КәзкәйТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Кәзкәй
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°39'41.789"тн, 54°11'26.128"кнч
Нигезләнгән XVII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 305 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423761
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Казкеево

Халык саны — 305 тирәсендә. Почта индексы — 423761.

Тарих үзгәртү

XVII гасырда нигезләнгән. Минзәләдән 75 чакрым ераклыкта Сөн һәм Толнамас елгалары каршында — Кыргыз волостеның (1866 елдан — Актаныш волосте) Ябалак төбәсе башкортлары җирлеге[1].

Кәзкәй авылы төзелү дә XVII гасыр эчендә була (1670 еллар тирәсендә). Кәзкәй авылына иң беренче булып Казикай исемле татар утырып, үзенең хуҗалыгын корып җибәргән. Авылның исеме дә Казикай булып киткән. Соңыннан әйтергә уңайлы булсын өчен Кәзкәй дип йөртә башлыйлар. Кәзкәй авылының урнашкан урыны башта түбән әрәмәдә - Салавыз сыртында була. Авыл тирәсенә якын урманнар, әрәмәләр төрле җәнлекләргә: поши, болан, төлке, куян, бүре, йомран, көзән, әрләнгә бай булган. Сөн елгасы киң, тирән була.

18 гасыр башында авыл халкы тормышында үзгәрешләр була тора. Элек урман алып торган мәйданнар чәчүлек җирләренә әйләндерелә. 1830 еллар тирәсендә Сәлимгәрәй Тәфкилев исемле морза Кәзкәй авылына килеп, бурычлы 60 ярлы хуҗалыкны сатып ала. Бу бурычлы хуҗалыкларны Тәфтиләзевкә хөкүмәт вәкилләре саткан. Боярга сатылу белән крестьяннар шәхси яктан ирексез кешеләргә әверелгәннәр. Бояр үз крестьяннарын бер урынга - югары очка күчереп утырта. Авыл кешеләре бу урынны крестьян очы дип, бояр крестьяннарын коллар дип йөркәннәр. Авылның түбәндә урнашкан урамнары башкорт очы дип йөртелгән. Бу атамалар хәзерге көнгәчә сакланган. Авылның бераз кешеләрен типтәр дип йөрткәннәр. Аларның җире аз булган. Соңыннан Кәзкәйдә булган “типтәрләрне” Тыңламас авылына типтәрләр бергә торсыннар дип көчләп күчергәннәр. Авылда тагын азрак мещаннар булган. Алар авылда һөнәрчелек, вак сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгәннәр. Аларны “ кырык тартмачы” дип йөрткәннәр.

Бояр Тәфкилев үзе Уфа мөфтие булган. Утары Бәләбәй өязе Килем авылында торган. Кәзкәй авылында бояр җире Аеш ягында “ачы” дип аталган басу була. Крестьяннар атнаның алты көнен бояр тирендә бушка эшләгәннәр. Крестьяннарның бу бушка эшләүләре барщина түләү дип аталган. Алар бу йөкләмәләрне үтәү өстенә боярга үз хуҗалыгыннан оброк, ягъни натуралата (икмәк, ит, сөт, йомырка) түләгәннәр. Бояр үз крестьяннарын карап эшләтү өчен, йөкләмәләрне җыеп тапшыру эшен приказчикка йөкләгән.

Авылдагы башкортлар дип йөртелгән кешеләр арасыннан солдатка алынмаганнар. Армиягә крепостной крестьяннарны җибәргәннәр. Алар армиядә 20-25 ел хезмәт иткән.

Кәзкәй авылы кешеләре авылны ике төркемгә бүлеп: югары очны - крестьян очы, түбән очны-башкорт очы дип йөрткәннәр. Алар бер-берсенә үзара дошманлашып яшәгәннәр, маллары да яланга чыгып кушылып йөрергә тиеш булмаган. Бу хәл аңлы рәвештә шулай эшләнгән. Кешеләр изүчеләргә каршы берләшмәсеннәр өчен, үзара кешеләрне дошманлаштырып, аерып килгәннәр.Изүчеләргә каршы авыл халкының нәфрәте чиксез була. Алар изүчеләргә төрлечә каршы килгәннәр: бояр җирләрен начар эшкәрткәннәр, малларын имгәткәннәр.

Демография үзгәртү

Халык саны
1884 1897 1908 1920 1926 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
839 818 828 951 855 577 463 585 475 351 335 305

1795 елда 15 йортта 80 асаба башкорт яши, 1816 елда 21 йортта — 129; 1834 елда 32 йортта 199 башкорт исәпләнә. 1840 елда 197 башкорт була. 1848 елда башкорт казаклары 35 йортта 200 кеше тәшкил итә, 102 йортта — 385 типтәр, 17 йортта 117 алпавыт (Тевкелев) крестьяннары яши. 1859 елда асаба башкорт, крестьян, алпавыт ир-атлары 240 кеше була; 1902 елда алар 747 җан исәпләнә. 1912 елда асаба башкортлар, элекке алпавыт крестьяннары һәм 2 гаилә мещаннар яшәве языла[1].

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү