Курил утраулары (рус. Кури́льские острова́; яп. クリル列島 Kuriru rettō?) — Камчатка ярымутравы һәм Һоккайдо утравы арасындагы вулканик утраулар. Охота диңгезен белән Тын океанны аерып торалар. Россиянең Сәхәлин өлкәсе составына керә (утрауларның көньяк өлешенә[1] Япония дәгъва итә).

Курил утраулары
046°30′00″ т. к. 151°30'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияләрОхот диңгезе, Тын океан
Утраулар саны56
Иң эре утрауИтуруп
Гомуми мәйдан10 500 км²
ИлРусия Русия
Административ берәмлекСәхәлин өлкәсе
Курил утраулары (Русия)
Халык саны (2010 ел)19 245 кеше
Халык тыгызлыгы1,833 кеше/км²
 Курил утраулары Викиҗыентыкта

Озынлыгы якынча 1200 км. Мәидан — 15,6 мең км². Параллель утраулар — Зур Курил утраулары һәм Кече Курил утрауларыннан гыйбарәт. Зур Курил утраулары көньяк, урта һәм төньяк төркемнәргә бүленәләр. Утрауларның зур өлеше таулы (биеклек 2339 метрга кадәр). 160 вулкан, шулардан 40 га якыны гамәлдәге вулканнар, минирәл чыганаклары бар. Көчле җир тетрәүләр була. Көньяк утрауларда урманнар бар, төньяк утарулар тундра үсемлекләре белән капланган. Кунашир утравында Курил тыюлыгы урнашкан.

Курил утраулары турында бенче мәгълүматны японнар Һоккайдо һәм Сәхәлингә экспедицияләр барышында алганнар. 1855 елдагы Россия-Япония шартнамәсе буенча, Итуруп утравыннан төньяктагы Курил утраулары Россиянең милке дип игълан ителде. 1875 елдагы Россия-Япония шартнамәсе буенча барлык утраулар Япониягә күчте. 1945 елдагы Кырым конференциясе карары буенча, СССР карамагына күчерелгән; 1945 елның августында, ССРБ—Япония сугышы барышында утраулар совет гаскәрләре тарфыннан алынганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Итуруп, Кунашир, Шикотан утраулары һәм Хабомаи төркеме