Кунсткамера

Русия императоры Бөек Пётр тарафыннан оештырылган һәм Санкт-Петербургта урнашкан беренче музей.

Kунсткамера— раритетлар кабинеты, хәзерге Россия фәннәр академиясенең Бөек Пётр исемендәге антропология һәм этнография музее (МАЭ РАН) — Россия императоры Бөек Пётр тарафыннан оештырылган һәм Санкт-Петербургта урнашкан беренче музей.

Кунсткамера
Нигезләнү датасы 1714[1]
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Пётр I
Нигезләүче Пётр I
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Питырбурның Василий утравы районы
Ана ширкәт Отделение историко-филологических наук РАН[d]
Штаб-фатирының урнашуы Санкт-Петербург, Россия
Архитектор Георг Иоганн Маттарнови[d], Николай Фёдорович Гербель[d], Михаил Григорьевич Земцов[d], Савва Иванович Чевакинский[d] һәм Марфельд, Роберт Робертович[d]
Архитектура стиле Петровское барокко[d]
Адрес Lungoneva Università
Рәсми веб-сайт kunstkamera.ru
Беренче язма телгә алу 1714
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Kunstkamera (Saint Petersburg)
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Кунсткамера Викиҗыентыкта

Анда бик күп халыкларның тарихын һәм көнкүрешен тормышын ачучы уникаль коллекциясе бар. Ләкин бу музей күпләргә анатомик сирәклекләр һәм аномалияләрнең «үзенә бер төрле» коллекциясе белән билгеле. Кунсткамера бинасы XVIII гасыр башыннан. Россия Фәннәр академиясе символы булып тора [2] . Кунсткамера манарасы Армилляр сфера (астрономик күзәтүләр коралы) белән тәмамлана [3] .

Этимологиясе үзгәртү

Кунсткамера ( алман. Kunstkammer Кунсткамера — сәнгать бүлмәсе) — элек төрле тарихи, сәнгатьле, табигый-фәнни һәм сирәк очрый торган коллекцияләр һәм аларны саклау урыннарын шулай атаганнар. XVIXVII гасырларда бу сирәк очрый торган әйберләр кабинетлары күпчелек кенәз һәм патша сарайлары милке иде. Шулай итеп, XVII гасырда Дания короле Фредерик III Дания Король Кунсткамерасына нигез сала ,һәм ул Һ. Х. Андерсенның [1]«Принцесса на горошине» әкиятендә искә алына.

Тарихы үзгәртү

Пётр I «зур илчелек» дип тарихка кергән 1697—1698 елларда Голландия һәм Англиянең гөрләп үскән зур шәһәрләрен тикшерә. Шулай ук «кунштлар», ягъни сирәк очрый торган нәрсәләр, могҗизалар сакланган чит ил кабинетларын күргән. Пётр сакларга кушкан көндәлек битләрендә: «искиткеч!» дигән соклануны еш очратырга була. Иң яңа фән анатомиянең турында язма да бар: «Мин анатомияне табиб кабинетында күрдем: бөтен эчке әгъзалар аерым күренә — кеше йөрәге, үпкә, бөер ... Баш миендә яшәгән тамырлар җеп кебек ... ". Пётр мондый яңалыклар бик кызыксына һәм патша, комсызламыйча, тулы коллекцияләрне һәм аерым әйберләрне: китаплар, приборлар, эш кораллары, хәрби кораллар, табигый сирәклекләр — сатып ала. Бу әйберләр «патша Кабинеты», аннары Пётр Кунсткамерасы, беренче русия табигать белеме музее нигезен тәшкил итә.

 
1740 елда Кунсткамераның төп фасады

Россиягә кире кайткач, Пётр рус «сирәк әйберҙәр кабинеты»н оештыра башлады. Россия башкаласын Мәскәүдән Санкт-Петербургка күчерергә боергач, Пётр шулай ук «патша Кабинеты»н да күчерергә куша. Бөтен коллекция Җәйге сарайдагы Халык палаталарында урнаштырыла. Бина немецчага охшатып Кунсткамера, ягъни «һирәк әйберҙәр кабинеты» дип атала. Бу вакыйга 1714 елда була һәм музейга нигез салынган дата булып санала.

1715—1717 елларда Голландиягә икенче тапкыр килгәндә, Пётр Альберт Себ музеенда була. Бу вакытта Себка үзенең коллекциясен рус патшасына сату идеясе килә, аның белән шул турала хат языша. Себ кабинетын Пётр I шәхси тикшерә, ниһаять, бу карар кабул итүгә этәргеч бирә, һәм бөтен коллекция Санкт-Петербургка Кунсткамерага җибәрелә.

Коллекция гел арта бара, һәм Васильевский утравы киселешендә стрелка махсус бина —«Санкт-Петербург Фәннәр Академиясе Палаталары, Китапханәләр һәм Кунсткамера» төзү турында карар кабул ителә. Бина төзелеше вакытында коллекцияне вакытлыча «Кикин палаталары» дип аталган бояр Кикин йортына (хәзерге Ставропольская ур., 9) күчереп торалар.

Хәзерге бина 1718 —1734 елларда төзелә. Музей коллекцияләре бинаның көнчыгыш канатында, урта өлешендә Анатомик театр, манарада — Готторп Глобусы (1754 елдан [4] — Бөек Академик) һәм обсерватория, көнбатышта — Фәннәр Академиясе учреждениелары. Монда М. В. Ломоносов эшләгән.

1747 елның 5 декабрендә китапханә Кунсткамера бинасында булганда, Готторп Глобусын һәм бина манарасын җимергән янгын чыга [5] .

1777—1779 елларда интерьерлары күренекле галимнәрнең 4 скульптура аллегорик төркеме, бюстлары һәм медальоннары белән (скульптор М. П. Павлов), 1819—1825 елларда — стенадагы картиналар белән (рәссам Ф. Рихтер) бизәлгән. Материаллар бик күп булу сәбәпле, 1830нчы елларда Кунсткамера берничә: зоологик, этнографик, ботаника, минералогик музейга бүленә.

2020 елда Баш дәүләт экспертизa Кунсткамера архивы проектын хуплады. Архивны Заповедная урамындагы төзелеп бетмәгән бина нигезендә булдыруны планлаштыралар .

Кунсткамера директорлары үзгәртү

  • Роберт Арескин (1714-1718)
  • акад. Лавренти Блуменстрост (1718—1724)
  • акад. Иван Шумахер (1724—1741)
  • акад. Иван Тауберт (1741—1767)
  • акад. Пётр Паллас (1767—1771)
  • акад. Семён (Симеон) Котельников (1771—1797)
  • акад. Иван Буссе (1794—1800)
  • акад. Николай Озерецковский (1800—1827)
  • акад. Леопольд Шренк
  • акад. Василий Радлов (1894—1918)
  • акад. Евфимий Карский (1918—1929)
  • акад. Василий Бартольд (1929—1930)
  • Николай Маторин (1930—1936)
  • СССР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Дмитрий Олдерогге (1936—1940, вакытлыча вазифа биләүче)
  • Николай Кисляков (1940—1948)
  • тарих докторы Леонид Потапов (1948—1967)
  • тарих кандидаты Людмила Сабурова (1967—1982)
  • тарих докторы Рудольф Итс (1982—1990)
  • тарих кандидаты Николай Гиренко (1990—1992, вакытлыча вазифа биләүче)
  • тарих докторы Александр Милников (1992—1997)
  • тарих докторы Чунер Таксами (1998—2000)
  • тарих докторы Юрий Чистов (2001—2017)
  • әгъза-корреспондент Андрей Головнёв (2017 елдан)
 
Кунсткамера манарасы
 
Кунсткамера кичен. Адмиралтейская яры буйыннан күренеш

Архитектурасы үзгәртү

«Палаталар» бинасына нигез 1718 елда салына. Төзелеш белән бина проектын эшләгән архитектор Маттарнови Георг Иоганн җитәкчелек итә. 1719 — 1724 йй., әзер фундаменттан башлап, төзелешне Гербель Николай Фёдорович алып бара. Архитектор Маттарнови проектына брничә үзгәртү кертә: галерея белән тәмамланган тәпәш ике катлы кыегы биек вальмовый кыекка алмаштырылган, ике почмак сынган, почмак ризалитлары шома диварлар ия була һәм волюталы эре барокко фронтоннары белән төгәлләнәләр; бинаның кыек конекларының коньки ике канаты манараны максималь билгеләп аның күләменән аерымланан изоляцияләнгән, шул рәвешле, балюстрада белән тәмамланган биек манара урынына, гөмбәзле тагын бер ярус барлыкка килә.[6]. Архитектор Шлютер Андреастың Munzthurm (Монета һарайы) гөмбәзле өч катлы манараның һәм астрономик сфераның прообразы булып тора[7].

1722 елның октябренә стеналар салынып бетә, түбәсе ябыла. Биналарны бизәү һәм музей җиһазларын урнаштыру 1723 —1724 елларда алып барыла. Шул ук вакытта, берничә үзгәртү һәм гөмбәзләрне ныгыту эшләре алып барылды, манараның ике каты корыла, Х. ван Болес гөмбәзнең агач һәм металл эшләнмәләренең җентекле проектын эшләде.

1724 елда Гербель вафат булгач, эшләрне архитектор Киавери алып бара. Из-за обнаружившихся дефектов Конструкцияләрнең кимчелекләре табылгач, үзәк өлешен яңадан төзү карар ителә. 1726 елда әле төзелеп тә бөтмәгән бинага коллекцияләр күчерелә. 1729 елдан Земцов җитәкчелегендә бина эчендә төрле «төзәтүләр һәм эшне төгәлләүләр» алып барыла. 1735 елда төньяк һәм көньяк алгы як фасад стеналардагы уемнарга 12 сынны урнаштыру белән бина төзелеше тулысынча тәмамлана.

Бина пётр бароккосы стилендә төзелгән, катлаулы гөмбәз белән тәмамланган күпкатлы барокко манара белән тоташтырылган формадагы ике 3 катлы корпустан тора. Ике фасад та — көньяк Нева ягы һәм төньягы, хакимият мәйданына караганы да, тантаналы алгы урын. Император сарайларына алынган кебек, кирпеч чит илләрдән заказ блән алынган.

Экспозицияләр үзгәртү

 
Экспозициядәге Зур Готторп Глобусы
  • Төньяк Америка

Төньяк Америка континентының җирле халыкларының мәдәнияте һәм тормышы. Борынгыдан XIX гасыр башына кадәр төньяктан көньякка, Аляскадан Калифорниягә сәяхәт.

  • Япония

Бу экспозиция японнар һәм айнуларның тормышын һәм мәдәниәтен тәкъдим итә.

Утрауда төп һөнәрчелек шөгыльләренең берсе промыселле балык тоту, һәм Кунсткамерада төрле махсус корамаллар җыентыгы: кармаклар, ятьмәләр, аулар бар. Экспозициядә куелган самурай киемнәре һәм кораллары бизәкләнүе һәм катлаулы төзелеше белән таң калдыра.

  • Африка

Бу коллекциядә, нигездә, Сахараның көньягында яшәүче Африка кабиләләренең авыл хуҗалыгы кораллары һәм киемнәре бар. Иң кызыклы экспонатларның берсе — бенин бронзасы. Тиешле материалдан ясалган сугышчылар һәм сарай хезмәтчеләре фигураларыннан торган дип атыйлар таблички шулай дип атыйлар. Меңнән артык экспонаттан торган коллекция Бенин хакимы сараеннан алына. Аларның кайберләрен Кунсткамераның «африка» залында күрергә мөмкин.

  • Кытай һәм Монголия

Кытайда 50 милли азчылык вәкилләре яши, һәм Кытай халыкларына багышланган экспозиция аларның тормышының һәм мәдәниятенең бары тик төп якларын гына характерлый. Мәсәлән, фарфор, таш, агач һәм сөякләрдән ясалган традицион әйберләр.

Монголия залында күчмә торак — тирмә, шулай ук традицион монголча бизәкле экспонатлар кызыксыну уята. Алар белән кием-салым, хезмәт кораллары, чабкычлар, ат ябүлары һ. б. бик күп нәрсәләр бизәлгән.

  • Һиндстан һәм Индонезия

Музейның Көньяк Азия халыкларына багышланган бүлеге иң байларның берсе. Кунсткамерада Һиндстанның төрле төбәкләреннән китерелгән агачны уеп ясалган әйберләр коллекциясе бар. Шулай ук төрле маскалар коллекциясе, иске театр костюмнары, марионеткалар театр курчаклары тәкъдим ителә.

Индонезия бүлеге крис хәнҗәрләренә игътибарны җәлеп итә. Бу хәнҗәр пычкысы махсус корычтан эшләнгән һәм еш кына ялкын теле формасына ия булган. Шулай ук күләгәле театр турында сөйләгән экспозиция материаллары кызык.

  • Анатомик бүлек
 
Циклопияле сабый

Бу бүлектә анатомик зәгыйфьлекләр һәм төрле сирәк очрый торган экспонатлар бар, мәсәлән, сиреномелия, ике башлы бәрән, сиам игезәкләре һәм башкалар. Пётр I патшаның «Дөньяга туган зәгыйфьләрне, шулай ук гадәти булмаган әйберләр табып шәһәрләрдә Губернаторларга һәм Комендантларга китерү һәм китергән өчен бүләкләү, китермәгән өчен штраф салу турында» дигән 1718 елның 17 февраль указы белән табигать дөньясыннан һәм кешелек тарихында сирәк очрый торган коллекция даими рәвештә җыю эшенә башлангыч салына. Гадәттән тыш әйберләргә «гадәттән тыш ташлар, кеше яки хайван сөякләре, балык яки кошлар, без күреп өйрәнгәнчә түгел, ә башкачарак, яисә гади кешеләрнеке белән чагыштырганда бик зур яки кечкенә, шулай ук ташларга, тимергә яки бакырга нинди булса да иске имзалар, шулай ук гадәттән тыш мылтык, савыт-саба һ.б. бик иске һәм гадәттән тыш әйберләр» керә [8] . Пётр I патшаның төрле сирәклекләр, шул исәптән анатомик сирәк очраган күренешләрне җыю турындагы указы аркасында, Кунсткамерада дзәгыйфьлекләр препаратлары туплана, бу аларны берәмек кенә, үзенә бер төрле (уникаль) күренеш кенә түгел, ә типик күренешләрне эзләү мөмкинлеген бирде.

Кунсткамераның башлангыч коллекциясе 2000дән артык экспонаттан торган һәм 1717 елда Пётр I аны Голландия анатомисты Фредерик Рюйштан сатып алган.

  • Кунсткамера тарихы һәм XVIII гасырда рус фәне

Бүлектә «М. В. Ломоносов музейы» шартлы исем астында берләшкән өч экспозиция бар. «Петербург Фәннәр академиясенең Утырышлар залы ("Конференцияләр залы") экспозициясендә Россиядәге беренче фәнни институтның көндәлек эшчәнлеге һәм М. В. Ломоносов биографиясе тәкъдим ителә. Тагы ике күргәзмә— «Петербург Фәннәр Академисенең астрономик обсерваториясе» һәм «Зур Готторп Глобус-Планетарийы» — бина манарасында Астрономик обсерватория, төгәл вакыт хезмәте һәм Петербург меридианының гадәти сызыгы урнашкан вакытын, Кунсткамера тарихының иртә чорын яктырта.

Танылган хезмәткәрләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Кабинет редкостей
  • Пороки развития
  • Российский этнографический музей
  • Готторпский глобус
  • Астрономическая обсерватория Петербургской академии наук

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. ROR Data — v1.19 — 2023. — doi:10.5281/ZENODO.7644942
  2. Музей антропологии и этнографии им. Петра Великого (Кунсткамера). www.museum.ru. 2019-12-08 тикшерелгән.
  3. Обсерватория и армиллярная сфера. КУНСТКАМЕРА. әлеге чыганактан 2016-08-26 архивланды. 2019-12-08 тикшерелгән.
  4. Случившийся в 1747 году пожар уничтожил кроме уникального глобуса около 230 книг, в том числе уникальные русские рукописи.
  5. Пожары в истории Библиотеке Академии наук. Санкт-Петербург. әлеге чыганактан 2013-03-13 архивланды. 2020-01-05 тикшерелгән.
  6. РГИА, ф. 470, оп. 5, д. 50, л. 15. 1724 г. «О сделании проекта купола на башне Кунсткамеры»
  7. Морозова А. А. Н. Ф. Гербель. Городской архитектор Санкт-Петербурга. 1719—1724 гг.. — СПб.: Стройиздат, 2004. — С. 151. — 223 с. — ISBN 5-87897-106-2.
  8. Полное собрание законов Российской империи. Собр. первое. 1649—1825. СПб.: Тип. II Отделения Собственной Его Императорского Величества Канцелярии. 1830. Т. V. — С. 542.