Колинда Грабар-Китарович

Колинда Грабар-Китарович (хорв. Kolinda Grabar-Kitarović, 1968 елның 29 апреле, ЮСФҖ, Хорватия СҖ, Риека) — Хорватия сәясәтчесе, 20052008 елларда Хорватиянең тышкы эшләр һәм Европа интеграциясе министры. 2015 елның 19 февраленнән Хорватия байрагы Хорватия Республикасы президенты (хорв. Predsjednica Republike Hrvatske).

Колинда Грабар-Китарович
Хорватия президенты
Вазыйфага керешкән
2015 елның 19 феврале
Хорватиянең тышкы эшләр һәм Европа интеграциясе министры
Вазыйфада
2005 елның 17 феврале – 2008 елның 12 гыйнвары
Шәхси мәгълүмат
Туган 29 апрель 1968(1968-04-29) (55 яшь)
ЮСФҖ, Хорватия СҖ, Риека
Сәяси фирка HDZ
Җефет Яков Китарович[d]
Белем Загреб университеты,
Вена дипломатик академиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 29 апрелендә Югославиянең Хорватия социалистик республикасы Риека шәһәрендә туган. АКШта инглиз телен өйрәнгән. Загреб университетының сәяси фәннәр факультетында халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә магистр дәрәҗәсе ала. Инглиз, испан, португал телләрен камил белә.

1992 елда сәяси карьерасы башлана: башта Хорватия фән һәм технология министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаментында, соңрак Хорватия тышкы эшләр министрлыгында киңәшче.

1995 елдан Хорватия тышкы эшләр министрлыгының Төньяк Америка департаменты башлыгы.

19972000 елларда Хорватиянең Канададагы илчесенең урынбасары.

2003 елның ноябрендә Хорватия парламентына сайлана.

2003 елның декабрендә Хорватиянең Европа интеграциясе министры.

2005 елның февраленнән Хорватия тышкы эшләр министры. Төп бурычы — илне Европа Берлегенә һәм НАТОга якынайту.

20082011 елларда Хорватиянең Канададагы илчесе.

2011 елның 4 июленнән БМО Генераль сәркатибенең гаммәви дипломатия эшләре буенча урынбасары.

20142015 елларда узган Хорватия президентын сайлауларның икенче турында илнең гамәлдәге президенты Иво Йосиповичны (хорв. Ivo Josipović), 1 % тан артыграк (50,74 % : 49,26 %) тавыш җыеп, җиңә[1].

2015 елның 19 февраленнән президент вазифаларына керешә. Хорватия тарихында беренче хатын-кыз президент.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Король Томислав ордены
  • Король Петар Крешимир IV ордены
  • Король Дмитар Звонимир ордены
  • Кенәз Трпимир ордены
  • Кенәз Бранимир ордены
  • Кенәз Домагой ордены
  • Никола Шубич Зрински ордены
  • Бан Елачич ордены
  • Анте Старчевич ордены
  • Хорватиянең Таң йолдызы ордены
  • Хорват хачы ордены
  • Хорват өчяфрагы ордены
  • Хорват үрүе ордены

Гаиләсе үзгәртү

Ире (1996 елдан) — Яков Китарович. Кызлары Катарина (2001), уллары Лука (2003).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү