Король Габдулла I мәчете

Король Габдулла I мәчете (гарәп. مسجد الملك عبد الله الأول‎, мәсҗит әл-Мәлик Габдуллаһ әл-әүвәл) — Иордания башкаласы Амман шәһәрендә 1982 һәм 1989 еллар арасында төзелгән мәчет. Намаз бүлмәсендә берьюлы 3000 мөселман дога кыла ала. 2006 елга кадәр ул Амманның иң зур мәчете санала.

Мәчет
Король Габдулла I мәчете
гарәп. مسجد الملك عبد الله الأول
Ил Иордания
Шәһәр Амман
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 19821989 еллар
Халәте гамәлдә

Мәчет архитектурасы зәңгәр мозаикалы гөмбәзе белән үзенчәлекле.

Мәчет комплексы — Амманның киң таралган туристлык үзәге.

Тарих үзгәртү

1989 елда бабасы — Иорданиянең беренче короле (1946—1951) Габдулла ибне Хөсәен (1882—1951) хөрмәтенә Иордания короле Хөсәен бин Талал(ингл.) тарафыннан төзелгән.

2006 елның 11 апреленнән Король Габдулла I мәчете «Иордания Милли мәчете» булудан туктый. Ул исемгә 20042005 елларда Габдулла І нең әтисе Хөсәен ибн Гали әл-Хашими истәлегенә төзелгән Король Хөсәен мәчете(ингл.) лаек булган.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү