Кырым күпере — транспорт хәрәкәте өчен ясалган төзелеш. Ул Киреч Бугазы аша үтә һәм Киреч һәм Таман ярымутрауларын тоташтыра. Крым күпере ике параллель күпердән тора.

Кырым күпере
Кисеп үтә Киреч бугазы
Урнашу Киреч, Төмрек районы[d], Россия һәм Украина
Кем/нәрсә хөрмәтенә аталган Кырым
Сайт http://www.most.life/
Озынлык 16 857,28 метр[1], 19 000 метр[1] һәм 18 118,05 метр[1]
Биеклек 80 метр[2]
Төзелеш бәясе 227 920 000 000 ₽
Ачылган 15 май 2018, 23 декабрь 2019 һәм 30 июнь 2020

Күпернең төзелеше Кырымның Россия Федерациясына кушылудан башлана.

Автомобиль юлы 2018нче елның май аенда ачыла. Тимер юл купере 2019нчы елның декабрендә ачылуы планнаштырыла.

Кырым күпере Европа һәм Россияда иң озын купер булып санала. Аның озынлыгы - 19 км. 595 терәк 260 000 тонн металлконструкциясын тота (Якынча 36 Эйфель манарасы). Корылманың ике юнәлештә үткәрү мөмкинлеге: елына 5 млн. автотранспорт һәм тимер юлда йөрүче 4 млн. пассажирга якын.

Проектның тарихы үзгәртү

Күперне төзү Октябрь революциясенә кадәр тәкъдим була.

Бөек Ватан сугышы елларында оккупацион германия администрациясе күперне төзи башлый, ләкин совет гаскәрләре басып алу сәбәпле, төзелеш туктала. 1944 елның язында совет гаскәрләре Кырымны азат иткәч, Керчен тимер юл күпере төзелеше башлана.

1970-нче елларда бугаз аша үтү мәсьәләсе куелган. Тик акча җитмәү сәбәпле, проект гамәлгә ашырылмый кала. 1990 еллар башында Керчен бугазы аша транспорт күчеше проекты конкурсы, бу вакытта транспорт күчешенә 4 проект игълан ителгән. Кырым хакимияте бу проектны тормышка ашырып Россия һәм Украина арасында мөнәсәбәтен ныгытырга булалар.

Күперне төзү соравы 2006нчы елда Украинада карала. Украин транспорт министры Николай Рудковский, мондый төзелеш Кырым өчен уңай булуын аңлата.

Шартлау үзгәртү

2022 елның 8 октябрендә күпернең автомобиль юлы өлешендә көчле шартлау булган. 3 кеше һәлак булган. Төп версия ― җиде ягулык цистернасының януына китергән йөк машинасын шартлату[3]. Шартлау өчен беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмаган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү