Красноармейск районы

Красноармейск районы (рус. Красноармейский район) — Сарытау өлкәсе составына керүче муниципаль район.

Красноармейск районы
Илтамга
Нигезләнү датасы 7 сентябрь 1941
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Красноармейск
Административ-территориаль берәмлек Сарытау өлкәсе
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00 һәм SAMT[d][2]
Халык саны 45 698 (1 гыйнвар 2018)[3]
Мәйдан 3316,49 км²[4]
Рәсми веб-сайт krasnoarmeysk.sarmo.ru
Харита сурәте
Карта
 Красноармейск районы Викиҗыентыкта

Административ үзәк — Красноармейск шәһәре.

 География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як

Русия субъекты

Төньяк Лысые Горы, Сарытау районнары
Көнчыгыш Ровное районы
Көньяк, көнбатыш Волгоград өлкәсе

Тарих үзгәртү

Район 1941 елның 7 сентябрендә Сарытау өлкәсе эчендә Идел буе Алманнары АССРын юкка чыгару һәм Бальцер кантонын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә Бальцер районы буларак оештырылган.

1942 елның 19 маенда ССРБ Югары Шурасы карары буенча исеме Красноармейск районы итеп үзгәртелгән, район үзәгенә исә Красноармейск исеме кушылган.

1960 елда район составына бетерелгән Золотое районы территориясе кушылган.

1963 елда Красноармейск өлкә буйсынуындагы шәһәр статусы алган, район бетерелгән. 1964 елда район торгызылган.

2005 елда Красноармейск шәһәре район белән берләштерелгән.

Халык үзгәртү

1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
46653[12] 32648 25866 24568 23404 25192 48739

Милли состав (2010): урыслар (87,9%), казакълар (1,8%), украиннар (1,6%), татарлар (1,3%), алманнар (1,3%).[13][14]

Административ бүленеш үзгәртү

Красноармейск районы составына 2 шәһәр җирлеге һәм 17 авыл җирлеге керә.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү