Курт Дональд Кобейн (ингл. Kurt Donald Cobain; 1967 елның 20 феврале1994 елның 5 апреле) — җырлар авторы, музыкант һәм рәссам, Nirvana АКШ рок-төркеменең вокалисты һәм лидеры буларак мәшһүр.

Курт Кобейн
Туган телдә исем Курт Дональд Кобейн
Туган 20 февраль 1967(1967-02-20)
Әбердин (Вашингтон штаты, АКШ)
Үлгән 5 апрель 1994(1994-04-05) (27 яшь)
Сиәтл (Вашингтон штаты, АКШ)
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d][1]
Ватандашлыгы АКШ
Әлма-матер Aberdeen High School[d]
Һөнәре җырчы, музыкант, рәссам
Җефет Кортни Лав
Балалар Фрәнсис Бин Кобейн
Ата-ана
  • Дональд Лиланд Кобейн (әти)
  • Венди Элизабет Фраденбург (әни)

 Курт Кобейн Викиҗыентыкта

Курт Кобейн җитәкчелегендәге "Nirvana" төркеме үзенчәлекле "гранж" дигән музыкаль стиль булдыра. Кобейн язган мәшһүр альбомнар - Nevermind, Unplugged in New York дөньяда зур дан казана.

Биография үзгәртү

Бала һәм яшь чагы үзгәртү

Курт Дональд Кобейн 1967 елның 20 февралендә Вашингтон штатының Әбердин шәһәрендә туа. Әнисе Венди Элизабет (кызлык фамилиясе Фраденбург) өйдә хуҗабикә була, әтисе Дональд Лиланд Кобейн автомеханик булып эшли. Кобейн шәҗәрәсендә ирланд, инглиз, шотланд һәм алман тамырлары булган була.

Ике яшендә баланың музыкага сәләте күренә башлады; әнисенең апасы Мэри Эрл әйтүенчә, Курт инде 4 яшендә җырлый һәм хәтта җырлар яза башлады. Сабыйга The Beatles һәм The Monkees группаларының җырлары ошый иде.

Әмма 1975 елда (Куртка 8 ел була) әти-әниләре аерылышалар: Венди сөйләвенчә, аның ире гаиләсе эчендә аз вакыт үткәрә иде. Бу вакыйгалар малайга нык тәэсир итә; «Ул усалга әйләнде, беркем белән дә аралашмый башлады", — дип искә төшерә иде Венди. Курт я әтисе, я әнисе туганнарында яши торды.

14 яшендә Кобейн The Beachcombers музыкаль төркеменең музыканты Уоррен Мейсоннан гитарага өйрәнү дәресләрен ала башлый. Шул ук вакытта ул, гәҗиттә "Sex Pistols" группасы турында мәкалә укып, панк белән кызыксына башлады. Әмма туган шәһәрендә аларның пластинкасын сатып алуга мөмкинлек булмастан, ул панк музыкасының нинди булуын күз алына начар китерә (үзе әйтүенчә, "өч аккорд һәм күп итеп кычкыру"), әмма үзенең панк-төркемен оештырырга ният итә. Соңрак ул Әбердиндагы Melvins коллективы белән таныша. Аның составында Куртның киләчәк дусты Крист Новоселич да була.

1984 елда Курт яңа гына икенче иргә өйләнгән анасының йортына күчә, әмма аларның үзара мөнәсәбәтләре үзгәрми. Малае мәктәпне бетерүдән соң Венди улына ультиматум куя - я эшкә урнашырга, я өйдән китәргә. Курт китү юлын сайлады. Моннан башлап ул, көн азагын көтеп, вакытын китапханәдә үткәрә, ә төнлә, өйдән-өйгә күчеп, дуслары йортларында куна. Үзе сөйләгәнчә, кайбер вакытта аңа Уишка елгасы өстендәге күпер астында йокларга туры килде; нәкъ бу вакыйга «Something in the Way» җыры язылуына сәбәп булды. Әмма соңрак Курт эшкә урнаша ала.

Nirvana үзгәртү

1985 елда Курт Fecal Matter исемле музыкаль төркемне оештыра; ул бас-гитарист Дейл Кровер, барабанчы Грег Хокансон һәм үзе Кобейннан — вокалист һәм гитаристтан - тора. Якынча бер елдан соң Fecal Matter уенчылары бер диск та чыгармыйча таркалды. Куртның яңа группаны оештырасы килде, һәм ул Fecal Matterдан калган демозаписьны туганнары һәм дусларына тыңлата, аларның берсе Крист Новоселич була. Әүвәлдә Крист аның турында оныта кебек, ләкин берничә айдан соң, Курт белән яңа төркем идеясы турында сөйләшү алып баргач, ул яңа төркемне оештырырга риза була. Оештырылган төркемнең (соңрак Курт һәм Кристка барабанчы Чэд Ченнинг да кушыла) исеме берничә тапкыр үзгәртелде: «Skid Row», «Ted Ed Fred», «Bliss», «Pen Cap Chew», — әмма ахырда уенчылар «Nirvana» исемендә туктап калдылар. «Мин матур һәм күңелгә хуш килерлек исемне эзләдем», — дип аңлаткан Кобейн. 1988 елда группаның беренче синглы («Love Buzz/Big Cheese») чыга, ә икенче елда төркемнең дебют альбомы — Bleach - сатыла башлый.

1991 елда Nirvana үзенең икенче альбомын, Nevermindны чыгара. Бу альбом кинәт кенә төркемнең данын арттыра. Nirvanaның халыкара аренадагы даны публиканың игътибарын Сиәтлның гранж сценасына юнәлтә. СМИ группаны «Х буынының флагманы», ә үзе Кобейнны - «яңа буынның тавышы» дип атый. Башына кинәт төшкән популярлыктан Курт үзен дискомфорт хис итә: үзен ул бәйсез рок сценасының вәкиле дип күрә, ә төрле типтагы халыкның кумиры булуы аңа ошамый иде. Төркемнең алдагы альбомы In Uteroны ул белеп авыр һәм "караңгы" итә. Шуңа да карамастан, альбом, Nevermind кебек данлы булмаса да, тыңлаучылар арасында популяр була һәм музыкаль чартларда биек урыннар ала.

Гаиләсе үзгәртү

Курт Кобейн һәм аның булачак хатыны Кортни Лав 1990 елда Портленд клубындагы концертта (икесе дә анда үз музыкаль төркемнәре белән чыгыш ясый) танышалар. Кортни, үзе сөйләвенчә, Кобейнны 1989 елда күрә һәм аңа игътибар итә, әмма җырчы шулвакыт икеләнеп тора, ди. 1991 елда аларның роман барлыкка килде, һәм 1992 елның 24 февралендә Гавайи пляжында Курт һәм Кортниның туй йолалары үтте. 1992 елның 18 августында аларның балалары - Фрәнсис Бин Кобейн - туа.

Үлеме үзгәртү

1994 елның 8 апрелендә Курт Кобейн өендә җырчының мәете табыла. Криминалистлар фикеренчә, мәет фатирда инде өч көн тора, ди; димәк, Кобейн 5 апрельдә вафат була. Фаҗигале үлемнең берничә версиясе караштырыла. Беренче, иң популяр версия буенча, Кобейн һероин кулланудан соң мылтыктан үз башына аткан. Икенче версия буенча, Кобейн кемдер тарафыннан үтерелгән.

 
Курт Кобейнга багышланган һәйкәл

Хәтер үзгәртү

  • 2011 елның 5 апрелендә Вашингтон штатындагы Әбердин шәһәрендә Курт Кобейнга һәйкәл ачыла. Тантанада Nirvanaның беренче барабанчысы Аарон Буркхард и һәм Куртның бабасы Лиланд Кобейн да катнаша.
  • Шул ук Әбердинда 20 февраль - музыкантның туган көне - Курт Кобейн көне буларак бәйрәм ителә.
  • Сиәтлда (Вашингтон штаты) җырчының музее оештырылды.

Сылтамалар үзгәртү

  • Азеррад, Майкл. Come as You Are: The Story of Nirvana. Doubleday, 1994. ISBN 0-385-47199-8
  • Бурлингейм, Джефф. Kurt Cobain: Oh Well, Whatever, Nevermind. Enslow, 2006. ISBN 0-7660-2426-1
  • Кросс, Чарльз. Heavier Than Heaven: A Biography of Kurt Cobain. Hyperion, 2001. ISBN 0-7868-8402-9
  • Киттс, Джефф. Guitar World Presents Nirvana and the Grunge Revolution. Hal Leonard, 1998. ISBN 0-7935-9006-X
  • Саммерс, Ким. Биография Курта Кобейна на Allmusic


  1. https://spdblotter.seattle.gov/2014/03/31/detectives-reviews-cobain-case-which-remains-closed/