Кыпчак телләре

төрки телләр гаиләсенең иң эре төркемнәренең берсе

Кыпчак телләре (төньяк-көнбатыш төркем, тау-төркем һ.б.) - төрки телләр гаиләсенең иң эре төркемнәренең берсе (11 телдән тора). Кыпчак телләре борынгы кыпчаклар кулланган кыпчак теленнән барлыкка килгәннәр.

Төрки телләр картасы
Төрки телләр картасы
Кыпчак телләре картасы: *  болгар-кыпчак телләре  *  сары-кыпчак телләре  *  кыргыз-кыпчак, кыпчак-ногай телләре 

Кыпчак телләренең төп үзәнчәлеге - башка төрки телләрдәге "аг(ъ)" кыпчак "ау" яки "ай" иҗекләренә үзгәрүе, һәм шуннан охшаш авазларга күчүе: төрекчә "dağ" - татарча, башкортча "тау" - кыргызча "тоо" (караим-кырымтатар телләрендә кирегә кайта ала: кырымтатар "дагъ")

Төркемчәләре үзгәртү

Сары-кыпчак телләре (половец-кыпчак телләре) үзгәртү

Половец (сары-кыпчак) теленнән чыгалар. Бу төркемчәнең төп үзәнчелеге - угыз телләренә якынлык. О.А. Мудрак буенча, үзен дә ике төркемчәгә бүлергә мөмкин:

  • Караим-кырымтатар телләре: аларның төп үзәнчелеге - "аг(ъ)"ның кирегә үзгәрүе (дагъ)

Әмма ул телләр диалектлары башка төрки телләр төркемнәренә керә ала: кырымтатар теленең төньяк диалекты - кыпчак-ногай төркемчәсенә, көньяк-кырымтатар теле - төрек теленең диалекты, димәк, угыз телләренә керә.

  • Кумык-карачай-балкар телләре: аларның төп үзәнчелеге - кайбер позицияләрдә изәфет (билгеләнүче сүздә өченче затның кушымчалы булуы, мәсәлән, татар телендә "Казан шәһәре, башкорт телендә "илһам шишмәһе) юклыгы, үзатлыкларда: къарачай-малкъар тил

Идел-кыпчак телләре үзгәртү

Болгар-кыпчак телләре яки Идел-кыпчак телләре.

Бу төркемчәнең төп үзәнчелеге - иренләнгән сузыкларның алмашуы

Бу төркемчәнең бергәлеге белән бөтен галимнәр түгел риза. О.А. Мудрак татар телен сары-кыпчак, башкорт телен ногай төркемчәсенә керткән. Әмма үзе ул бу бүленештән кире каккан, бу гипотезаны Анна Дыбо тота.

Ногай-кыпчак телләре үзгәртү

Төп үзәнчелеге - с-ш күчмә хәрәкәте.

  • искеногай сөйләм теле (мөстәкыйль сөйләмнәргә бүленү кадәр ногай теле)
  • казакъ теле
  • әстерхан-татар теле
  • каракалпак теле
  • кыпчак-үзбәк диалектлары
  • йорт диалекты
  • алабуга диалекты
  • кырымтатар теленең төньяк диалекты

Кыргыз-кыпчак телләре үзгәртү

  • кыргыз теле
  • фәргән-кыпчак теле
  • көньяк-алтай теле

Чагыштыру үзгәртү

Төрле төрки телләрне күрсәтү өчен җәдвәл латыйнча китерелгән:

Телләр Балалар мәктәптә телебезне латыйн әлифбасы белән яза
Tatarça Balalar mäktäptä telebezne latin älifbası belän yaza.
Başqortça Balalar mäktäptä telebeźźe latin älifbahı (alfavitı) menän yaźa.
Qazaqça Balalar mektepte tilimizdi latin alfavitimen jazadı.
Qırğızça Baldar mektepte tilibizdi latın alfaviti menen jazat.

Әдәбият үзгәртү

  • БОРЫНГЫ ТӨРКИ ТЕЛЛӘР(үле сылтама) Татар энциклопедиясе
  • Э. Р. Тенишев (ред.). Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции. М., 2002;
  • Языки мира. Тюркские языки. М., 1997, Бишкек, 1997.
  • Johanson, Lars and Csató, Éva Ágnes (1998). The Turkic Languages. London: Routledge. ISBN 0-415-08200-5.
  • Menges, Karl H. (1995). The Turkic Languages and Peoples. Wiesbaden: Harrassowitz. ISBN 3-447-03533-1.
  • А. Н. Самойлович. Тюркское языкознание. Филология. Руника. М., 2005
  • Э. Р. Тенишев (ред.). Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции. М., 2002.
  • Рус Википедиясе