Кызыл суүсемнәрнең үзенчәлеге иң элек пигментлар җыелма­сында чагыла. Аларның хлоропластларында, хлорофилл һәм каротиноидлардан тыш, суда эрүчән пигментлар бар: кызыл — фикоэритриннар һәм зәңгәр — фикоцианиннар. Бу пигментлар­ның микъдарына карап, таллом төрле төстә була: куе алсу кызыл төстән алып (фикоэритрин күбрәк булганда) күксел ачык соры төскә кадәр (фикоцианин күбрәк булганда). Кызыл суүсемнәр өчен үзенчәлекле багрянка крахмалы дип йөртелә торган запас матдә аларның цитоплазмасында хлоропластлардан читтә туплана. Бу полисахарид крахмалга караганда гликогенга якынрак.

Кызыл суүсемнәр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Rhodophyta Wettst., 1901[1]
Таксономик ранг бүлек[d][1]
Югарырак таксон архепластидлар[d]
Таксонның халык атамасы Червени водорасли, ruduchy, Rødalger, Rotalgen, Red algae, Punavetiktaimed, Alga gorri, Punalevät, Feamainn dearg, Algas vermellas, אדומיות, Vörösmoszatok, Ganggang merah, 紅藻, ძოწეული წყალმცენარეები, 홍조류, Raudondumbliai, Црвени алги, Roodalgen, Rødalger, Krasnorosty, Algă roşie, Красные водоросли, Crvene alge, Červené riasy, rdeče alge, Црвене алге, Rödalger, Kırmızı algler, Червоні водорості, Tảo đỏ һәм 紅藻
Нәрсәнең чыганагы kousou[d]
Номенклатура кодексы Международный кодекс номенклатуры водорослей, грибов и растений[d]
AlgaeBase URL algaebase.org/browse/taxonomy/detail/?taxonid=97240
 Кызыл суүсемнәр Викиҗыентыкта

Ихтимал, багрянкаларның хлоропластлары симбиотик цианобактерияләрдән килеп чыккандыр, алар биохимик яктан да, структуралары белән дә охшашлар.

Кызыл суүсемнәр тропик һәм субтропик пояслар диңгезләрендә, шулай ук өлешчә уртача климат өлкәләрендә (Кара диңгез яр буенда) таралган. Төрләрнең гомуми саны 4 меңгә җитә, тулар­ның 200е генә төче сулыкларда һәм туфракта яши.

Занзибарда кызыл суүсемнәр үрчетү

Кайбер төр багрянкаларның таллом төзелеше югарырак төзе­лешле көрән суүсемнәр тәне белән охшаш. Аларның катламасы күп күзәнәкле тармакланган җепләрдән торган куак рәвешендә, сирәк кенә 2 м га кадәр җиткән пластинкасыман яки яфраксыман.

Кызыл суүсемнәр диңгез төбенә якын катламнарда таралган үсемлекләр дөньясының (бентосның) иң зур төркемен тәшкил итәләр. Көнчыгыш Азия илләрендә багрянкаларның кайбер төрлә­рен үрчетеп, азык итеп файдаланалар. Күбесе микробиологиядә микроблар үрчетү өчен туклыклы тирәлек сыйфатында кулланыла торган агар-агар һәм йод табу өчен чимал булып хезмәт итә. Норвегиядә су күтәрелә һәм чигенә торган зонада (литораль) кызыл суүсемнәр утырып калган җирләрне, су чигенгән вакытта, көтүлек итеп файдаланалар.

Искәрмәләр үзгәртү