Кытайда ислам (кыт. 中国伊斯兰教) — Кытайда, рәсми рәвештә Кытай Халык Республикасы территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, КХР халкының (1 млрд 439 млн 324 мең кеше) 1,73 % ы (28 млн 127 мең кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 1,60 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Кытай мөселманнары — сөнни ислам агымы вәкилләре, шигыйлар да бар.

Кытайда ислам
Сурәт
Дәүләт  Кытай
 Кытайда ислам Викиҗыентыкта
Шанхай мәчете

Тарих үзгәртү

 
Хуэй мөселманнары мәчеттә

Ислам Кытайга Таң династиясе идарәсе башында (618—907 еллар) төньяк-көнбатыштан — Синьцзян аша, көньяк-көнчыгыштан — диңгез юлы белән үтеп керә. Ул вакытта Кытайда мөселманнар, нигездә, гарәпләр һәм фарсылар була. Таң династиясе чорында кытайлылар Үзәк Азия, шулай ук Фарсы култыгы гарәп дәүләтләре белән дә элемтәдә тора.

742 елда Кытай башкаласы Чанъань шәһәрендә (Сиань) зур Сиань мәчете — эчке Кытайның беренче мәчете төзелә.

XIIIXIV гасырларда Кытайда Юань(рус.) монгол династиясе хакимлеге урнаша. Кайбер монгол ханнары ислам динен тоткан һәм үз мөгаллимнәрен Кытай белән идарә итүгә җәлеп иткән.

Юань династиясеннән башлап, Кытайның барлык мөселманнары «хуэй» дип атала башлый. Әлеге сүз уйгырларга, гарәпләргә, татарларга һ. б. мөселман халыкларына карата кулланылган.

XX гасыр урталарында рәсми рәвештә «хуэй»(ингл.) сүзе белән Кытай мохитенә кушылган һәм кытай телендә сөйләшкән мөселманнарны, шулай ук аларның катнаш никахлардан туган нәселләрен атый башлыйлар.

Кытайлылар исламны хуэй-цзяо (хуэй тәгълиматы), кайчагында исылан (ислам) һәм мусылин (мөселман) дип атый, мөселманнар циньчжэнь-цзяо (саф дөрес тәгълимат) терминын өстен күрә.

XVI гасырдан башлап, Кытайда мәчет яны мәктәпләре (мәдрәсәләр) ачыла башлый. Коръәннең гарәп телендә беренче басмасы 1862 елда, Коръәннең беренче тәрҗемәсе 1927 елда чыга.

1960-еллар ахырында дини репрессияләр башлана. Алар 1978 елда Дэн Сяопин(ингл.) реформасына кадәр дәвам иткән.

1980 елдан Кытай мөселманнарына хаҗга бару рөхсәт ителә.

1990-елларда ислам җәмгыяте яңарышы күзәтелә: мәчетләр төзелә һәм ремонтлана, ислам белеме тарала, дини текстлар тәрҗемә ителә.

1996 елда, Синьцзяндагы бәрелешләрдән соң, ислам белемен укыту тыела.

Хәзерге заман үзгәртү

 
Кытай провинцияләрендә мөселманнар өлеше (яшел төстә)
 
Синьцзян этнографик картасы. 2000 ел
Зәңгәр төсуйгырлар, кызыл төскытайлар, сары төсказакълар
 
Саларлар яши торган Чинхай провинциясе

Кытай Халык Республикасы бүген дөньяда халык саны буенча иң зур ил булып тора. 2013 елның гыйнварында Кытай халкы 1 354 040 000 кеше (Тайвань, Гонконг һәм Макаоны кертмичә), 2013 елның сентябренә 1 360 720 000 кеше, 2020 елга 1 439 324 мең кеше булган. Шуларның 1,73 % ы (28 127 000 кеше) – мөселманнар.

Кытай Халык Республикасында 5 автоном район, 22 провинция, турыдан-туры идарә ителүче 4 муниципалитет һәм 2 махсус административ район (элеккеге Португалия һәм Бөекбритания колонияләре Макао һәм Гонконг) бар. Кытай шулай ук Тайваньга дәгъва итә. Ислам дине әлеге өлкәләрдә тигез таралмаган.

Кытайда рәсми рәвештә 56 этник азчылык танылса да, кытайларның 91,51 % ын ханьнар тәшкил итә. Бер милләтнең (Чжуаннар, 16 178 811 кеше, 2000 ел) гомумдәүләт халык санында 1 % тан артык өлеше бар, калганы — азчылык милләтләр, шулар эчендә мөселманнар: хуэй (9 млн кеше), уйгырлар (7,5 млн кеше), казакълар (1 462 588 кеше, 2010 ел), кыргызлар (186 708 кеше), Нәкышбәндия тәрикатен тотучы саларлар (104 503 кеше, 2000 ел)[2], үзбәкләр (10 569 кеше), татарлар (3556 кеше) һ. б.[3].

Кытай рәсми рәвештә атеистик дәүләт булып тора һәм үз халкының дине буенча мәгълүматлар бирми. Шул сәбәпле дини демография буенча төгәл мәгълүматлар юк. Кытай Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Рәсми теркәлмәгән теләсә нинди дини оешма дәүләт тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була. Кытай халкының 85 % ы дингә ышана, 15 % ы үзләрен атеист дип саный.

Соңгы мең ел эчендә кытай мәдәнияте күп кенә дини агымнарның йогынтысына дучар була. Даочылык, буддачылык һәм конфуцийчылык илнең «өч тәгълиматы» булып санала. Әлеге өч дин халык дине формасында бөтен ил буенча таралган.

Бәяләүләр буенча, халыкның 2-3 % ы — мөселманнар, христианнар 5 % тәшкил итә. Буддизмны Кытай халкының 10-18 % ы якын итә. 30 % тан артык кытайлы җирле халык диннәрен куллана[4][5][6][7].

Кытайда ислам динендәге ун милләт халкының саны якынча 18 млн кеше тәшкил итә. Аларга башкортлар, уйгырлар, казакълар, татарлар, кыргызлар, үзбәкләр, дунсян, таҗиклар, хуэй мөселманнары керә. Кытай мөселманнары, нигездә, хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, таҗиклар — шигый-исмәгыйлиләр.

Кытай халык университетының(ингл.) социологик тикшеренү үзәге 2013 елдан 2015 елга кадәр үткәргән (31 төбәктән 4382 дин тотучыны) сораштыру нәтиҗәсендә, «ислам — Кытай яшьләре арасында иң киң таралган дин» дигән нәтиҗә чыгарылган. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 30 яшькә кадәрге кытайларның 22,4 % ы үзен мөселман дип саный.

Вэй Дедун, Кытай халык университетының фәлсәфә мәктәбенең буддизм тикшеренүләре профессоры:

Кытайлылар арасында мөселман яшьләре саны буддистлар һәм католикларныкыннан югарырак булуның сәбәбе: ислам тарафдарларының күбесе этник азчылыкка карый, аларның хатын-кызлары еш кына берничәшәр бала таба, балалары да ислам динен кабул итә[8]

Уйгырларның хәле үзгәртү

2014 елда Кытай хакимияте, Көнчыгыш Төркистанда шул ук елның апрель һәм май айларында булган террорлык актларыннан соң, мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә Рамазан ае уразасын тотуны тыйган[9].

2014 елдан Кытайда ислам динен тотучы Кытай гражданнарын (шул исәптән, татарларны[10]) тикшерү үткәрмичә, суд карарыннан башка, гаеп белдермичә һәм тору вакытына нинди дә булса чикләүләр куймыйча мәҗбүри тоту өчен Яңадан тәрбияләү лагерьлары(ингл.) (уйг. قايتا تەربىيەلەش لاگېرلىرى‎; Qayta terbiyelesh lagérliri; Қайта тәрбийәләш лагерлири) ачылган. Кытай хакимияте 2018 елга кадәр әлеге төр оешмаларның булуын кире кагып килә. Чит ил хокук яклау оешмалары мондый учреждениеләрне немец концлагерьларында яһүдләрне тоту шартлары белән охшаш булган «нацист концентрацион лагерьларының Кытай аналоглары» итеп квалификацияли[11]. Мөселманнарны тәрбияләү лагерьлары турындагы фактларны халыкка җиткерү Кытай хакимияте тарафыннан «дәүләт серен ачу»га тиң итеп карала.

2017 елдан яңа туган мөселман балаларына Җиһад, Имам, Ислам, Коръән, Мәккә, Саддам, хаҗ кебек исемнәр кушу тыелган. Мөселман галимнәренең исемнәре дә рөхсәт ителми. Кара исемлеккә кергән исемнәр кушылган балалар дәүләт мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасыннан файдалана алмаячак.

Хатын-кызларга пәрәнҗә кию һәм ир-атларга зур сакал йөртү, шулай ук рәсми билгеләнгән рухани һәм Кытай коммунистлар фиркасе вәкиле катнашыннан башка никах уздыру тыелган[12].

Мәчет үзгәртү

 
Нюцзе мәчете
Төп мәкалә: Нюцзе мәчете

Кытайда 40 меңгә якын мәчет бар. Кытайда Ислам диненең үзенчәлеге — хатын-кыз имамнар идарә итә торган хатын-кызлар мәчетләре булу.

Нюцзе мәчете — Кытай башкаласы Ханбалыкның (Пекин) иң борынгы һәм иң зур мәчете. 996 елда төзелә башлаган. XVIII гасыр башында хәзерге кыяфәтен ала. 6 мең кв. м. мәйданны биләгән мәчет 1955, 1979 һәм 1996 елларда яңартыла. Мәчет тыштан Кытай архитектурасы стилендә, эчтән ислам традицияләрендә бизәлгән.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү