Компьен солыхы (1940)

Икенче Компьен солыхы, яки Компьен солыхы (1940), алман. Waffenstillstand von Compiègne, фр. Armistice de RethondesӨченче рейх (Алмания) белән Аурупаның беректәш илләре (союзниклар) арасында сугыш хәрәкәтләрен туктату турында килешү.

Шарль Хюнтцигер килешүгә кул куя

Тарих үзгәртү

 
Франция алман оккупациясендә (алсу төс)

1940 елның 22 июнендә Өченче рейх (Гитлер Алманиясе) белән Франциянең сугышта җиңелүен таныган маршал Петэн хөкүмәте арасында имзалана. Әлеге килешүгә кул кую, Алмания таләбе буенча, Беренче Компьен килешүе имзаланган урында — Франциянең Компьен шәһәреннән ерак түгел урман эчендә урнашкан Ретонд станциясе янындагы тимер юл вагонында уздырыла.

Алмания ягыннан килешүгә Вилһелм Кейтель, Франция ягыннан Шарль Хюнтцигер кул куя.

Килешү таләбе буенча,

  • Франция ягыннан каршылык күрсәтү бөтенләй туктатыла.
  • Франциянең 2/3 территориясе (башкала Парижны да кертеп) алман гаскәрләре тарафыннан басып алына. Франция ягы оккупантларның чыгымнарын капларга тиеш була.
  • Франциянең гаскәре һәм флоты коралсызландырыла.
  • Франция ягына илдә эчке тәртипне саклау өчен кирәкле санда гына гаскәр калдырырга рөхсәт ителә.

Компьен солыхына һәм Франциянең коллаборацион хөкүмәтенең хезмәттәшлек итү сәясәтенә таянып, Алмания Францияне, 1944 елда азат ителгәнче, кабалада тота һәм байлыгын талый.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах . Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү