Кристен Җонстон (ингл. Kristen Johnston, 1967 елның 20 сентябре, АКШ, Колумбия округы, Вашингтон) — АКШ кино, театр актрисасы. Ике мәртәбә «Эмми» премиясе лауреаты (1997, 1999).

Кристен Җонстон
Фото
Кристен Җонстон. 2008
Туган исеме:

ингл. Kristen Johnston

Туган көне:

20 сентябрь 1967(1967-09-20) (56 яшь)

Туу җире:

АКШ, Колумбия округы, Вашингтон

Гражданлыгы:

АКШ байрагы АКШ

Һөнәр:

киноактриса

Карьера:

1985 – х. в.

Бүләкләр:

«Эмми» премиясе«Эмми» премиясе

IMDb:

ID 0005060

kjosbigmouth.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1967 елның 20 сентябрендә АКШның Вашингтон шәһәрендә туган. Висконсин штаты Милуоки округы үзәге Милуоки шәһәрендә мәктәпне тәмамлагач, Нью-Йорк университетының Tisch School of the Arts мәктәбендә драматик сәнгать белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсе ала.

Актерлык карьерасы Нью-Йорктагы офф-бродвей[1] театрларында башлана. 1994, 2007, 2011 елларда мәшһүр театр премиясе булган Drama Desk Award премиясенә тәкъдим ителә.

1996 елда Бони Тернер иҗат иткән «Third Rock from the Sun» (тат. Кояштан соң өченче планета, 19962001) телесериалында төп рольне — лейтенант Салли Соломон ролендә уйнарга чакыралар. Уңышлы башкарган әлеге роль өчен «Комедия телесериалында икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә ике мәртәбә «Эмми» премиясенә лаек була, «Алтын глобус» һәм АКШ киноактерлар гильдиясе премиясенә тәкъдим ителә[2].

АКШ телепродюсеры Даррен Бэннет Стар иҗат иткән «Sex and the City» (тат. Зур шәһәрдәге секс, 2004) телесериалында уйнаган Лекси Фитхерстон роле, АКШ кинорежиссеры Майкл Крайтон иҗат иткән «Emergency Room» (тат. Ашыгыч ярдәм, 2005) картинасында башкарган табибә Ева Пейтон роле дөньякүләм танылу китерә.

Әдәбият үзгәртү

  1. 2012: Guts: The Endless Follies and Tiny Triumphs of a Giant Disaster., Gallery Books, ISBN 978-1451635065
  2. Сентябрь аенда кабынган йолдызлар. Кристен Җонстон. «Сөембикә», 2017 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Офф-бродвей — Нью-Йоркта 100—490 тамашачыга исәпләнгән кечкенә театр
  2. Кояштан соң өченче планета. IMDb