Ключ (Яшьләр театры)

«Ключ» яшьләр театры (рус. Молодежный театр «Ключ») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2003 елдан эшләп килүче яшьләр театры — студия. Мохтари коммерцияле булмаган оешма статусында. Труппада 15 артист, репертуарда 8 спектакль бар (2018).
Адресы: 423810 ТР, Яр Чаллы, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02).
Баш режиссер (2003 елдан) — Софья Федекина.

Яр Чаллы «Ключ»
яшьләр театры
Набережно-челнинский
молодежный театр «Ключ»

Театр урнашкан «Нур» яшьләр үзәге
Адрес 423810 Ак. Рубаненко ур., 2 (1/02)
Яр Чаллы, Татарстан
Директор Софья Федекина

Тарих үзгәртү

 
Театр логотибы

2003 елның 23 октябрендә яшүсмерләр һәм студент яшьләренең үзешчән театры буларак оешкан. Театрның оештыручысы һәм җитәкчесе, баш режиссеры — Софья Юрий кызы Федёкина, РФ театр әһелләре берлегенең «Признание» премиясе лауреаты[1].
20032010 елларда театр Яр Чаллының «Чакматаш» (рус. Огниво) балалар үзәгендә урнашкан була. Уйнаучыларга 18 яшь тулгач, балалар үзәгеннән китәргә туры килә.
20102018 елларда театр сәхнәсе Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты тулай торагының 1нче катында (Яр Чаллы тракты, 24) урнаша[2]. 2018 елның май аеннан, «Нур» яшьләр үзәгендә (Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02)) мәйдан бирелә[3].
Театр V «Нәүрүз» халыкара театр фестиваль-форумында (2018) катнаша.
Гастрольләре: Сербия, Латвия, Литва, РФ шәһәрләре — Санкт-Петербург, Ижау (2014), Щелыково (Кострома өлкәсе, 2011)[4].
Һәр елны театр «Катнашучылар» (рус. Действующие лица) исемле үзешчән театрларның Халыкара февтивален уздыра (Яр Чаллыда бердәнбер һәр елны була торган театр фестивале).

Куелган спектакльләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы