Кырымтатар милли байрагы

Кырымтатар милли байрагы — югары сул почмагында Тара́к тамга́сы булган күк төсле тукыма.

Кырымтатар милли байрагы
Кырымтатарлар

Раслау

30 июнь 1991

Куллану

Пропорция

1:2; 2:3

Беренче тапкыр Февраль инкыйлабыннан соң 1917 елда кырымтатар Корылтае тарафыннан кабул ителгән.[1]

1991 елның 30 июнендә яңа чакырылган Корылтай аны кабаттан милли байрак буларак кабул итә.[2]

«Кырымтатар милли байрагы һәм милли һимны» турында Кырымтатар милли Корылтаеның карары

1917 елгы Корылтаеның мирасчысы булып һәм милли дәүләтчелегенең гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Корылтай кара итә:

  1. Югары сул почмагында сап янында алтын тамгалы күк төсле тукымасын кырымтатар милли байрагы булып санарга.
  2. Номан Чәләбиҗиһанның «Ант эткенмен» әсәрне кырымтатар милли һимны булып санарга.
  3. Милли байрагы һәм һимны куллану тәртибен хәзерләү һәм раслау вазыйфаны Кырымтатар Милли Мәҗлесенә йөкләргә.

Кырымтатар халкының Корылтаендә кабул ителде. Симферополь ш., 30 июнь 1991 ел.

2010 елда 30 июнь көне кырымтатарлар тарафыннан «Милли байрак көне» буларак искә алына.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://medeniye.org/node/1235
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-08-06, retrieved 2014-07-09 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2014-07-09