Кыргыз-Миякә (баш. Ҡырғыҙ-Миәкә, рус. Киргиз-Мияки) — Башкортстанның Миякә районының үзәге, авыл[1].

Кыргыз-Миякә
Карта
Ил Россия
Регион Башкортстан
Район Миякә районы
Координатлар 53°38'4.333"тн, 54°48'3.035"кнч
Нигезләнгән 1779
Халык саны 7473 кеше
Милли состав татарлар
Телефон коды 34788
Почта индексы 452080

Географик урынлашу үзгәртү

  • Уфага кадәр: 198 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Аксеново): 49 км

Этимология үзгәртү

XVIII гасыр башында булачак Кыргыз-Миякәдән ике чакрымдагы рус авылы Ерлыково (Ярлекәү) җирләре генерал Ерлыковныкы була. Ярлекәүдә зур базар була, бирегә Урта Азиядән сәүдәгәрләр атларда, дөяләрдә кипкән җимеш, табак-савыт, өс һәм аяк киемнәре, Кытай ефәге, кыйммәтле бизәнү әйберләре китереп сатканнар. Җирле халык аларның барысын да «кыргыз» дип йөрткән. Булачак Кыргыз-Миякәнең төньяк-көнбатышында, Кызыл Чишмә авылы фермасыннан ерак түгел калкулыкта зиратлары була. Кабер өстенә таш өеп, казык кадап киткәннәр. Алар маяк кебек булып, юлны, юнәлешне билгеләргә дә ярдәмләшкән. «Кыргыз маяклары» («Кыргыз-маяки») булачак авылның аталышына (русча — Киргиз-Мияки) әверелгән[2].

Тарихи мәгълүмат үзгәртү

Авылны Оренбург губернасының Бөгелмә өязенә караган Келәүле белән Мансур авылларыннан килгән Хорамша Мостаев җитәкчелегендәге йомышлы татарларның 29 гаиләсе нигезли. Алар Бөркетле, Баллы елгалары буйларына килеп туктаганнар. Башта землянкаларда яшәп, җир-су, печәнлек, көтүлек, урманнан законсыз файдаланганнар. Җирне җирле кабиләләрдән 400 сумга сатып алу турындагы килешү 1779 елның 29 июнендә имзалана. Аңа Мостафин, Рахманкулов, Исмәгыйлев, Каипов, Усманов, Мортазин, Мәхмүтов һәм башка фамилияле кешеләр кул куя. Өязе елгасыннан Кыргыз-Миякәнең Максай тауларына кадәр гомум мәйданы 10 мең гектар чамасы булган җир сатып алганнар. Килешү Ырынбур шәһәрендәге тиешле конторада теркәлгән. Берничә елда бирегә Түбән Новгород һәм Пенза губерналарыннан җирсез татарлар күченеп килгән.

XIX гасырның беренче яртысында Кыргыз-Миякә Бәләбәй өязендәге волость үзәге була. Идарә, 2 мәчет, казна 4-еллык "рус-башкорт училище"сы, базар, икмәк келәтләре («магазин»). 1911 елда 10 ятаклы зимства хастаханәсе була, биредә 1 земство табибы эшли[3].

1869 елда Башкортстан җирләре межалана. Җир реформасыннан файдаланып, күпләренең биләмәләре киселә һәм рус офицерларына, боярларына бүлеп бирелә. Халык ризасызлык белдерә. Уфа губернаторы бу хакта болай дип яза: «Җилдәр, Кыргыз-Миякә, Гәйнә-Ямак волостьларында башкортлар һаман тынычланмый. Элекке җирләренә чәчүне дәвам итәләр, печәнлекләрне рөхсәтсез чабалар, урманнарны кисәләр».

Уфа губернасының 1910 елгы хуҗалык-статистика күзәтү рәсми мәгълүматлары Кыргыз-Миякә һәм Җилдәр волостьлары халкының авыр тормышын күрсәтә. Крестьян хуҗалыкларыннан атсызлар — 20, бер атлылар — 30, чәчүлексезләр — 6, бер дисәтинәлеләр 19 процент. Гомумән, крестьяннарның 75 проценты ярлы. Хәсән Басыйров Кыргыз-Миякәнең «Урталык» дип йөртелгән урыны турында болай дип язып калдырган: «50 йорттан 36сы — салам, 6сы — юкә, 3есе — такта, берсе калай белән ябылган. Байтак кеше землянкаларда яшәгән. Шуларның берсе — Севастопольне обороналаган бомбардир, өч Георгий тәресе ордены кавалеры Нәфыйк Маликов. Чәчүлеге, мөлкәте булмаган. Орденнары исәбенә көн күргән…»

Мәңге кул тимәгән дала чирәмен атларда, үгезләрдә сөрү җиңел булмаган Миякә крестьяннарына. Бөртеклеләр уңышы ифрат түбән булган, гектарыннан 5-5,5 центнердан артмаган.

1917 ел ахырында Кыргыз-Миякәдә крестьян депутатларының беренче Советы сайлана. 1919 елның 7 апрелендә авылга Колчак гаскәрләре бәреп керә. Шул ук елның маенда төбәктән колчакчылар бәреп чыгарыла. Башкортстан Колчак кулы астында чакта Кыргыз-Миякә волость башкарма комитеты әгъзалары Сызраньда эвакуациядә була.

Кыргыз-Миякәдә яшәгән 2417 кешенең яртысы 1921 елгы ачлыкта үлә.

1925 елда Икъдисад авылының өч крестьяны «Фордзон» тракторы сатып ала. Шул ук елда Кыргыз-Миякәдә күпләр беренче тапкыр трактор белән җир сөргәнне күрәләр. Аз гына соңрак Миякә, Җилдәр МТСлары оештырыла. 1930 елда Җилдәр, Слак, Кыргыз-Миякә волостьлары биләмәсендә Миякә районы барлыкка килә, ул вакытта анда 90 мең кеше яшәгән (әле — 28 меңнән артыграк). 1937 елда район колхоз-совхозларында бөртеклеләрдән тарихта күрелмәгән рекордлы уңыш җыеп алына[2].

Климат үзгәртү

Кыргыз-Миякә климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −11,3 −11,2 −6,2 4,5 14,1 19,5 21,4 19,1 13,1 4,8 −4,7 −10,5 4,5
Чыганак: NASA. База данных RETScreen

Демографик хәл үзгәртү

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
3108 4298 6213 6905 7658 7473

Беренче кат исәпкә алынганда авылда 23 йортта 138 кеше яши.

1859 елда 710 кеше яши,

1870—875

1885—1825,

1917—2319, мишәр

1920—2467

1999 — 8103, татарлар

2006 — 8043 кеше, 2734 йортта

2002 елгы сан алу буенча күпчелекне татарлар тәшкил итә — 63 %, шулай ук башкортлар — 27 %, руслар, чуашлар, украиннар бар.

Социаль тармак үзгәртү

Мәдәният-мәгариф-медицина объектлары — ике урта мәктәп, 3 балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе, район мәдәният сарае, Саклык банкының филиалы, пионерлар йорты, музыка мәктәбе, сәнгать мәктәбе.

Җитештерү тармагы үзгәртү

«Дружба» ҖЧҖ, "«Ярлекәү» ҖЧҖ СХ, ""Чытырбаш ҖЧҖ СХ хуҗалыклары идарәләре. Урман хуҗалыгы, Миякә Балык ширкәте.

Атаклы кешеләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  2. 2,0 2,1 Маяк-казыклардан башланган авыл. Ким САДЫЙКОВ.
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-04-30, retrieved 2011-06-05 
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg3.php
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php
  8. Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  9. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-10-31 
  10. Хәтер яши. «Ирек мәйданы», 2019 ел, 5 сентябрь, 2нче бит.

Сылтамалар үзгәртү