Кофи Аннан

7 нче БМО Генераль сәркатибе (1997 – 2006), ганалы дипломат

Кофи Атта Аннан (1938 елның 8 апреле2018 елның 18 августы) – ганалы дипломат, ул 1997 елның гыйнварыннан 2006 елның декабренә кадәр Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе вазыйфасында хезмәт итте. Кофи Аннан һәм БМО 2001 елда Тынычлык өчен Нобель бүләге иясе булдылар[1]. Ул Кофи Аннан вакыфына нигез салучы һәм аның рәисе иде, шулай ук Нельсон Мандела нигезләгән «Аксакаллар» халыкара оешмасының җитәкчесе булды.[2][3]

Кофи Аннан
7 нче БМО Генераль сәркатибе
Вазыйфада
1997 елның 1 гыйнвары – 2006 елның 31 декабре
Аңа кадәр Бутрос Бутрос Гали
Дәвамчысы Пан Ги Мун
Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Гарәп лигасының Сүриядәге вәкиле
Вазыйфада
2012 елның 23 феврале – 2012 елның 31 августы
Аңа кадәр вазыйфа оештырылган
Дәвамчысы Лахдар Брахими
Туган 8 апрель 1938(1938-04-08)
Кумаси, Алтын Яр (хәзерге Гана)
Үлгән 18 август 2018(2018-08-18) (80 яшь)
Берн, Швейцария
Җефет Нане Аннан[d] һәм Тити Алакийа[d]
Әни Роуз Эсһан[d]
Әти Һенри Реҗинальд Аннан[d]
Белем Кваме Нкрума университеты, Макалистер көллияте, Женева халыкара мөнәсәбәтләр институты, Массачусетс технология институты

Аннан Кумаси шәһәрендә туа, аннан Макалистер көллиятендә икътисад өйрәнә, Женева институтында халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә укый, Массачусетс технология институтында идарә эшен өйрәнә. 1962 елда БМОда эшли башлый, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының Женевадагы офисында хезмәт итә. Шуннан соң БМО штаб-фатирларында төрле вазыйфаларны билгели, шул исәптән 1992 елның мартыннан 1996 елның декабренә кадәр Генераль сәркатипнең урынбасары буларак тынычлык урнаштыру эшләрен җитәкли. БМО Иминлек шурасы 1996 елның 13 декабрендә аны Генераль сәркатип итеп билгели, соңрак Генераль ассамблея бу карарны раслый. Шулай итеп ул БМО хезмәткәрләре арасыннан билгеләнгән беренче генераль сәркатип була. 2001 елда ул яңа мөддәткә сайлана. 2006 елның 31 гыйнварында эш мөддәте тәмамлана, аның эшен Пан Ги Мун дәвам итә.

Генераль сәркатип вазыйфасын биләгән елларда Аннан БМОның катлаулы бюрократия системасына үзгәрешләр кертә; КИВ (ВИЧ) инфекциясенә каршы көрәшә, аеруча Африкадагы программаларны көчәйтә; БМО Дөньякүләм килешүен башлап җибәрә. Иминлек шурасын киңәйтмәгән өчен аны бик каты тәнкыйтьлиләр, «Ризык өчен Нефть» программасы белән бәйле тикшерү эшләре башлагач, аның үзеннән дә сорау алалар.[4] БМОдан киткәч, ул 2007 елда халыкара үсеш юнәлешендә эшли торган Кофи Аннан вакыфын нигезли. 2012 елда Аннан БМО һәм Гарәп дәүләтләре Лигасының Сүриядәге уртак махсус вәкиле итеп билгеләнде.[5][6] Ул һаман дәвам итә торган конфликтның чишелешен табарга булышырга тиеш була, әмма БМОның тиешенчә эшләмәве, уңышка ирешә алмавы аркасында бу вазыйфадан баш тарта[7][8]. 2016 елның сентябрендә Мьянмада мөселманнарны җәберләүне тикшерергә тиешле БМО махсус комиссиясен җитәкли.[9]

Кофи Аннан 2018 елның 18 августында озакка сузылмаган авырудан соң Швейцариядә, Берн шәһәрендә вафат булды. БМО гамәлдәге Генераль сәркатибе Антониу Гутерреш Кофи Аннан тынычлык чемпионы һәм көчне игелеккә юнәлтүче шәхес иде дип әйтте.[10]

Шәхси тормыш һәм үлем үзгәртү

1965 елда Кофи Аннан аксөяк гаиләсендә туып-үскән нигерияле Тити Алакийага өйләнә. Берничә елдан соң аларның кызлары Ама һәм соңрак уллары Коджо туа. 1970-еллар ахырында гаилә таркала башлый,[11] һәм алар 1983 елда рәсми рәвештә аерыла.[12] 1984 елда Аннан Нана Аннанга – БМОдагы швед милләтле юрист һәм атаклы Рауль Уалленбергның туганына – өйләнә.[13] Нананың беренче никахта туган кызы Нина бар

Кофи Аннан озакка сузылмаган авырудан соң 2018 елның 18 август иртәсендә Швейцариянең Берн шәһәрендә вафат була.[14][15][16]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Kofi Annan - Biographical. 12 September 2016 тикшерелгән.
  2. Annan, Kofi. The Nobel Peace Prize 2001. nobelprize.org. 25 July 2013 тикшерелгән.
  3. Kofi Annan | Ghanaian statesman and secretary-general of the United Nations. 12 September 2016 тикшерелгән.
  4. The Verdict on Kofi Annan, The New York Times (30 March 2005). 12 сентябрь 2016 тикшерелде.
  5. United Nations Department of Political Affairs - Syria. Un.org (19 October 2012). әлеге чыганактан 3 May 2013 архивланды. 29 March 2013 тикшерелгән.
  6. Marcus, Jonathan (28 February 2012). Syria unrest: Opposition seeks arms pledge. BBC News. 29 March 2013 тикшерелгән.
  7. Kofi Annan resigns as UN Syria envoy. The Times of India (2 August 2012). 2 August 2012 тикшерелгән.
  8. Kora Award winners announced (20 November 2000). әлеге чыганактан 2017-03-25 архивланды. 30 June 2016 тикшерелгән.
  9. Kofi Annan vows to lead impartial Myanmar mission. 12 September 2016 тикшерелгән.
  10. Statement by the Secretary-General on the passing of former Secretary-General Kofi Annan. United Nations Secretary-General (18 August 2018). 19 August 2018 тикшерелгән.
  11. No Peace for Kofi. New York Magazine. 18 August 2018 тикшерелгән.
  12. Kofi Annan Fast Facts. CNN International. 18 August 2018 тикшерелгән.
  13. Leney-Hall, Katya (2012). "Annan, Kofi Atta". in Akyeampong, Emmanuel K.; Gates, Henry Louis Jr.. Dictionary of African Biography. Volume I. Oxford; New York: Oxford University Press. p. 238. ISBN 978-0-195-38207-5. https://books.google.dk/books?id=39JMAgAAQBAJ&pg=PA238. Retrieved 18 August 2018. 
  14. Kofi Annan, former UN chief, dies at 80, BBC. 18 август 2018 тикшерелде.
  15. Former UN chief Kofi Annan dies. Al-Jazeera. 18 August 2018 тикшерелгән.
  16. Former UN chief Kofi Annan dies at 80 (en-GB), BBC News (18 August 2018). 18 август 2018 тикшерелде.