Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев

Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев[1] – татар морзасы, XVIII гасырның беренче яртысында рус патшаларының көнчыгыш сәясәтенә зур өлеш керткән дәүләт эшлеклесе, дипломат.

Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев, Котлымбәт
Туган 1674(1674)
Ханкирмән
Үлгән 1766(1766)
Тирсә
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, дипломат
Балалар Йосыф Тәфкилев

Руслар аны Чиләбе каласына нигез салучы буларак хөрмәтли.[2]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Тәфкилевләр фамилиясе XVI гасырның 40нчы елларында Казан ханы Шәех-Галидән китеп рус хезмәтенә күчкән Тәүкилде дигән кешедән башланган.[3] Котлымөхәммәтнең бабасының атасы Уразали Касыймда һәм башка өязләрдә җирләр биләгән. Атасы Мәмәш (төрле чыганакларда Мәмәт, Рамазан) Тәфкилев – Илчелек приказында[4] тылмач, ә Котлымөхәммәт үзе – Чит илләр коллегиясендә тылмач булып хезмәт кыла.

Котлымөхәммәтнең күтәрелүе Петр I башлаган Рус-Төрек сугышлары белән бәйле. 1711 елгы Прут походыннан башлап, ул патшаның даими тәрҗемәчесе. Патша кушуы буенча, 1716 елда ул яшерен экспедиция белән Фарсы иле аша Һиндстанга «сәүдә ысулларын» һәм «алтын чыгару юлларын өйрәнергә» җибәрелгән. Төрки телләрне һәм фарсычаны белүе аңа ярдәм итмәгән. Фарсыстанда Тәвкилев әсирлеккә эләккән һәм аннан бары тик 1718 елда гына коткарылган.[5]

1722-1723 елларда «Фарсы походы»нда патшаның тылмачы

Петр-патша үлеменнән соң Тәфкилев Оренбург краенда хәрби-административ эштә, Казагыстан һәм Урта Азия белән элемтәләр өчен җавап бирә. 1731-1733 елларда ул дипломатик миссия җитәкчесе буларак, Кече Җүзне (Көнбатыш Казакъстан) Россия протектораты астына керүен берүзе диярлек оештырган.[6]

1736 елда императрица Анна Иоанн кызы боерыгы белән полковник исеме бирелә. 1755 елдан Сенат карары белән – генерал-майор.

Патшабикә Екатерина IIнең көнчыгыш эшләре буенча аны киңәшкә чакырулары билгеле.

Тирсә авылында җирләнгән, җәсәде Тәфкилевләрнең нәсел мавзолеенда сакланган (1944 елда туздырылган).

Алпавыт Тәфкилевнең биләмәләре үзгәртү

Патша әмере белән чукынырга теләмәгән башка татар морзаларыннан аермалы буларак, Тәфкилевләр үзләренең Касыйм тирәсендәге җирләрен саклап калганнар. Алай гына түгел, Тәфкилев төрле юллар белән 20ләп җирдә биләмәләр булдырган. Мәсәлән, 1713 елда ул татар кенәзләре Яушевлардан Тирсә һәм Мордыби авылларын сатып ала. Аларга Касыйм өязеннән татар крепостнойларын китереп утырткан. Анна Иоанн кызы 1735 елда аңа 1000 татары белән бергә Балтач авылын авылын «бүләк итә».[7] Котлымөхәммәт Тәфкилевнең Россия дәүләте бюрократиясендә аерым урын тотуы турында шушы характерлы факт та сөйли. Башка татар алпавытларына диндәшләрен коллыкта тотарга шәригать кушмый, ә мөселманнарга рус коллар тотуны хөкүмәт тыя. Улы Йосыфка ул Уфа наместничествосында 897 «җан» игенче, Вятка губернасында — 1130, Рязань губернасында — 83 «җан» васыять итеп калдырган. Лаеклы ялга чыккач, Тәфкилев сәнәгатьчелек белән шөгыльләнеп карый. Барҗы елгасы буенда аның бакыр кою заводы эшли башлый. Мөселман-татарларга тимерчелек һәм металл кою тыелса да, Тәфкилев заводына ул тыю карамый.

Тарихтан билгеле булганча, әлеге авыллар халкы крепостной булырга теләмичә, морзаларга каршы даими баш күтәргән.

Исемен мәңгеләштерү үзгәртү

Борынгы татар һәм башкорт көе «Тәфтиләү»нең килеп чыгышын Котлымөхәммәт Тәфкилев исеме белән бәйлиләр. Ләкин чынлыкта ул аның оныгы, мөфти Сәлигаскәр-морза гаиләсендәге күңелсезлек белән бәйле булуы мөмкин.[8]

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фамилиясе биредәгечә язылган: «Риза Фәхретдин үзенең мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә «Тәүкилев» язылышын кулланган. Без исә фәнни әдәбиятта урнашкан гадәт буенча «Тәфкилев» дип яздык. Кайбер авторлар «Тәвкилев» рәвешен дә куллана».
  2. Чиләбегә нигез салучының ядкарен кем мәңгеләштерер?(рус.)
  3. «Татарские, тюркские, мусульманские фамилии». EdwART, 2009
  4. Хәзер Тышкы эшләр министрлыгы дип аталыр иде
  5. Татар басма китабының чишмә башы(үле сылтама)
  6. А. И. Левшин.Описание Киргиз-казачьих или киргиз-кайсацких орд и степей
  7. Чиләбе энциклопедиясе(рус.)
  8. Габдулла Тукай. Халык әдәбияты