Корнилов фетнәсе

Корнилов фетнәсе яки Корнилов баш күтәрүе, Корнилов чыгышы - 1917 елның августында (сентябрендә) Россия Армиясенең Югары сәргаскәре Лавр Корнилов тарафыннан Россиядә "каты хакимият"не торгызу максатыннан хәрби диктатураны урнаштыру уңышсыз тырышуы.

Генерал Лавр Корнилов
Офицерлар Корниловны сәламлиләр

Баш күтәрү Россиядә кискен иҗтимагый-сәяси кризис фонында һәм Вакытлы хөкүмәтнең абруе төшкән чорында уза. Корнилов сул көчләр, аеруча большевиклар хакимияткә килүен булдырмаска тырыша.

Шул шартларда Корнилов Вакытлы хөкүмәтнең истигъфага китүен, үзенә гадәттән тыш вәкаләтләрне бирергә таләп итә һәм "Ватанны коткару" программасын (ил хәрбиләштерү, инкыйлаби-демократик оешмаларны юк итү, үлем җәзасын кертү һ.б.) тәкъдим итә. Вакытлы хөкүмәтнең рәисе Керенский башта шул программаны хуплый, ләкин "үз вакытында булмаган" дип таный.

Тарих үзгәртү

 
Александр Керенский - Вакытлы хөкүмәтнең икенче рәисе (июль-октябрь)

Июль вакыйгалары (1917) нәтиҗәсендә сул көчләр эзәрлекләнә башлый, Советлар кысрыклап чыгарыла, "ике хакимиятлек" тәмамлана һәм буржуазия торышы көчәя.

Инкыйлаб башында популяр булган Вакытлы хөкүмәт, меньшевиклар, эсерлар, кадетлар җәен бөтен популярлыгын югалта, ә большевикларның популярлыгы киресенчә арта бара.

Буржуазия Вакытлы хөкүмәткә ышанычын югалта һәм илдә тәртипне тик хәрби диктатура урнаштыра ала дип саный башлый.

12-15 августта Мәскәүдә Дәүләт киңәшмәсе җыела, җирле Советлар кертелми, киңәшмәдә кадетлар һәм монархистлар күпчелекне тәшкил итәләр. Анда Советларны юк итү, ил хәрбиләштерү, инкыйлаби-демократик оешмаларны юк итү, үлем җәзасын кертү һ.б. программасы тәкъдим ителә. Шул Мәскәүдәге Дәүләт киңәшмәсендә Керенский тарафдарлары азчылыкта калып тора. Кадетлар "каты тәртипне" яклый, Корнилов - хәрби диктаторга нәмзат булып сайланыла.

Баштарак Керенский җитәкләгән Вакытлы хөкүмәт хәрби түнтәрелешне яклый һәм 6 августта Корниловны Югары сәргаскәре итеп билгеләнә. Ул вакытта Корнилов гаскәрләрдә бик популяр була.

Низаг үзгәртү

20-24 августта Вакытлы хөкүмәт белән киңәш итмичә, Корнилов җитәкләгән Ирәктә Петроградта хәрби хәлне кертү хакында әмерне әзерли һәм Офицерлар Берлеге большевикларны кулга алырга ниятли. Керенский шул планны куркып, борчыла башлый.

Курку тараткан шәхес үзгәртү

 
Курку тараткан шәхес - Владимир Львов
 
Йогынты ясалган телеграммалар

Вакытлы хөкүмәтнең элекке вәкиле, хәйләсез, акылга сай булып саналган кеше - Владимир Львов көтмәгәндә Россия киләчәгенә хәлиткеч йогынты ясый һәм бөтен тарихны үзгәртә [1].

22 августта Владимир Львов Керенский һәм Ирәк арасында арадашчы вазифаларын башкарырга тырыша, ул Керенскийне бик куркыта: "әгәр сез Советларны бетермәсәгез, һәлак булачаксыз. Сез уң көчләргә таянып, яңа хөкүмәтне төзергә тиешсез." Шуны әйтеп, Львов Корнилов Ирәгенә китә, анда Корнилов кисәтә: "Керенский һәм Савинков Петроградта булганда, һәлак булыр, шуңа күрә аларга Ирәккә килергә киңәш итәм, чөнки хәрби хәл вакытында беркемгә иминият бирә алмыйм".

26 августта Львов Керенский белән очрашып, Корнилов сүзләрен тапшыра, Керенский ул сүзләрдә туры ультиматум күрә һәм "хакимияттән баш тарту, Ирәккә килү" таләпләрен күз алдында китерә, хәттә үз үтерүе әзерләвен күзаллый.

Курку җимешләре үзгәртү

26 августта Керенский хөкүмәт утырышында сәргаскәр Корнилов эш итүләрен - "фетнә" дип игълан итә.

27 августта Керенский Корниловка "сәргаскәр урыныннан китү таләбе" белән телеграмманы җибәрә. Корнилов Керенскийгә "Крымов корпусы Петроградта 28 нче августта булачак, 29 августта хәрби хәлне кертегез" дип телеграмманы җибәрә. Шуны алып, Керенский паникада булганда, матбугатта "Корнилов хакимиятне таләп итүен" бастырып чыгара. Җавабында Корнилов Вакытлы хөкүмәтне хыянәттә һәм большевиклар белән хезмәттәшлектә гаепли һәм сәргаскәр урыныннан китәргә баш тарта.

28 августта Керенский "Корнилов - фетнәче" дигән әмер чыгара. Корнилов "барлык хакимиятне кабул итәм" дип игълан итә. Шулай ук Корнилов Керенскийне Казан һәлакәтен әзерләүдә гаепли.

Корнилов чыгышын Офицерлар Берлеге, Офицерлар оешмалары, Алексей Каледин, дүрт фронт сәргаскәре яклый.

Җиңелү үзгәртү

28 августта Крымов корпусы Луга шәһәрен басып ала.

Керенский большевиклардан ярдәм сорарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә большевик агитаторлары, талпадан торган Кызыл гвардия Крымов корпусын туктата.

Крымов Петроградта Керенский белән сөйләшүгә бара, сөйләшүләрдән соң ул үз-үзен үтерә.

28 августта Корнилов, генерал Деникин, Марков, Эрдели кулга алына һәм Быхов аресты астына куела. Октябрь инкыйлабыннан соң 19 ноябрьдә алар Быховтан Донга качып, Иреклеләр гаскәрен төзи башлый.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Корнилов чыгышының уңышсызлыгы большевиклар өчен хакимияткә юл чистарта. Уң көчләр җиңелә, аларның оешмалары җимерелә, ә Советлар эшчәнлеге торгызыла, Июль кризисыннан соң кулга алынган большевиклар азат ителә.

Әдәбият үзгәртү

  • Цветков В. Ж. «Лавр Георгиевич Корнилов»
  • С. В. Волков. Трагедия русского офицерства
  • Зимина В. Д. Белое дело взбунтовавшейся России: Политические режимы Гражданской войны. 1917—1920 гг. М.: Рос. гуманит. ун-т, 2006. 467 с. (Сер. История и память). ISBN 5-7281-0806-7
  • Мельгунов, С. П. Как большевики захватили власть. «Золотой немецкий ключ» к большевистской революции / С. П. Мельгунов; предисловие Ю. Н. Емельянова. — М.: Айрис-пресс, 2007. — 640 с.+вклейка 16 с. — (Белая Россия). ISBN 978-5-8112-2904-8
  • Волкова И. Русская армия в русской истории. — М.: Яуза, Эксмо, 2005. — 640 с., ил. ISBN 5-699-09557-8
  • Кенез, Питер Красная атака, белое сопротивление. 1917—1918 / Пер. с англ. К. А. Никифорова. — М.: ЗАО Центрполиграф, 2007. — 287 с — (Россия в переломный момент истории). ISBN 978-5-9524-2748-8
  • Милюков П. Н. Ликвидация выступления Корнилова. (Враги о большевиках и пролетарской революции.) МПКомпания АКВАРЕЛЬ, 1991. По изданию Революция и гражданская война в описаниях белогвардейцев. Составил С. А. Алексеев. В 5-ти томах. Госиздат, М. — Л., 1926 год.
  • Костин А. Л. Посеяли ветер — пожали бурю. — М.: Гелиос АРВ, 2004. — 224 с., ил. ISBN 5-85438-111-7
  1. https://www.youtube.com/watch?v=p8z_uQQvXfU Развитие революции в период с июльского кризиса до октября 1917 года