Күчем Түләкәев яки Күчем батыр (баш. Күсем Түләкәев) (?—?) — 1710-1711 еллардагы башкорт күтәрелеше җитәкчеләренең берсе[1]. Тамъян кабиләсе бие, башкорт кенәзе һәм тархан Шәгале Шакман варисы, Акай Күчемовның атасы. Нугай даругасы Тамъян улусы башкорто.

Күчем Түләкәев
Туган XVII гасыр
Үлгән XVIII гасыр
1707 елда Йөрәктау итегендә Күчем батыр җитәкчелегендәге баш күтәрүче башкортлар (алар арасында мишәрләр, татарлар, чуашлар, чирмешләр бар иде) һәм Аристов җитәкчелегендәге 900 сугышчы, 700 сыбайдан торган (аларга хөкүмәткә туры башкортлар да кушылган) Хохлов отрядлары арасында сугыш булган. Башкорт җиңү. Хохлов Табын авылына качкан. 400 сугышчы әсиргә алынган, башкалары үтерелгән

Биографиясе үзгәртү

Күчем Түләкәев кардәшлек хокугында Казан даругасы Йәнә улусы башкортлар җирләрен файдалана. 1707 елда Алдар Исәкәев азамат белән бергә Казан һәм Нугай даругалары баш күтәрүчеләре белән җитәкчелек итә.

1707 елның октябрендә Тоз кайнату каласыг тирәсендә Күчем Түләкәев һәм Аларның башкорт гаскәре П. И. Хохлов җитәкчелегендәге Уфа полкын тар-мар итә.

1708 елда башында Күчем Түләкәев отрядлары (2 меңгә якын кеше) Илбакты монастырен басып ала, Казан губернасы Казан провинциясе Алабуга авылын камай. 1709 елның башында ихтилалдан читләшә, март аенда Казан губернаторы вәкилләре белән сөйләшүләрдә катнаша, башкортлар мәнфәгатен тыныч юл белән хәл итүне яклый.

«Акай хикәяте»ннән аның вафаты 1735 еллар тирәсендә икәнлеген аңларга була. Варислары хәзерге Башкортстан Бакалы районы Иске Катай һәм Яңа Катай авылларында яши.

Чыганаклар үзгәртү

  • Аҡай яуы. Тарихи хикәйәт. // Ватандаш. 2006 й. 5-се һан.
  • Аҡманов И. Ғ. ХVII быуатта — ХVIII быуат башында башҡорт күтәрелештәре. Өфө, 1998.
  • Башкирские шежере / Сост. Р. Г. Кузеев. — Уфа: Башкнигоиздат, 1960.
  • Башкирские родословные / Сост. Р. М. Булгаков, М. Х. Надергулов. — Уфа: «Китап», 2002.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-04-05, retrieved 2018-06-11