Кырым Республикасы

Кырым Автономияле Җөмһүрияте белән бутамагыз.

Кырым Җөмһүрияте
Байрак
Илтамга
Башкала Акмәсҗит
Халык саны 1 896 393 (1 гыйнвар 2022) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 18 март 2014 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, UTC+03:00
Рәсми тел рус теле, украин теле, кырымтатар теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 26,081 км²
Координатлар 44.9481°N 34.1042°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 365 Edit this on Wikidata
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Рәсәй сумы, Гривна
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Кырым Җөмһүрияте (рус. Республика Крым, укр. Республіка Крим, кырымтат. Qırım Cumhuriyeti, Къырым Джумхуриети), КҖ (укр. РК, кырымтат. QC, КъДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган, Россия Федерациясе составындагы Җөмһүрият (федерация субъекты). Рәсми дәүләт телләре: русча, украинча, кырымтатарча.

2014 елның 16-18 мартында — Россиядән башка илләр тарафыннан танылмаган бәйсез дәүләт [1]. 2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен кабул итү турында килешү имзаланды [2]. 2014 елның 16 мартына кадәр Украина составындагы автономияле җөмһүрият.

Территориясе составына Акъяр шәһәр советына буйсынган ярымутрауның көньяк-көнчыгышы керми[3]. Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәр буларак Россия Федерациясенә керә.

Әмма рәсми рәвештә күпчелек илләр Кырымны Украина территориясе дип саный.[4]

Географиясе үзгәртү

Төп мәкалә: Кырым

Кырым ярымутравы географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау.

Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.

Төньяк өлешендә Кырым кыйтга белән Перекоп күчеше белән тоташкан. Ярымутрау көньягында Керич ярымутравы, көнбатышында Тарханкут ярымутравы урнашалар.

Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.

Герб үзгәртү

Кырымтатарларның байрагы һәм гербында — Тарак тамгасы сурәтләнә. Борынгы заманда Кырым Бөек Татарстанга кергән һәм Һоланд тарихчысы Карл Алярд буенча Бөек Татарстан патшасының аждаһа яки грифон, һәм кара ябалак белән байраклары булган[5]. Кайбер чыганаклар буенча[6] бүгенге Кырымның рәсми байрагында Бөек Татарстанның грифоны сурәтләнә.

Тарихы үзгәртү

 
Кырымда юнан колонияләре

Кырым Кораллы көчләре үзгәртү

Кырымның Кораллы Көчләре – илнең (территориянең) иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кырым территориясендә Россиянең Кара диңгез флотының төп базалары урнаша. Иң зур хәрби-диңгез базасы — Акъяр шәһәрендә урнаша.

Халкы үзгәртү

 
Кырымда милли состав

Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.

2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә[10].

Диннәр үзгәртү

 
Хан мәчете, Бакчасарай каласы.

Кырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлгән. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки милке булып тора[11].

1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корылган, шул исәптән 80 мәчет тә.

Кырымның традицион диннәре булып украиннарның, әрмәннәрнең, грекларның, болгарның һәм русларның күпчелеге тоткан православие, кырым татарларының, татарларның, төрекләрнең күпчелеге тоткан сөнни-ислам дине, яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлыгы тора.

Иң зур шәһәрләре үзгәртү

Файл:Simferopol — train station — Feb 2011.jpg
Акмәсҗит
 
Керич
Урын Шәһәр Халык саны Урын Шәһәр Халык саны  
Кизләү
 
Ялта
1 Акмәсҗит 338 319 11 Әрмәни Базар 22 286
2 Керич 144 626 12 Белогорск 18 252
3 Кизләү 107 040 13 Судак 15 532
4 Ялта 78 200 14 Хафуз 14 975
5 Кәфә 69040 15 Сарабуз 12 711
6 Җанкөй 35693 16 Бөек Онлар 11 572
7 Красноперекопск 29 672 17 Гресовский 11 391
8 Алушта 28 295 18 Гаспра 11 384
9 Бакчасарай 26 651 19 Щёлкино 11 169
10 Сак 23 391 20 Акмәчет 11 092
Чыганак



Телләре үзгәртү

2001 елгы бөтен Украина җан исәбе алу буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1% халыкның украин теле, 77% халыкның туган теле булып рус теле саналган[12].

Кырым АҖендә дәүләт һәм рәсми телләр дигән төшенчәләр юк. Де-факто рәсми телләр буларак күбрәк украин һәм рус телләре кулланышта йөри. Кырым Конституциясенең 10нчы статьясы буенча, «Кырым Автономияле Республикасы җирендә украин теле белән бергә рус, кырымтатар һәм башка милли телләрнең дә үсеше тәэмин ителергә тиеш».

Кырым мәдәнияте үзгәртү

Кырымда кайчандыр яшәгән һәрбер халык аның мәдәниятендә үз йөзен калдырган. Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үскән. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш тапкан.

Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Россия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.

Театрлар үзгәртү

Истәлекле урыннары үзгәртү

 
Гурзуф һәм Аю тау
 
Карлыгач оясы

Фән үзгәртү

Кырымда Украинаның эре фәнни океанографик (Акъяр, Керич), эколого-биологик (Кара-тау вулканнар массивы), тарихии-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләр урнашкан.

Университетлар — Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Украинадагы иң зур Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнашкан.

Икътисады үзгәртү

Төп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнашкан.

2014 елга Кырым ярымутравы Россиянең Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелү планлаштырыла[13].

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары: бакчачылык, йөземчелек, игенчелек һәм чәчәкләр үстерү.

Республиканың чыгым бюдҗеты — 2 млрд 460,1 млн грн, ә керем бюдҗеты — 2 млрд 491,1 млн грн[14].

Икътисадының территориаль структурасы үзгәртү

Икътисади микрорайон Составы Сәнәгать специализациясе Авыл хуҗалыгы специализациясе
Төньяк-көнбатыш Красноперекопск районы
Акшәех районы
Җурчы районы
Әрмәни базар шәһәр округы
Красноперекопск шәһәр округы
химия
азык-төлек
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Көнбатыш Сак районы
Акмәчет районы
Кизләү шәһәр округы
Сак шәһәр округы
химия
җиңел
азык-төлек
төзү материаллары ясау
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
кошчылык
рекреацион хуҗалык
Төньяк Җанкөй районы
Ислам-Төрек районы
Курман районы
Сәетләр районы
Эчке районы
Җанкөй шәһәр округы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Үзәк Бакчасарай районы
Карасубазар районы
Акмәсҗит районы
Акмәсҗит шәһәр округы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
терлекчелек
Көньяк-көнбатыш Акъяр шәһәр округы машина төзү
азык
рекреацион хуҗалык
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
Көньяк яр буе Алушта шәһәр округы
Ялта шәһәр округы
азык-төлек
җиңел
рекреацион хуҗалык
йөземчелек
Көньяк-көнчыгыш Судак шәһәр округы
Кефе шәһәр округы
азык-төлек
җиңел
бакчачылык
йөземчелек
рекреацион хуҗалык
тәмәкечелек
Көнчыгыш Җиде кое районы
Керич шәһәр округы
таулы-металлургия
машина төзү
азык-төлек
игенчелек
ит-сөт терлекчелеге

Туризм үзгәртү

Кырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм 19 йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Россия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. Ә инде 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.

Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерлар (мәсәлән, Артек) урнашкан. Иң популяр ял урыннары — Ялта һәм Алушта, Судак, Акъяр , Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.

Сәяси системасы үзгәртү

Кырым Җөмһүрияте — Россия Федерациясе тәркибендәге хокукый дәүләт.[15] КҖ Конституциясе 2014 елның 11 апрелендә кабул ителгән. Иң югары вазыйфаи зат — КҖ башлыгы, ул КҖ Дәүләт Шурасы тарафыннан 5 еллык мөддәткә сайлана; ул ике мөддәттән артык сайлана алмый.

Иң югары һәм бердәнбер канун чыгару органы — КҖ Дәүләт Шурасы. Ул халык тарафыннан гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Иң югары башкарма хакимият органы — КҖ Минстрлар Шурасы, аның башында я КҖ башлыгы, я Дәүләт Шурасы ризалыгыннан билгеләнгән Министрлар Шурасы Рәисе.

Административ-территорияль бүленеше үзгәртү

Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: авыл халкы өстенлек иткән 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.

 

          
Кизләү
Шәһәр шуралары өчен герблар һәм үзәкләре күрсәтелгән


Фотосурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.business-gazeta.ru/article/99655/
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-04-18, retrieved 2014-03-20 
  3. Судьба Крыма в указах и постановлениях, archived from the original on 2008-01-16, retrieved 2014-03-20 
  4. Publications, Europa (2019). The territories of the Russian Federation 2019. (20th ed.). London. ISBN 978-0-429-05792-2. OCLC 1091626001 . https://books.google.com/books?id=qQWQDwAAQBAJ&pg=PT134. "Акъяр шәһәр һәм Кырым Республикасыннан торган Кырым ярымутравы территорияләре 2014-нче елның мартында Россия тарафыннан аннексияләнгәннән соң, Украина өлеше булып халыкара дәрәҗәдә танылды. (The territories of the Crimean peninsula, comprising Sevastopol City and the Republic of Crimea, remained internationally recognized as constituting part of Ukraine, following their annexation by Russia in March 2014.)" 
  5. Karlus Alard "King of Tataria". Published in Russian as early as in 1709.
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-07-09, retrieved 2015-07-15 
  7. Кырым парламенты Россиягә кушылу турында карар кабул итте
  8. Крым из автономии стал республикой – статус региона сегодня изменят на всех сайтах местных органов власти
  9. Парламент Крыма принял постановление «О проведении общекрымского референдума»
  10. [1]
  11. [2]
  12. Результаты всеукраинской переписи населения (2001) — Языковой состав населения Автономной Республики Крым
  13. «Медведев и Янукович договорились о строительстве моста через Керченский пролив»Lenta.ru (25.04.2010)
  14. kafanews.com Крымский парламент утвердил бюджет АРК на 2009 год
  15. КҖ Конституциясе. 1-нче маддә.