Күгәрчен (Зиянчура районы)

КүгәрченБашкортстанның Зиянчура районында урнашкан зур татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 856 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Хуҗалыклар саны — 326. Сүрәм авыл советы үзәге. Республика мөһимлегендәге Ира — МоракИсәнголМагнитогорски автоюлы өстендә урнашкан.

Күгәрчен
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Башкортстанның Зиянчура районы
Координатлар 52°8'54"тн, 56°49'54"кнч
Халык саны 856 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 453383

Тарихи белешмә үзгәртү

Күрше Күгәрчен районында шундый ук исемле икенче авыл бар. Ул да татар авылы. 1917 елга кадәр ике Күгәрченнең халкы башкорт буларак язылган. Чыганаклардан билгеле, «1нче Үсәргән волостендә Күгәрчен (Салих) авылында башкортлар — җир биләүчеләр яши, әмма алар чыгышлары белән XIX гасыр башында килеп төпләнгән Казан татарлары булып тора.»[2]

1930 елга кадәр Күгәрчен Зилаир кантонына кергән, Салих волостеның үзәге шунда урнашкан.

Танылган кешеләр үзгәртү

Күгәрчендә татар шагыре, Башкортстан халык шагыйре Марат Кәримов, СССР төсле металлургия министры Владимир Дурасов дөньяга килгәннәр.

Демография үзгәртү

Күгәрчен авылында халык саны кимүгә түгел, нәкъ киресенчә. 1989 елда 835 кеше яшәгән: 387 ир-ат, 448 хатын-кыз. 2002 елда 918 кеше була: 423 ир-ат, 495 хатын-кыз.

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
918 915 856

Яманатлы 2002 ел Җанисәбенә ышансак, биредә татарлар 69% тәшкил итәләр. 30% — башкортлар.

Икътисади һәм социаль тормыш үзгәртү

Авылда татар теле укытыла торган районда бердәнбер тулы урта мәктәп бар.

«Гөлбакча» балалар бакчасы. Амбулатория. Авыл мәдәният йорты. Элемтә бүлеге. Кафе «Ямашла», ҖЧҖ «Маяк» идарәсе, МТМ, МТФ (сөт фермасы), иген амбарлары, кемпинг, урманчылык, пекарня.

Шәхси кулларда 497 эоре мөгезле терлек, 75 ат, 593 кече мөгезле терлек, 18 трактор, 99 җиңел һәм 2 йөк автомашина бар (2000 еллар саннары).[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-13 
  2. Районы формирования института служилых татар. Уфимский уезд
  3. 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  4. Сельское поселение Суренский сельсовет

Сылтамалар үзгәртү