Кушти (IPAc-en:ˈ|k|uː|ʃ|t|iː шулай ук: Кусти, Кошти) ул атәшпәрәстләр тарафыннан билләрендә киелә торган изге билбау. Седреһ белән бергә атәшпәрәстләрнең ритуаль кием өлеше.[1][2]

Зәрдөштлек каһине баланы Навджот церемониясендә Кушти бәйләргә өйрәтә.

Элек зоннар буларак мәгълүм булган кушти, бил тирәли өч мәртәбә уратылып киелә. Ул алда һәм артта икеләтә төендә ике мәртәбә бәйләнә, куштиның очлары артта асылынып торырлык итеп. Кушти 72 нечкә, ак һәм йон җептән эшләнә, алар Авестаның беренчел литургия тупланмасы Яснаның 72 бүлеген чагылдыра. Изге җеп өчен Авеста төшенчәсе булып "аивьяонгана" булып тора. Кусти Пәһләви төшенчә булып тора.[3] Куштины бәйләү һәм чишү ритуал көненә берничә мәртәбә башкарла һәм Ниранг-и Кушти дип атала. Бу ритуал дәвамында шәхес бер урында торган килеш калрырга һәм берәү белән дә сөйләшмәскә тиеш. Әгәр дә шәхес сөйләшсә, ритуал яңадан башланган булачак.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

  • Йагйопавит, Ведик Һинд диненең изге бавы
  • Иззе-клотһ, апач асаба Америка кабиләсенең изге шнуры
  • Зуннар, мөселман булмаганнарны аеру өчен киелгән урта гасыр билбавы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Parsi Khabar
  2. Zoroastrians sudreh / kushti
  3. The Navjote Ceremony of the Parsis by Jivanji Jamshedji Modi, B.A., Ph.D., Second Edition. Bombay. 1914.

Тышкы сылтамалар үзгәртү