Кузый Күрпәч белән Баян сылу

Кузый Күрпәч һәм Баян Сылу (каз. Qozy Kórpesh - Baıan Sulý)— XIX гасыр уртасында язып алынган, XIII—XIV гасырлардагы казакъ лиро-эпик поэмасы. Поэманың телдән башкарылган варианты Сыбанбай, Бикбау, Җанака, Чөҗе акыннар башкаруында билгеле була. 20-гә якын варианты арасында Җанака башкарган — иң билгелеләренең берсе. Киң таралган язма варианттагы версиясе фольклор җыючы Саблуков (1831 ел), Г. Дербисалин (1834 ел), А. Фролов (1841 ел), Ч. Вәлиханов (1856 ел) тарафыннан язып алынган. 1865 елда М. Путинцева поэманы рус телендә нәшер итә, 1870 елда В. Радловның «Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре» җыентыгының өченче томына кертелә.

Сылтамалар үзгәртү