Ким Әхмәтҗанов (Ким Әбүзәр улы Әхмәтҗанов, баш. Ким Әбүзәр улы Әхмәтйәнов)- язучы, галим. С. Юлаев премиясе лауреаты (1972).

Ким Әхмәтҗанов
Ким Әхмәтйәнов

Ким Әхмәтҗанов
Тугач бирелгән исеме: Ким Әбүзәр улы Әхмәтҗанов
Туу датасы: 5 февраль 1932(1932-02-05)
Туу урыны: Әбҗәлил районы, Әлмөхәммәт авылы
Үлем датасы: 9 ноябрь 1980(1980-11-09) (48 яшь)
Үлем урыны: Әлмөхәммәт авылы, Әбҗәлил районы
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1962-1980
Юнәлеш: әдәбият фәне
Жанр: фәнни хезмәтләр
Иҗат итү теле: башкорт теле, рус теле
Дебют: 1962
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1972)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1932 елның 5 февралендә БАССР Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт авылында туган. Үз авылында җидеелык мәктәпне, Темәс педагогия укуханәсен (1951), Уфа педагогия институтын (1955), ССРБ Фәннәр академиясенең Уфа филиалында аспирантураны тәмамлый. Башкорт поэзиясе буенча кандидатлык диссертациясе (1960) яклый. Уфа педагогия институтында (1955-1957), Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтында (1960-1978), Уфада дәүләт университетында (1978 елдан) хезмәт куя.[1]

Иҗаты үзгәртү

1950 елның ахырыннан әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендә эшли. Әдәбият теориясе һәм поэтика мәсьәләләрен өйрәнә. Беренче китабы – «Башкорт поэмаларының композиция мәсьәләләре» (1962) – башкорт поэзиясен беренче гыйльми тикшерү булып тора. «Әдәбият терминнары сүзлеге»н (1965) төзеде. «Шигърият иленә сәяхәт» (1967), «Әдәбият теориясе» (1971), «Поэтик образлылык» (1979) кебек фәнни хезмәтләрен язды. Наҗар Нәҗми, Г. Сәләм иҗатларын өйрәнеп, «Наҗар Нәҗми - шигырь остасы» (1974), «Г. Сәләм. Тормышы һәм иҗаты» (1980) исемле монографияләр иҗат итте. Г. Хөсәенов, Ә. Харисов белән берлектә «Башкорт поэзиясенең антологиясе»н (1971) төзеде. Башкорт поэзиясен тарихи планда тикшереп, «Матурлык, батырлык, шигърият» (1982 елда чыга) исемле китап язды. «Башкорт совет әдәбияты тарихы» (1967), «Башкорт әдәбияты тарихы» ( 6 т., 1990-1996 елларда чыга) җыентыклары автордашы. Урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә катнаша.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1965)

Хәтер үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

С. Сафуанов. Шигърият сакчысы. «Агыйдел», 1982, № 2.

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. БР мәдәни дөньясы, archived from the original on 2014-04-16, retrieved 2014-12-11 
  2. Уфа-гид сайтында