Кошман (лат. тат. Qoşman, рус. Кушманы, чуаш. Хушман - рөхсәтсез) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Урсак урманчылыгы бистəсе белəн бергә Кошман авылы җирлегенә керә.

Кошман, Qoşman
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кайбыч
Координатлар 55°24'42"тн, 48°15'32"кнч
Авыл җирлеге башлыгы Сафина Лилия Рəшит кызы
Халык саны 754 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 8437032

Элек Олы Кошман һәм Кече Кошман дип йөртелгән авыллар хәзер кушылып киткәннәр. Шуңа күрә аны Кошман авылы дип кенә йөриләр. Авыл халкы да шулай атап йөртә.

Казаннан 100, Олы Кайбычтан 5, Колангы тимер юл станциясеннән 15 чакрымда урнашкан. Авыл кырыеннан Кошмансу елгасы ага.

Тарих үзгәртү

Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры документларында, 15651567 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә, шулай ук татар халкының авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка тарихи чыганакларда еш кабатлана. XVIII йөзгә мөнәсәбәтле бер тарихи чыганакта (Д. А. Корсаков) Олы Кошман авылында йомышлы татарлар саны — 181, керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелә. Кошман суы буена утырган икенче Кошманда, ягъни Кече Кошманда йомышлы татарлар — 38, керәшен татарлары 10 кеше булган. А. Артемьев җыентыгындагы мәгълүматлар буенча, Кошман суы янындагы Олы Кошман авылында 87 хуҗалыкта 234 ир-ат һәм 232 хатын-кыз көн күргән, мәчет эшләгән. Кече Кошмандагы 87 йортта 234 ир-ат һәм 232 хатын-кыз исәпләнгән, гыйбадәт кыла торган бер йорт булган. 1898 елгы хезмәттә Олы Кошман һәм Кече Кошманда 738 татар кешесе яшәгәнлеге мәгълүм.

Кошман авылы оешу турында мондый риваять бар: «Кошман — бер елганың исеме. Бәрле суының көньяк тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгел. Кошман — элек рус авылы булган. Моннан 200 еллар чамасы элек Кошманга Бишбатман авылыннан мөселманнар күчеп утырган. Кошман руслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбен белгән кеше юк. Кошманның кайбер нәселләре Тәтештән килгәннәр. Кармыш баба — Болгардан чыккан адәм. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. Ике улы бар икән: берсе — Янкилде исемле, янә бер улы — Заид исемле. Заид исемле улы Юынчыда яшәгән, аннан соң аның нәселе Кошманга килгән. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән кеше булган. Аның улы Гомәр, аның улы Сәйфетдин, аның улы Фәхретдин, аның улы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. Аның улы Хәйретдиндер».

Элек Кошман авылын хәзерге Яшел Үзән районының Бишбатман авылы урынында булганлыгын авыл аксакаллары әле дә хәтерләрендә тоталар. Шушы авыл кешесе Әхмәтгали ага Сәет улы Сәетшин (1911 елда туган) сөйләве буенча, авылга бер нәсел Сембер якларыннан килеп утырган. Авыл халкы арасында балта осталары, вак сәүдәгәрләр һәм бабачылар яшәгән.

Авыл халкы, Иске Чәчкаб, Эрә Бакырчысы, Җуинчы (Сөнчәләй) һәм Акъегет авыллары халкы белән бергәләшеп, июнь башында Симек исемле җыен бәйрәме үткәргән.

Марсель Әхмәтҗанов, «Кошман силсиләсе»н тикшереп, түбәндәге фикерләрне әйтә: «Кошман әүвәлдән килгән бабачылар авылы буларак атаклы. Кошман авылыннан чыккан бабачы нәселләре Әлмәт, Баулы, Ярмәкәй төбәкләрендә очрыйлар. Арча төбәгендәге Масра авылларының да Кошманга бәйләнеше бар. Барлык шәҗәрә текстларын чагыштырып караганда, Сәлман Фарси, Идегәй нәселләренең Нугай урдасыннан чыкканлыгы тоемлана». Кошман авылына нисбәте булган шәҗәрә—«Мөхәммәт Хәмитов шәҗәрәсе».

Халык авылларны кайвакыт Олы Кошман һәм Кече Кошман дип атый. Кече Кошман суның аргы ягында. Элек Олы Кошманда йортлар саны — 336, Кече Кошманда 150 ләп булган. Хәзер авыл үсә бара, анда барысы 500 гә якын хуҗалык исәпләнә.

Авылда Олы Кошман һәм Кече Кошман зираты дигән зиратлар бар. Аларда каен агачлары бик мәһабәт булып үсеп утыралар. Зиратлар тәртиптә, тирә-юньнәре рәшәткә белән тотып алынган. Авылда әле тагын Изгеләр зираты дип аталган зират та бар. Халык аны да карап, чистартып тора.

Чукындыру сәясәте вакытында авыл халкы күрәсең чукындырылган булган. Халык сөйләве буенча, Әтрәч зиратын керәшеннәр зираты дип атаганнар. Мәетләрне аерым күмгәннәр.

Кошман авылы тирәсендә географик берәмлекләр, ягъни елга-инешләр (җирле халык аларны чокыр, чыгыр дип йөртә), кизләү-чишмәләр, күл-сазлыклар, чалу-болыннар, басу-ышна-лар, үзән-иңкүлекләр бик күп. Елга-инешләрдән: Бәрле, Кош-ман суларына Куян атавы, Олы күпер, Дуңгыз аланы, Ташлы кизләү, Уйдар башы, Баскыч алан, Чик, Карлыган үзәк, Мөкәч инеше, Урта капка, Мәдрәсә астындагы инеш, Кабык күпер чокырлары һ. б. Бу төбәктә кизләү-чишмәләрне икенче төрле улак дип атыйлар. Аларның исемнәре түбәндәгечә яңгырый: Кошман башы, Ташлы, Үти күле кизләве, Авыл, Мөкәш, Корми чыгыры кизләве, Борһан абзый, Хәйрулла абзый, Урта урам кизләүләре һ.б. Бу кизләүләр әле дә бар. Күлләр: Үти, Тирән, Янган, Күчәк, Озын күл һ.б.

Шунысы куанычлы: авыл суга бик бай. Чишмә-кизләүләр янына тагын коелар да өстәлә. Яңа урам, Насыйбулла абзый, Тимерша коелары һ. б. бар. Коеларны да, кизләүләрне дә халык кадерләп карый, чиста тота, буралар бурый, улаклар ясый. Авылның суга бай икәнлеген су тегермәннәренең күп булганлыгыннан да аңлыйсың. Халык телендә әле онытылмый йөри торган тегермән атамаларыннан Морзахан, Нәгьми, Насыйри, Тимерша, Хәсән, Яшип, Хәйретдин, Әхмәдулла, Салави тегермәннәрен әйтергә мөмкин. Тегермәннәр янында тегермән буалары булган. Буа янындагы басуларда иген ишелеп уңган, болын-үзәннәрдә печән калын булып үскән.

Авыл тирәсендә таулар байтак: Тукый, Имәлле, Эшләпә таулары, Җәкәнә кашы һ. б. Җәкәнә кашын авыл халкы икенче төрле Алып бабай чабата каккан тау дип тә йөртә. Эшләпә тавын да Алып бабай белән бәйлиләр. Имеш, ул урында эшләпәсен салып, тузанын каккан һәм шул урында кечерәк кенә тау барлыкка килгән. Алып гәүдәле зур кешеләр турында күп төрле легенда-риваятьләр бар. Мәсәлән, бер риваятьне 1135 елда Болгар шәһәрендә гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати язып алган. Ул «Дәфгый һәм аның сеңлесе» дип атала.

«Биш йөз егерменче елда[1] мин Болгарда гъад[2] халкы токымыннан булган тере кеше күрдем. Аның буе җиде терсәктән артык иде. Аны Дәфгый дип атап йөртәләр. Култык астына кечкенә баланы кыстырган кеше шикелле, ул атны үзенең култык астына кыстыра торган иде. Һәм болай булган: бу өлкәдә сугыш чыккан вакытларда, кулына таяк тоткан шикелле, ул үсеп утырган имән агачын йолкып алып кына сугышкан; әгәр дә аның белән филне сукса, ул, һичшиксез, аны үтерер иде.

Ул ихтирамлы иде. Минем белән очрашкан вакытта, ул миңа сәлам бирә һәм хөрмәт итә иде. Ә мин аның белән исәнләшкән вакытта, минем башым аның тик түбәнге кабыргаларына кадәр генә җитә иде. Шундый ук зурлыкта аның сеңлесе бар иде. Ул да Болгар шәһәрендә яшәде. Бервакытны ул ирен үзенең күкрәгенә кыскан һәм аның кабыргаларын сындырган да, ире шунда ук үлгән, дип сөйләделәр. Аның иренең исеме Адәм булган.

Болгар шәһәрендә бер мунчадан башка, ул хатынны сыйдыра торган башка мунча булмаган. Бу мунчаның биеклеге аның буена яраклы итеп эшләнгән. Мунчаның ишекләре дә киң булган».

Алып баба белән бәйләнешле атамалары булган авыллар шактый борынгы чорларда оешалар. Алыпка мөнәсәбәтле тау-калкулыкларга татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри да игътибар итә һәм аларны борынгылык белән бәйли.

Тирә-юньдәге юл, күпер, болын-чалу һ. б. атамаларны халык әле дә хәтерендә саклый: монда һәр географик берәмлекнең исеме һәм кадере бар дияргә була. Юллар: Киртәле башлаш, Югары Мөрәле, Әпләс, Түбән Мөрәле, Шомырт, Күлләр юлы, Ашата елга юлы, Бия, Айтуган, Маһи яисә Алпавыт юллары һ. б. Болын-чалу исемнәре байтак: Алпавыт чалуы, Таллык буе чалуы, Түбән тыкрык чалуы, Югары тыкрык чалуы, Казанбакты чалуы, Солдатлар атавы чалуы һ. б. Күперләр: Чик күпере, Кабык күпер, Олы күпер һ. б.

Халык телендә кулланыла торган ышна басуы исемнәре бу тирәләрнең элек тоташ урман булуы хакында сөйли. Мәчет ышнасы дигән урынның агачын мәчет салу өчен кискәннәр. Нәгьми ышнасы җирен Нигъмәтулла исемле кеше агачтан чистарткан.

Авылның сул ягында заманында исемнәре белән дан тоткан атаклы Кайбыч урманнары сузылып киткән. Анда күз явын ала торган матур чәчәкләр үсә, күп төрле исемдәге агачлар шаулый. Җәен дә, кышын да ямь-яшел булып утыручы нарат урманы да бар. Ә бераз уңдарак мәһабәт [[имән]] урманы шаулый. Аннан соң чикләвек куаклары китә.

Авылда ике мәчет эшли, теләгән кешегә дин сабагы өйрәтелә.

Халык саны үзгәртү

2002 2010 2019
841 789 754

Милли составы (2010): татарлар — 100%.

Күренекле кешеләр үзгәртү

1895 елның 14 апрелендә Кече Кошман авылында Октябрь революциясенә кадәр үк матбугатта шигъри әсәрләре белән исеме күренгән һәм 20 нче еллар татар поэзиясендә актив эшләгән шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтов) туган. Ул 1939 елда вафат була, кабере — Кече Кошман авылы зиратында.

Социаль өлкә үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Милади белән 1135 ел.
  2. Гъадлар — зур гәүдәле легендар халык. Коръәндә гъадлар, Һуд пәйгамбәрнең динен кабул итмәгән өчен, Алла тарафыннан юк ителгән диелә.

Чыганаклар үзгәртү