Куакан (баш. Ҡыуаҡан) — Йөрүзән һәм Әй елгалары араcындагы, Агыйдел һәм Мияс елга башы башкортларының Табын берләшмәсенә караган төньяк-көнчыгыш башкорт ыруы. Раил Гомәр улы Кузеев Куаканнарны «Табын берләшмәсе эчендә сан буенча иң эре һәм составы буенча иң катлаулы берләшмә», дип атаган[1] .

Тамгалары — чүмеч, ачкыч; агачлары — карагач, шомырт; кошлары — козгын, шоңкар; ораннары — Сандал.

Этноним үзгәртү

Куакан этнонимы Алтайдагы Курыкан, коман, кумандылар, ку-кижи (аккошлар) — «кошка табынучылар» мәгънәсендә) ыруларына барып тоташа. Курыканнар Алтайда Теле кабиләсенә(ингл.)тат. караганлыктан, Куаканнарның Көньяк Уралга күченүе Теле кабиләсенең бер өлешенең көнбатышка күченүе белән бәйле булуы ихтимал. Куаканнар Көньяк Уралда Кара-Табыннар белән янәшә урнашкан.

Тарих үзгәртү

Табын берләшмәсенә алты кабилә кергән:

  1. Табын,
  2. Куакан,
  3. Сырлы,
  4. Бишул,
  5. Бадрак
  6. Кумрык

Табын кабиләсе үзе тугыз ырудан, Куакан — алты ырудан торган. «Табыннарның гомуми саны XVIII гасыр башында якынча 60 мең кеше булган. Бу бөтен башкорт халкының дүрттән бер өлешен тәшкил иткән» (Р. Г. Кузеев буенча).

Табыннар зур Көнбатыш һәм Көнчыгыш кабиләләр бүлекчәсеннән тора. Көнчыгыш Табыннар башлыча Җаек артында: Җаекның югары башында һәм Урал елгасы белән Көнбатыш Себер елгаларының кисешкән урынында оешкан, Урал артының күлле далаларында, башка кабиләләр белән катнаш утырган. XVIII гасыр башына Көнчыгыш Табыннарның саны 26,5 меңгә җиткән, ди Р. Г. Кузеев.

Шулар арасында үзенчә аерылып торган кабилә — Куаканнар. Куаканнар Агыйдел елгасының югары агымындагы таулы урыннарны, Йөрүзән һәм Әй елгалары аралыгын үз иткән. Табыннар, катайлар хәзерге Башкортстанның көньяк-көнчыгышына көнбатыштан, Урал буйларына XIII—XIV гасырларда килгән. Көнбатыштан килгән миграция дулкыны икегә аерылган, Табыннар үзәк башкорт ырулары аша төньяк-көнчыгышка, Әйлеләрнең көньягына килеп урнашкан.

Табыннарның бер тармагы булган Куаканнар XVI—XVII гасырларда эре һәм катлаулы кабиләгә әйләнгән. Ләкин XVIII—XIX гасырларда Куакан кабиләсе, вак төркемнәр булып, Урал аръягына, хәзерге Башкортстанның көнчыгыш җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр булып, шактый таркаулык кичергән. Бу хәл Куакан җирләрен Йөрүзән һәм Әй елгалары, Зур һәм Кече Саткы елгалары агымында интенсив рәвештә тау заводлары төзү максатында колонизацияләү күренеше белән аңлатыла. Бик күп җирләр заводчылар кулына күчкән, ә куаканнар элекке җирләренең перифериясендә кысрыкланганнар яисә бу җирләрне бөтенләй ташлап киткәннәр. (Хәзер бу җирләрдә Чиләбе өлкәсенең Йөрүзән, Саткы, Бакал, Межевой Лог калалары урнашкан). Агыйделнең югары агымында куакан торак пунктлары сизелеп сирәгәйгән.

Куаканнарның Түбәләс ыруы чикләре хәзерге Сили (Сулея) бистәсеннән алып көнбатышка Йөрүзән елгасына кадәр сузылган. Көньяк-көнчыгышта Саткы-куакан ырулары, төньяк-көнчыгышта Әйле ыруы (хәзерге Иле, Колак авыллары) биләгән җирләргә кадәр, төньяктан Тырнаклы һәм Каратаулы башкортлары җире белән чикләнгән. Көнбатыштан Кыр-Көлә ыруы (Яхия, Мусабай, Миннеш авыллары), көньяк-көнбатышта Төркмән-Көлә ыруы (хәзерге Йөрүзән, Олы Кытау яки Кытау-Ивановск, Кытау-Тамак яки Усть-Кытау) җирләре белән чикләнгән. Түбәләс ыруы җирләре үзенең ямьлелеге, байлыгы белән күчмә халыкны җәлеп иткән. Мал йөртү өчен яланнар җәйрәп ята, урманнары төрле җәнлекләргә, аучылык кошларына бай, корт чолыкларга бал җыя. Әй, Йөрүзән, Сили, Олой елгаларында мыжгып балык үрчегән.

Куакан җирләре үзенең мәгъдән байлыклары белән рус промышленникларын җәлеп иткән. «Түбәләс җирләрен Белорет заводы хужалары Твердышев һәм Мясниковка сату турындагы документка 21 кеше кул куйган: Түбәләс вулысы старшинасы Иштуган Мишәров исеменнән Тәкый Мишәров, йөз башы Булат Илтыбаев һ. б. Бу биләмәләрне „сатып“ алган өчен завод хуҗалары 100 сум акча биргән. Күрүебезчә, Түбәләс ыруы җирләренең яртысыннан күберәген руслар „законлаштырып“ тартып алган. Терлекчелек белән шөгыльләнгән башкортларның көтүлекләре кими, халык бөлгенлеккә төшә»[2]

Хәзер Түбәләс ыруы җирләренең күпчелек өлеше Чиләбе өлкәсенә карый, тик 10-15 проценты кына асабалар кулында калган.

1770 елның 27 маенда Паллас Шихан елгасының Әйгә койган җирендә урнашкан Биктуган дигән башкорт авылына якын гына үткән. «Әй янындагы Олыйөр елгасы Биктуган авылының кайбер башкортлары бик күп акҗымшаусы җир алалар һәм аннан дары ясыйлар. Ләкин аларның берсе дә бу урынны күрсәтергә теләмәде», дип язган[3].

П.- С. Паллас әйтеп үткән акҗымшау табу һәм дары эшләү факты күкертнең дә чыгарылуы турында раслый. Чөнки дарыны күкертсез эшләп булмый. Биктуган авылы тирә-ягы саф күкертле яткылыкларына мул булгандыр. Күкерт биредә известь ташларда һәм гипсларда, аеруча алар янәшә яткан урыннарда очрый. Зур яткылыклар анда юк, әмма XVIII гасырда башкортлар биредә үзләренә дары җитештерү өчен җитәрлек күкерт чыгарганнар, әлбәттә... Шулай итеп, Сухояз тамагындагы мәгарә акҗымшавын башкортларның бер дары өчен куллануларына шик булырга мөмкин түгел. Биредә дарыны 1736-1740 еллардагы күтәрелеш вакытында җитештерүләре дә, бәлки, иртәрәк файдалана башлаулары да мөмкин»-, дип язган безнең ата-бабалар турында Дикъкать Буракаев[4]. 1740 елдагы ихтилалдан соң яндырылган авыллар арасында Мишәр авылы булса, 1773-1775 еллардагы Крәстияннәр сугышыннан соң Биктуган авылы да яндырылган.

Ничек кенә булса да, Куаканнарга караган Кергеле һәм Түбәләс ырулары Йөрүзән һәм Әй елгаларының урта агымында чагыштырмача компактлы утырып яшәвен дәвам иткән. Түбәләс ыруы өлешчә Әйле җирләрендә утырганлыктан, XVIII гасырның күп кенә исемлекләрендә аларны Әйле ыруларына кертеп җибәргәннәр. Хәтта галимнәр Таҗетдин Ялчыгол да, Әхмәтзәки Вәлиди дә Түбәләсләрне, бу мәгълүматларга таянган өчендер, Әйле ырулар берләшмәсенә карый, дип язганнар.

Әйлеләр, Табыннар һәм Катайлар бергә башкортларның төньяк-көнчыгыш этнографик төркеме нигезен тәшкил иткән һәм аларның сөйләү теле башкорт теленең Көнчыгыш диалектының Куакан сөйләшенә (Әй-Йөрүзән сөйләше) карый. XVI гасырда Сырлы кабиләсе Әйнең югары агымында, Куаканнар белән чиктәш яшәсә, соңрак алар Урал тавы аръягында, Теча һәм Мияс елгалары аралыгына, күчеп китәләр.

Куакан тарихына Р. Г. Кузеев карашы үзгәртү

Табын кабиләләр берләшмәсенең иң эресе — тугыз кабиләле Табын. Алар Урал артындагы җирләргә ия булган. Ә менә Кара-Табын, Барын һәм Күбәләк, Куактан кабиләләре Жалованный грамота белән асабалык хокукы алмаган. Олы Табын белән Куаканнар арасында җир өчен бәхәсләр чыгып торган. Бөтен Табын җирләреннән патшаның Жалованный грамотасы тик Кара Табыннарга гына дөрес була. XVI—XVII гасырларда Себер ханы Күчем ягында, Кара табыннар җитәкчелегендә башка Табын кабиләләре, шул исәптән Куаканнар да, Россиягә каршы торган. XVII—XVIII гасырларда, башкорт ихтилалларын кансыз бастыру аркасында, Табыннарның сәяси активлыгы сүрелгән.

Табыннарның борынгы риваятьләре аларның туган җире Алтай булган, диләр. Башкорт һәм казакъ риваятьләрендә урын алган Төмән бәк турындагы тарихлар да Табыннарның ата-бабалар иле Алтай һәм алар төрки чыгышлы икәнне раслый. Кукан һәм Сырлы кабиләләренең этник тарихы Кара-Табын кабиләсе белән тыгыз бәйләнгән. Бу турыда тулысынча туры килгән тамгалар, риваятьләр, шәҗәрә сөйли. Куаканнар риваятьләре ата-бабаларның «Алтайдан», «Байкал күленнән» килгәнен бәян итә. Куакан кабиләсенә караган Түбәләс ыруы (С. Мирасов буенча -түбә) башкортлары үзләренең ата-бабасы дип «Алтай тауларында» җирләре булган Таймас бине атыйлар. Бу риваятьләрдән билгеле: XIX гасырда да Түбәләс-Куаканнарарның Алтайдагы нәсел-тумачалары аларны һаман «Туган илгә кире кайтырга» өндәгәннәр[5]. Риваятьләр ачык этнонимия белән тулыландырыла. Куаканнарның Кергеле, Кырлар нәсел берәмлекләренең Алтай челканнарда аналогиясе бар. Куаканнарда монгол (мангул) этнонимы да теркәлгән. Түбәләс ыруының ике арасында Сөн (һуннар) атамасының саклануы искиткеч. Мәгълүмат тапшыручы бабайлар «безнең ыруыбыз һуннардан» дип горурланып әйткәннәр.

Куаканнарның этник чыганакларын өйрәнгәндә, күп кенә тикшеренүчеләр «аккош» мәгънәсендәге төрки сүз «ку»га аерым игътибар биргән (Radloff, 1884, стр.211-212; Аристов, 1897, стр.5; Грумм-Гржимайло, 1926, стр. 209) . Ку (коры) — Төньяк Алтайдагы Аккош елгасының борынгы төрки атамасы; ку-кши, куу-кижи - «Аккош елгасы кешеләре»- Төньяк Алтайдагы «аккошлар» яисә чалканнарның атамасы. Ку һәм куулар ыруг төркемнәре тываларда да бар. Куакан башкортлары риваятьләре Йөрүзән үренә тәүгеләрдән булып ике аучы егетнең килүе турында сөйли. Алар, ырудашларын күчереп китерер өчен, күңелләренә яткан җир сайларга чыккан булалар. Бу урын аларга бик охшаган, һәм иң зур ике тауга алар Күкши-тау һәм Башташ-тау (Башташ тавының иң биек ноктасын Түбәләйләр Аккашка дип йөртәләр) дип исем биргәннәр. Куаканнарның, гомумән, Табыннарның, Алтайлар белән матди мәдәнияттә дә, сынлы сәнгатьтә дә, туганлык системасында да бик күп гомуми охшашлыклары бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кузеев Р. Г. [Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения. М.: Наука, 1974.]
  2. Шәмсетдинов Я. М. Ыруым - Түбәләс. «Агыйдел», 2002, 2нче саны, 172-178 б.
  3. Паллас П.-С. Путешествие по разным провинциям Российской империи. I-III ч. С.-Пб., 1773-1788
  4. Дикъкать Буракаев. Борынгы башкортларда дары җитештерү
  5. Научный архив ФАН ССРБ, ф.3, оп.11, д.6, стр.76-133