Күпкырлык — нинди дә булса геометрик җисемне чикләп торучы күппочмаклыклардан төзелгән өслек.

Күпкырлык
Сурәт
Әүвәлгесе күппочмак[d]
Киләсе многоячейник[d]
Кайда өйрәнелә стереометрия[d]
Грань политопа грань[d]
Үрнәк элементы правильный додекаэдр[d], малый звёздчатый додекаэдр[d] һәм восьмиугольная призма[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]
 Күпкырлык Викиҗыентыкта
Циркуль һәм сызгыч ярдәмендә түгәрәк эчендә егермекырлыкны ясау анимациясе

Билгеләмә үзгәртү

Күпкырлык, ягъни дөресрәге өч үлчәнешле күпкырлык — чикле сандагы яссы күппочмаклыкарның өч үлчәнешле евклид киңлегендәге җыелмасы, әгәр түбәндәге шартлар үтәлсә:

  1. теләсә кайсы күппочмаклыкның ягы шул ук вакытта башка бер (бер генә) күппочмаклыкның ягы булып тора;
  2. (бәйләнешлелек) күпкырлыкның теләсә кайсы күппочмаклыгыннан башкаларына чиктәш күппочмаклыклар буенча күчү мөмкин.

Әлеге күппочмаклыклар күпкырлыкның кырлары дип аталалар, ә аларның яклары - кабырга, ә түбәләре - түбә. Күпкырлыкның иң гади мисалы булып кабарынкы күпкырлыклар тора.

Китерелгән билгеләмә күпкырлыкны билгеләүгә бәйле рәвештә төрле мәгънә ала ала, түбәндәге ике вариантның булуы мөмкин:

  • Яссы йомык сынык сызыклар (үзара кисешүчеләр булса да);
  • Сынык сызыклар белән чикләнгән яссылык өлшеләре.

Соңгы очракта күпкырлык күппочмаклы кисәкләрдән төзелгән өслек булып тора.

  • Әгәр әлеге яссылык үзен-үзе кисеп үтмәсә, ул шулай ук күпкырлык дип аталучы ниндидер геометрик җисемнең тулы өслеге булып тора; бу өченче билгеләмә.

Кабарынкы күпкырлык үзгәртү

Күпкырлык һәрбер кырының яссылыгыннан бер якта урнашса, ул кабарынкы дип атала.

Вариация һәм гомумиләштерүләр үзгәртү

  • Күпкырлык төшенчәсе зурлык буенча гомумиләштерелә, һәм гадәттә n-үлчәүле күпкырлыкдип атала.
  • Бесконечный многогранник допускает в определении конечное число неограниченных граней и рёбер
  • Кәкресызыклы күпкырлыкларда күкресызыклы кабырга һәм кырлар булуы мөмкин.
  • Сферик күпкырлык.

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук кара үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Күпкырлыклар