Кәтибә Кинҗәбулатова

Кәтибә Кинҗәбулатова (Кәтибә Кәрим кызы Кинҗәбулатова, баш. Кәтибә Кәрим ҡыҙы Кинйәбулатова) – язучы, шагыйрә. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Кәтибә Кинҗәбулатова
Кәтибә Кинйәбулатова

Кәтибә Кинҗәбулатова
Тугач бирелгән исеме: Кәтибә Кәрим кызы Кинҗәбулатова
Туу датасы: 15 сентябрь 1920(1920-09-15)
Туу урыны: Аргаяш районы, Мәүлет авылы
Үлем датасы: 17 декабрь 2012(2012-12-17) (92 яшь)
Үлем урыны: Аргаяш районы, Биккол авылы
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1954-2012
Юнәлеш: поэзия, проза, публицистика
Жанр: шигырь, поэма, повесть
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Тәүге чәчкәләр» (1954)
Премияләр: Һәдия Дәүләтшина исемендәге премия (1989)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены (1991)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1920 елның 15 сентябрендә АСБР Аргаяш кантоны (хәзерге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы) Мәүлет авылында туган. Башлангыч белемне укытучы әтисеннән ала. Мөхәммәтколый җидееллык мәктәбен, Уфада педрабфак (1939) тәмамлый. Уфа педагогия институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, укуын читтән торып уку бүлегенә күчеп тәмамлый (1944). 12 ел Сируси җидееллык, Мөхәммәтколый урта мәктәпләрендә укыта. 1953 елда Уфага килә һәм «Әҙәби Башҡортостан» журналында (1953-1968) әдәби хезмәткәр булып эшли. Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлый (1960). «Башҡортостан ҡыҙы» журналының беренче баш мөхәррире (1968-1975).[1]

Иҗаты үзгәртү

Әдәбият белән мавыгуы рабфакта уку елларына туры килә. Балалар өчен әсәрләре сугыштан соңгы елларда языла һәм китап булып басыла: «Тәүге чәчкәләр» (1954), «Алтын тояк ак кәҗә» (1955), «Әнисә» (1960), «Бөркет» (1966), «Айгүзәлнең алтын ачкычы» (1970). Шагыйрә «Әти тавышы» (1964), «Терелергә әйтер сүз» (1971) повестьларын да язды. Аның җыентыкларга кергән лирик шигырьләренә, поэмаларына ихласлык, сәнгатьчә гадилек, мөлаемлык хас: «Яшел яфраклар» (1958), «Сүнмәс мәхәббәт» (1962), «Минутлар» (1965), «Мин җырлыйм» (1968), «Йолдызлар бии» (1969), «Әни сулышы» (1980), «Барысы да туган җиремдә» (1982), «Асылташлар илендә» (2000). А.С. Пушкин, Адам Мицкевич, Зөлфия әсәрләрен тәрҗемә итте.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956)

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Башкортстан (белешмәлек) (рус.)

Искәрмәләр үзгәртү