Коме́та (бор. грек. κομήτης, komḗtēs — «чәчле»; символы: ☄) — Кояш тирәли әйләнгән томанлы күк җисеме.

Комета
Сурәт
Астрономический символ
 Комета Викиҗыентыкта
Хейл-Бопп кометасы

Кометаларның массасы уртача 100 миллионнан алып 100 триллион тоннага, үзәк зурлыгы якынча 10 чакрым һәм койрыгы 10 миллион чакрымга җитә. Тизлеге секундына 10 чакрымнан ким түгел. Ко­металар, күбрәк металл яки тау токымыннан торган астероидлардан аермалы буларак, боз һәм тау токымнарыннан тора.

Астрономнар, кометаларның Җир һәм Ай арасындагы киңлекләрдә һәр 100 ел саен очып үтүен һәм 100 мең елга бер тапкыр Җиргә төшүен исәпләп чыгарган. Җиргә иң якын ераклыктагы комета “Лексель” 1770 елның июлендә 2,3 миллион чакрым читтән узып китә. Алдагы унъеллыкларда Җиргә якын арада өч кометаның үтәчәге билгеле. Аның иң якыны да бездән 9 миллион чакрым ераклыкта булачак.

Чыганаклар үзгәртү

Төхвәтуллин О. Су астында калабызмы, әллә... // Кызыл таң, 19.11.2010