Кәримулла Исмаев

Кәримулла Исмаев, Кәримулла Хөснулла улы Исмаев, рус. Исмаев Каримулла Хуснуллович (1898-1978) — ТАССР ХКШ рәисе (1928-1930). ВКП (б) әгъзасы (1918 елдан).

Кәримулла Исмаев
Туган телдә исем Кәримулла Хөснулла улы Исмаев
Туган 24 июнь 1898(1898-06-24)[1]
Казан губернасы Тәтеш өязе Иске Карамалы авылы
Үлгән 1978(1978)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Һөнәре сәясәтче, инженер
Кәримулла Исмаев
5 нче ТАССР ХКШ рәисе
Вазыйфада
1928 ел – 1930 ел
Аңа кадәр Шәйгардан Шәймәрдәнов
Дәвамчысы Кыям Абрамов
Туган 24 июнь 1898(1898-06-24)[1]
Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1978
Белем Мәскәү энергетика институты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1898 елның 24 июнендә Казан губернасы Тәтеш өязе Богородск вулысы (хәзерге Кама Тамагы районы) Иске Карамалы авылында туган. Татарча да, русча да укый-яза белүче әтисе 6 малаена, 2 кызына башлангыч белем бирә алган. Кәримулла Тәтеш шәһәрендәге рус-татар училещесын тәмамлаган (1917).

Октябрь инкыйлабы үзгәртү

Инкыйлабны патша армиясе солдаты К. Исмаев Тәтеш гарнизонының инкыйлаби солдат комитеты рәисе иптәше вазифасында каршылый. Крестьян һәм солдат депутаталарының өяз шурасының беренче утырышында Вакытлы хөкүмәтнең комиссарын һәм земский управа рәисен кулга алу һәм шәһәрдән сөрү яклы була.

1918 елның июнендә Тәтештә шураларга каршы фетнә кузгалгач, К. Исмаевны шәһәр коменданты һәм өяз-шәһәр милициясе башлыгы итеп билгелиләр. Шуралар кушуы буенча, шәһәрдә байлар катлавын экспроприацияләү уздыра. Ак чехлар Тәтешне алгач, К. Исмаевны тере яки үле килеш китергән кешегә зур бүләк вәгъдә ителә.

1918 елның сентябрендә Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, К. Исмаев өяз шурасының мөселман бүлеге мөдире һәм «Хәбәрләр» газетасы мөхәррире итеп билгеләнә. Декабрь аенда Гадәттән тыш комиссиядә (рус. ВЧК) эшли башлый. 1919 елның апрелендә, Колчак гаскәре Казанга якынайган көннәрдә, Кызыл Армиягә языла.

1919-1920 елларда Тәтеш өязе, 1920-1921 елларда Буа кантоны башкарма комитеты рәисе.

ТАССР төзелү үзгәртү

ТАССР төзелгәч, 1921 елның языннан, фирка губкомы тәкъдиме буенча, К. Исмаев, Казанга күчеп, Татарстан кооперациясе оешмасын (рус. Татсоюз) җитәкли. 1923 елның октябреннан Бохарада, Бохара халык шуралар җөмһүриятендә кооперация эшен оештыруда катнаша[2].

Сәяси золым үзгәртү

 
К. Исмаев турында Печора шәһәре газетасындагы мәкалә. 2015 ел, 1 май

Алтай краена сөрелә. Печора шәһәренә конвой белән китерелә[4].


Чыганаклар үзгәртү

  1. Борцы за счастье народное. Казан: ТКН, 1983.
  2. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү