Кумандылар, шулай ук куманлылар (үзатамалары къуманды, къубанды, къуўанды, къувандыг, къуманды-кижи, тадар-кижи, тадарлар, Алтай Республикасында алтайлар) — Себердә яшәүче төрки халык. Көнчыгыш төркиләрнең кыргыз-кыпчак астөркеменең алтайлар төркеменең төньяк алтай этнографик төркеменә карый.

Кумандылар
Үз аталышы

къуманды, къубанды, къуўанды, къувандыг, элек татар-кижи

гомуми сан

2408 (2021)[1]

яшәү җире

Россия байрагы РФ:
~2 900 (2010[2])

Алтай крае байрагы Алтай крае:

~1 401 кеше (2010)

Алтай Республикасы байрагы Алтай Республикасы:

~1 062 кеше (2010)

Кемерово өлкәсе байрагы Кемерово өлкәсе:
~225 кеше (2010)
Теле

куманды, алтай, рус

Дине

шаманлык; православие; бурханчылык

Кардәш халыклары:

төрки халыклар, тубаларлар, челканнар

 Кумандылар Викиҗыентыкта

Атама үзгәртү

«Куманды» атамасы аларның үз атамасы булмаган, кумандылар озак вакытлар үзләрен «татар-кижи» дип атап йөрткән. Ә «куманды» атамасы белән аларны янәшәдә яшәүче башка Себер халыклары атаган. Куманды сүзе «аккош кешесе» дигәнне аңлаткан. Аккош (борынгы төрки телләрдә ку, акку[3]) кумандыларның тотем кошы булып исәпләнгән.

Таралышы үзгәртү

Алтай тауларының төньяк-көнчыгыш битендә (Би(я) елгасының югары һәм урта агымы буйлап) — Алтай краеның көнчыгышында (Бийск, Красногорск, Олтон, Тогул, Кытман районнарында), Алтай Республикасының төньягында (Майма һәм Турочак районнарында), Кемерово өлкәсенең көньягында (Таштагол районында) яши. Кумандылар ике төркемгә бүленә: югары (орё) һәм түбән (алтына) кумандылар. Югарылар Би(я) елгасының югары агымындагы тау-тайга зонасында, түбәннәр Би(я) елгасының урта агымында урман-дала зонасында яши.

Халык саны үзгәртү

2002 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, кумандылар саны 3 100 кеше (шул исәптән, Алтай краенда 1 600, Алтай Республикасында 900 еше, Кемерово өлкәсендә -300 кеше булган.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча РФдә кумандылар саны 2 890 кешегә (шул исәптән, Алтай краенда 1 400, Алтай Республикасында 1 062, Кемерово өлкәсендә 224 кеше) калган.

1926 елгы халык санын алу вакытында кумандылар аерым мөстәкыйль халык буларак исәпкә алынган. Ул вакытта РСФСР территориясендә (Себер краенда) 6 327 куманды (шул исәптән, Бия округында 4 948, Ойрат автоном өлкәсендә 1 384 кеше) исәпкә алынган булган. 2002 елга кадәр кумандылар алтайлар эченә кертеп исәпләнгән. 2000 елда РФ хөкүмәте карары (№ 255, 24.03.2000) белән кумандылар РФнең «Кырый Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның җирле аз санлы халыклары» исемлегенә кертелә. Шуннан соңгы халык исәбен санау вакытларында (2002, 2010) кумандыларны үз теле булган мөстәкыйль халык итеп саный башлыйлар.

Тел үзгәртү

Төп мәкалә: Куманды теле

Кумандыларның күпчелеге (яртысыннан күбесе) шәһәрләрдә (Таулы Алтай (Горно-Алтайск), Таштагол, Бийск) яшәгәнлектән, русча сөйләшүгә күчкән. 1 меңнән артык куманлы (күбесенчә өлкә һәм урта буын вәкилләре) куманды телендә аралаша белә. Кумандылар арасында әдәби алтай теле дә киң таралыш алган.

Тарих үзгәртү

 
Алтайлар

XVII гасырда кумандылар 350 кеше булган. 1756 елда Россия империясенә кушылганчы, телеутларга һәм җунгарларга ясак түләп торганнар. 1822 елгы инородецлар белән идарә итү Уставы нигезендә, утрак тормышлы халыклар исәбенә кертелеп, Тум губернасының Бия өязенә язылганнар. XIX гасырның I чирегендә православие диненә күчерү башланган.
Кумандыларның хәтерендә кубанды, солу, шабат, оре-куманды, алтына-куманды, тастар, тоон, караба, табыска, чедыбер, тонгул, челей, калар ыруларына (сеок) бүленеш сакланган.

Хуҗалык итү үзгәртү

Кумандыларда кул көче белән җир эшкәртү (бигрәк тә, түбән кумандыларда), атчылык, җыючылык (шул исәптән, кедр чикләвеген җыю), кыш көне — аучылык таралган булган. XIX гасыр урталарыннан рус керәстияннары йогынтысында сөрүле җир эшкәртү, сөт өчен мал тоту, умартачылык килеп керә.

Йортлары үзгәртү

 
Юрта

Элегрәк урман-тайга зонасында бүрәнә диварлы ярымземлянкаларда (чер уг), дала һәм урман-дала зоналарында читәннән үргән диварлы ярымземлянкалар (кыспа уг), ике читән арасына балчык тутырып корылган каркаслы йортлар, цилиндрик түбәле саман йортларда яшәгәннәр. XIX гасырдан керү ишеге көньякка карап торган, агач бурадан йортлар салу башланган.

Ирләр киеме — чалбар (ыштан), ак киндердән туника тибындагы күлмәк (кюнек), шулай ук ак киндердән халат (кендрек), киез кафтан (саранда). Хатын-кызлар киеме — туника тибындагы кызыл постаудан халат (чекпен), ефәктән (ньанмек) яки сатиннан (коспек) бәйрәм халаты. Ирләр киеме дә, хатын-кыз киеме дә сулдан уңга каптырылган. Ирләр дә, хатын-кызлар да билләрен чигелгән йон кушак белән ураган (ирләр кушагының киңлеге 10 см, озынлыгы 3 м булган). Хатын-кыз киеме сәйлән белән чигелгән. Кияүгә чыкмаган кызлар чәчләрен так сандагы (3-9) толымга үргәннәр, хатыннар 2 толымга үреп йөрткән.

Ышанулар үзгәртү

 
Шаман

Традиция буенча, күк, җир өсте, җир асты рухларына ышану булган. Алар икегә бүленгән: чиста (арыг тёс) һәм явыз (кара тёс) рухлар. Чиста рухларга ыруны яклаучы рухлар (пай-ана) кертелгән. Югары рух булып Бай-Үлгән исәпләнә. Җир өсте чиста рухларына — тау ияләре (һәр ыру-сеокның үзенең ыруны яклаучы изге тавы булган), ут (учак) хуҗасы, ауга химая итүче рухлар (мәсәлән, Бай-Үлгәннең оныгы Шалыг) кертелгән. Гаиләне яклаучы рухлар (куртыйак, орёккеннер) чүпрәк курчак итеп сурәтләнгән. Явыз рухлар күбесенчә җир астында яшәгән. Аларның башлыгы — Эрлик (Бай-Үлгәннең ир туганы). Рухларга атлар, сарыклар һ.б. корбан иткәннәр.
Мәетне төрлечә җирләү йолалары яшәгән, шул исәптән, күтәрмәдә (һавада) калдыру. Шаман (кам) атрибуты булып, махсус халат, башлык һәм тюр дип аталаган бубен исәпләнгән. Кулга тоткан таягының бизәлешенә карап, тюрның 3 төре булган: тезим, каным, марс. Шаман җитәкчелегендә җирнең уңдырышлылыгын сораучы «Коча-Кан» эротик йоласы башкарылган. Кумандыларда шаман-камнардан башка да ритуал белгечләре күп булган.

Халык авыз иҗаты үзгәртү

Көнкүрешкә, мәхәббәткә һ.б. темаларга багышланган халык җырлары киң таралган: озын җырлар (сарын) һәм кыска бию җырлары (такпак). Ялгыз җырлау киңрәк таралган. Эпик хикәятләрне (кай чёрчёк) башкару комуска кушылып бугаз белән җырлауны (кай) эченә ала. Язгы-көзге «Табыр» йоласы вакытында хоровод оештырганнар. Халык авыз иҗатында мифологик хикәяләр, тарихи риваятьләр, легендалар, көнкүреш һәм тылсымлы әкиятләр таралыш алган.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах . Том 16 (Кр-Ла). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-347-7

Әдәбият үзгәртү

  1. Сатлаев Ф.А. Кумандинцы. Историко-этнографический очерк XIX - первой четверти XX века. Горно-Алтайск, 1974.
  2. Кондратьева Н.М., Сыченко Г.Б. Алтайцы: алтай-кижи, теленгиты, телесы, телеуты, тубалары, чалканцы, кумандинцы. Китапта: Музыкальная культура Сибири. Т.1, кн.1. Новосибирск, 1997.
  3. Назаров И.И., Функ Д.А., Добжанская О.Э. Кумандинцы. Китапта: Тюркские народы Сибири. М., 2006.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү