Күз карасы, күз бәбәге, бәбәк (рус. Зрачок) — умырткалыларның күзнең төсле катлавының нәкъ үзәгендәге тишек (гадәттә түгәрәк яки ярыксыман), аның аша күзгә кояш нурлары үтә.

Кеше бәбәге
Мәче бәбәге

Хәрәкәт итүе үзгәртү

 
Бәбәк дилататоры
 
Сарык бәбәге

Бәбәк зурлыгын җайлау өчен автоном нерв системасы җавап бирә. Бәбәкләр симпатик җепселләр ярдәмендә идарә ителгән дилятатор белән киңәя, парасимпатик җепселләр ярдәмендә идарә ителгән бәбәк сфиктеры белән тарая. Кешедә һәм башка югары умырткалыларда бәбәк зурлыгы үзгәрүе челтәркатлауга төшүче яктылыкка карап рефлектор башкарыла (бәбәк реакциясе). Тонык яктылыктан көчле яктылыкка күчкәндә бәбәк якынча 5 секундтан соң тарая, ә кире күчкәндә — 5 минуттан соң киңәя. Балыклар һәм койрыклы җир-су хайваннарның бәбәк реакция аз чагыла яки юк. диярлек

Кешенең бәбәк диаметры 1,1 мм алып 8 мм кадәр үзгәрә ала.

Бәбәк зурлыгы төрле факторларга карап үзгәрә: караңгы, эмоциональ ярсыну, авырту тойгысы, организмга симпатомиметиклар (адреналин, кокаин, амфетамин), галлюциноген (ЛСД, мескалин) һәм антихолинергик препаратлар (атропин) керткәндә ул киңәя (мидриаз), көчле яктылык, алкоголь һәм опиоид төре седатив препаратлар, шулай ук ацетилхолинэстераза ингибиторлары йогынтысында ул тарая (миоз)

Кәҗә, сарык һәм сигезаякларның бәбәге турыпочмак формасында.

Систематика өчен әһәмияте үзгәртү

 
 Мәченең "Кызыл күзләр" эффекты

Төрле хайваннарның (бәбәк түгәрәк, ярыксыман, турыпочмак, вертикаль, горизонталь була ала) бәбәк формасы, зурлыгы һәм урнашуы систематик билге булып тора.

Шулай ук кара үзгәртү

  • Оптометрия

Әдәбият үзгәртү

  • Биологический энциклопедический словарь / Гиляров М. С., Баев А. А., Винберг Г. Г., Заварзин Г. А. и др. — М.: Советская энциклопедия, 1986. С. 218.

Сылтамалар үзгәртү

  • [ Зрачок] — ЗСЭ