә кертелгән).

Әфганстан сугышы (1979-1989) вакытында мөҗәһитләр кәһризләрне бомбадан сыеныр урын буларак кулланганнар.

Берничә Иран кәһризе 2016 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья исемлегенә кертелгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Петрушевский И. П. Землевладение и аграрные отношения в Иране XIII-XIV веков. / Отв. редактор академик И. А. Орбели. — М.-Л.: Издательство Академии Наук СССР, 1960. — 492 с.