Клоакалылар (лат. Prototheria) — имезүчеләрнең примитив ассыйныфы. Үз эчендә имезүчеләр белән сөйрәлүчеләр сыйфатларын берләштерәләр.

Клоакалылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Prototheria Теодор Гилл, 1872[1][2][3]
Таксономик ранг ассыйныф[d][1][2][4][…]
Югарырак таксон имезүчеләр[2][4][3]
 Клоакалылар Викиҗыентыкта

Бүгенге көндә Австралия, Тасмания һәм Яңа Гвинеядә генә яшиләр. Әлеге ассыйныф вәкилләренең күпчелеге инде юкка чыккан булып санала.

Үзенчәлекләр үзгәртү

Башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[5]:

  • Күкәй салып үрчиләр, күкәйләре зур түгел.
  • Эчәклек һәм сидек-җенес синусы тышка мөстәкыйль тишемнәр белән ачылмый, ул клоакага кушыла.
  • Имчәкләре юк, сөт бизләре корсак ягының аерым бизле өлешендә күп санлы тишемнәр белән ачыла, балалары сөтне шуннан ялый.
  • Алгы очлыклар поясы сөйрәлүчеләрнеке белән охшаш.
  • Тән температурасы гадәттә түбән (26 °С — 34 °С).
  • Фәкать ехиднаның гына корсагында тире җыерчасыннан ясалган сумка бар. Сөт бизләре монда ачыла, ләкин алар үрчү вакытына гына формалаша.
  • Йомшак иреннәре юк, казналыклары мөгезматдәдән торган томшык белән капланган.

Искәрмәләр үзгәртү