Корманбәк Бакиев


Корманбәк Сәли улы Бакиев ( кырг. Салы уулу Курманбек Бакиев; 1949 елның 1 августы, Масадан, Җәлал-Абад өлкәсе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Кыргызстан сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, «Кыргызстан халык хәрәкәте» сәяси блогы лидеры (2004—2005). Кыргызстан премьер-министры (2000—2002 һәм 2005). Кыргызстан Республикасы президенты (2005—2010).

Корманбәк Бакиев
Туган телдә исем кырг. Курманбек Сали уулу Бакиев
Туган 1 август 1949(1949-08-01)[1][2][3] (74 яшь)
Масадан[d], Сузакский район[d], Җәлалабад өлкәсе, Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Яшәгән урын Минск
Ватандашлыгы  Кыргызстан
Әлма-матер Самар дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Ак жол[d], Народное движение Кыргызстана[d] һәм бәйсез[d]
Җефет Татьяна Бакиева[d][4]
Балалар Максим Курманбекович Бакиев[d]

 Корманбәк Бакиев Викиҗыентыкта

2010 елның 7-15 апрелендә революция барышында оппозиция тарафыннан төшерелә һәм илне ташлап китә, Беларусиядә сәяси эмиграциядә урнашкан.

Тормыш юлы үзгәртү

Корманбәк Бакиев 1949 елның 1 августында Кыргыз ССРның Масадан авылында туа. Әтисе Сәли Бакиев колхоз рәисе була, гаиләдә җиде малай була[5]. Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда Куйбышевтагы Масленников исемендәге заводның II разрядлы дозаторы, аннары 1971 елда балык комбинатының йөк төяүчесе булып башлый. 1974—1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тәмамлаганнан соң Корманбәк Куйбышевка кайта, анда Масленников исемендәге заводта III разрядлы автоматчы, аннары V разрядлы электромеханик, мәгълүмати-исәпләү үзәге инженер-электригы булып эшли.

1978 елда Корманбәк Бакиев Куйбышев политехника институтының автоматика һәм үлчәү техникасы факультетын, ЭВМ белгечлеге буенча тәмамлый[6]. 1979 елда Җәлал-Абадка күчеп килә, анда штепсель разъем заводы өлкән инженеры вазыйфасына билгеләнә. 1985 елда Бакиев Күк-Җаңгак шәһәрендә ССРБ электрон сәнәгать министрлыгының «Профиль» заводы директоры була[6].

Сәяси карьера үзгәртү

1990 елда СБКФның Күк-Җаңгак шәһәр комитетының беренче секретаре, аннары халык депутатларының шәһәр советы рәисе була. 1992 елда Җәлал-Абад өлкәсенең Тугыз-Тора районы дәүләт администрациясе башлыгы, ә 1994 елда Кыргызстанның дәүләт милке фонды рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1995—1997 елларда ул Җәлал-Абад өлкә дәүләт администрациясе акиме. 1997 елдан 2000 елга кадәр Чуй өлкәсе дәүләт администрациясен җитәкли.

2000 елның 21 декабрендә Кыргызстан премьер-министры итеп билгеләнә. 2001 елның февралендә Үзбәкстан премьер-министры Уткир Солтанов белән яшерен «Кыргызстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында дәүләт чиген делимитацияләүнең хокукый нигезләрен җайга салу турында» меморандумга кул куя[7].

2002 елның 22 маенда Корманбәк Бакиев, шулай ук президент администрациясе башлыгы Аманбек Карыпкулов һәм эчке эшләр министры Темирбек Акматалиев президент тарафыннан кабул ителгән отставкага китү турында үтенеч язганнар[8].

2002 елның октябрендә Бакиев Ала-Бука сайлау округы буенча Кыргызстан Республикасының Жогорку Кеңеш депутаты итеп сайлана. 2003 елның февралендә «Кыргызстан төбәкләре» үзәк депутатлар төркеме составына керә. 2004 елдан — «Кыргызстан халык хәрәкәте» сәяси көчләр берләшмәсенең үзәк советы рәисе. 2005 елда яңадан Кыргызстан премьер-министры итеп билгеләнә.

«Тюльпан революциясе» үзгәртү

2005 елда Кыргызстан президенты Әскар Акаев отставкасы таләпләре белән оппозициянең массакүләм чыгышлары уза. Бу вакыйгалар «Тюльпан революциясе» дип аталган. 2005 елның 24 мартында Әскәр Акаев илдән китәргә мәҗбүр була.

Премьер-министр Корманбәк Бакиев чираттан тыш президент сайлауларына кадәр дәүләт башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкарган. Төп кандидатлар булып Бакиев үзе һәм оппозиция лидеры Феликс Кулов саналган. Әмма Кулов үз кандидатурасын Бакиев файдасына кире алган һәм Куловның җиңү очрагында премьер-министр итеп билгеләүне вәгъдә итә.

Кыргызстан президенты үзгәртү

 
Корманбәк Бакиев Дмитрий Медведев белән, 2009 елның 1 августы

Президент булгач, Бакиев «Тюльпан революциясе»дә катнашкан оппозициянең кайбер лидерларын югары урыннарга билгели. Премьер-министр итеп Феликс Кулов билгеләнә.

2007 елның 9 февралендә Бакиев Кыргызстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү нияте турында белдерә. Түбәндәге үзгәрешләр тәкъдим ителә:

  • премьер-министр постын бетерү; дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларының функцияләре бер зат тарафыннан башкарылачак.
  • парламент партияләрдән депутатларның өчтән икесенә, ә өчтән беренә — территориаль округлардан депутатларның өчтән бере белән төзелергә тиеш.

2007 елның 21 октябрендә Кыргызстанда Конституциянең яңа редакциясе буенча референдум уза, аның өчен сайлаучыларның 76,1% тавыш бирә[9]. Икенче көнне Бакиев парламентны куллану турындагы указга кул куя[10].

Тышкы сәясәт үзгәртү

2009 елда Россия җитәкчелеге белән очрашуда Бакиев президент Дмитрий Медведевка Манас аэропортында Америка хәрби базасын ябарга вәгъдә бирә. Җавап итеп, Россия Кыргызстанга 1,7 миллиард АКШ доллары күләмендә кредит бүлеп бирергә вәгъдә итә[11]. 2009 елның 19 февралендә Кыргызстан парламенты базаны ябу өчен тавыш бирә[12]. Әмма шул ук елның 22 июнендә үк Бакиев АКШ җитәкчелеге белән Манас базасын «транзит ташулар үзәге»нә үзгәртеп кору турында килешкән. Бу маневр Россия һәм Кыргызстан мөнәсәбәтләрендә җитди салкынлык тудыра[13].

Курманбәк Бакиев Кыргызстан премьер-министры сыйфатында, президент Әскәр Акаев белән беррәттән, Кытай белән Кытайга Узенгу-Куша территориясен тапшыру турындагы килешүгә кул куя. Кыргызстан территориясенең бер өлешен Кытайга тапшыру тиздән Аксый вакыйгаларына китерә (хәрбиләр Акса халкына ут ачалар).

Президент сайлаулары үзгәртү

2009 елнып 23 июленде Кыргызстанда президент сайлаулары уткерелә. Гамәлдәге президент Корманбәк Бакиев 90% тавыш җыя. Күзәтүчеләр бу сайлауларның гаделлегенә шикләнгәннәр[14][15]. 2009 елның 2 августында инаугурация уза, анда Бакиев Кыргызстан Президенты вазыйфасына икенче срокка керә.

Төшерү һәм эмиграция үзгәртү

 
Корманбәк Бакиевның отставкага китү турында гариза

2010 елда Бакиев отставкасы таләпләре белән оппозициянең массакүләм чыгышлары була. Оппозиционерларның Эчке эшләр министрлыгы белән бәрелешләре 2010 елның 7 апрелендә Кораллы революциягә күчә, аның барышында оппозиция тарафдарлары Бишкәк башкаласын һәм төп административ биналарны алалар. Бакиев башкаладан Җәлал-Абад өлкәсенә кача.

 
Күтәрелгәннәр Бишкәктә Жогорку Кеңеш бинасын яулап алалар. 2010 ел

8 апрельдә Бакиев мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Ул отставкага китүдән баш тарткан[16].

15 апрельдә Җәлал-Абадта оппозиция лидерлары һәм Бакиев арасында сөйләшүләр уза. Оппозиция басымы астында Бакиев куркынычсызлык гарантиясенә алмашка отставка турындагы карарны имзаларга риза була. 16 апрельдә, Казакъстанда булганда, Кыргызстан президенты постыннан отставкага китү турында гариза имзалый[17].

19 апрельдән Курманбек Бакиев Беларусиядә. Анда Президент Александр Лукашенко аңа сәяси сыеныр урын биргән[18][19][20].

27 апрельдә Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте президент Корманбәк Бакиевны хакимияттән читләштерү һәм аның президент кагылгысызлыгыннан мәхрүм итү турында декрет кабул итә[21].

2012 елның 8 февралендә Беларус мәгълүмат чараларында Бакиев беларус гражданлыгын алган һәм күчемсез милекне Минск читендә сатып алган дигән мәгълүмат пәйда була[22][23].

2013 елның 12 февралендә Кыргызстанда «хезмәт урыныннан явызларча файдалану» маддәсендә каралган җинаятьтә гаепле дип табылган һәм читтән торып 24 елга көчәйтелгән режимлы колониягә хөкем ителгән.

Шәхси тормыш үзгәртү

Беренче никахтан уллары Марат һәм Максим Бакиев туа. Икенче хатыныннан улы һәм кызы бар.

Курманбәк Бакиев кыргыз, рус, беларус һәм үзбәк телләрен белә[24].

Бүләкләр үзгәртү

  • Азия Олимпия Советы ордены (2009);
  • «Бердәмлек» ордены;
  • Халыклар дуслыгы ордены (Беларусия, 2014)[25] .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Brown B. Encyclopædia Britannica
  2. Брокгауз энциклопедиясе
  3. Munzinger Personen
  4. https://www.kp.by/daily/26594.4/3609804/
  5. Рамиль Мамдли. Курманбек Салиевич Бакиев. Биографическая справка, РИА Новости (24/07/2009).
  6. 6,0 6,1 Рамиль Мамедли. Бакиев Курманбек., Военное обозрение. 2010 елның 11 апрель көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-04-11, retrieved 2021-07-29 
  7. Аркадий Дубнов. Рассекреченная Киргизия (рус.), «Время новостей» (2001-04-26).
  8. Дмитрий Глумсков, Антон Лымарь. Киргизские пикетчики свергли правительство, Коммерсантъ (23.05.2002).
  9. Фурух Усмонов. Президент Киргизии укрепляет вертикаль (рус.), Коммерсантъ-Власть (2007-10-29).
  10. Президент Киргизии распустил парламент (рус.), Коммерсантъ (2007-10-22).
  11. Киргизия закрывает авиабазу США в аэропорту Манас. әлеге чыганактан 2016-09-18 архивланды. 2010-04-24 тикшерелгән.
  12. Парламент Киргизии проголосовал за вывод авиабазы США «Манас». әлеге чыганактан 2009-02-21 архивланды. 2010-04-24 тикшерелгән.
  13. Кыргызстан: Россия пообещала кредит, новая власть демонстрирует пророссийскую ориентацию
  14. WAHLEN IN KIRGISIEN(алм.)
  15. OSCE report on the 23 July 2009 presidential election in the Kyrgyz Republic
  16. Кыргызстан: Пока ещё действующий президент Курманбек Бакиев обратился к народу, archived from the original on 2010-06-14, retrieved 2021-07-29 
  17. Личное заявление президента Республики Кыргызстан Курманбека Бакиева об отставке, archived from the original on 2010-04-19, retrieved 2021-07-29 
  18. Лукашенко: Бакиев находится на юге Казахстана, его готовы принять в Беларуси 2010 елның 21 апрель көнендә архивланган. // Interfax.by
  19. Лукашенко сообщил, что Бакиев с семьей находится в Минске 2014 елның 4 сентябрь көнендә архивланган. // ЭХО планеты
  20. Стенограмма ответа Александра Лукашенко на вопрос депутата белорусского парламента Игоря Карпенко о Курманбеке Бакиеве
  21. Курманбека Бакиева лишили неприкосновенности и грозят ему смертной казнью 2010 елның 1 май көнендә архивланган.
  22. Бакиев получил белорусское гражданство и купил дом в Минске 2013 елның 15 февраль көнендә архивланган. // TUT.BY
  23. Курманбек Бакиев получил белорусское гражданство // Независимая газета
  24. Экс-президенту Кыргызстана Бакиеву — 70. Живет в Лебяжьем, выучил белорусский язык, путешествует. TUT.BY (2019-08-01). әлеге чыганактан 2019-08-01 архивланды. 2019-08-01 тикшерелгән.
  25. МИД Кыргызстана требует объяснений от Беларуси по поводу ордена Бакиеву(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү