Константин Толкачёв

Башкортстан сәясәтчесе

Константин Толкачёв, Константин Борис улы Толкачёв (рус. Константин Борисович Толкачёв, 1953 елның 1 марты, ССРБ, Кемерово өлкәсе, Сталинск) — дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, юридик фәннәр докторы (1998), профессор (1998). Башкортстанның (1997) һәм РФ (2008) атказанган юристы, РФ Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре (2000). Эчке хезмәт генерал-майоры (1998). 1999 елдан Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе.

Константин Толкачёв
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе
Вазыйфага керешкән
1999 елның 12 апреле
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Михаил Зайцев
Шәхси мәгълүмат
Туган 1 март 1953(1953-03-01) (71 яшь)
ССРБ, Кемерово өлкәсе, Сталинск
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем ССРБ Эчке эшләр министрлыгы академиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 1 мартында Кемерово өлкәсенең Сталинск (1961 елдан Новокузнецк) шәһәрендә туган. ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Рязань югары мәктәбен (1977), академиясен (1984) тәмамлаган. Юридик фәннәр докторы (1998), профессор (1998). РФ Юридик фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы. Өч йөздән артык гыйльми хезмәт авторы. Фәнни тикшеренүләре дәүләт һәм хокукның гомуми теориясе, конституцион хокук һәм кеше хокуклары проблемаларына багышланган [1].

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Кеше һәм гражданинның шәхси конституциячел хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруның һәм анда эчке эшләр органнарының катнашуының методологик һәм хокукый нигезләре.СПб, 1997.(рус.)
  • Федерализмның сәяси проблемалары: Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге. Уфа, 2001.(рус.)

Хезмәт юлы үзгәртү

1970 елда — Кузнецк металлургия комбинатында (2003 елдан Новокузнецк металлургия комбинаты(рус.)) торбалар ябыштыручы ярдәмчесе.

1971–1973 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1977–1996 елларда — ССРБ (1991 елдан РФ) Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазыйфаларда.

1996–2003 елларда — РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы. 2003 елдан отставкада.

Иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеге үзгәртү

1999 елдан — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (II—V чакырылышлар).

1999–2001 елларда — Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында конституция законнарын чыгару комитеты әгъзасы.

1999–2001 елларда — Европа Шурасында (Страсбург, Франция) җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасында Россия Федерациясе вәкиле урынбасары.

2002 елдан — Россия Федерациясе Законнар чыгаручылар советы әгъзасы.

2002 елдан — Башкортстан Республикасы Президенты (2015 елдан Башлыгы) каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе.

2009 елдан — Бердәм Россия фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе сәяси шурасы җаваплы сәркәтибе[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2003 — Почет ордены (РФ)
  • 2003 — «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены
  • 2008 — Салават Юлаев ордены
  • 2013 — Дуслык ордены (РФ)
  • 2019 — Александр Невский ордены (РФ)[3]
  • 1нче дәрәҗә Бөек Петр ордены
  • Андропов ордены
  • 1997 — Башкортстанның атказанган юристы
  • 2008 — РФ атказанган юристы
  • 2000 — РФ Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре
  • 2023 — «Бердәм Россия»гә 20 ел» истәлекле медале [4]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү