Киберпанк (ингл. cyberpunk) — фәнни фантастика жанры. Компьютер чорындагы технологик прогресс фонында кеше культурасының түбән төшүенә игътибар итә. Термин инглизчә cybernetics «кибернетика» һәм punk «панк» сүзләренең катнашмасы булып тора. Бу терминны беренче тапкыр Брюс Бетке 1983 елдагы хикәясе өчен атама буларак куллана[1]. «Киберпанк» жанрындагы әсәрләр киләчәкнең антиутопия дөньясын тасвирлый. Мондый дөньяда үсеш алган мәгълүмат технологияләре, кибернетика, виртуаль чынбарлык, киборгизация һәм ясалма интеллект җәмгыятьне чикләнмәгән һәм көйләнмәгән дәүләт контроле белән бергә кушыла, яки киресенчә, алар түбән төшү, коррупция, дәүләт институтларының таркалуы, клептократия, гигант транснациональ корпорацияләр һәм мафия доминациясе, социаль тигезсезлек, фәкыйрьлек яки җәмгыятьнең социаль төзелешендә радикаль үзгәрешләр өстенлеге белән бергә кушыла[2]. Киберпанк жанрындагы әсәрләр еш кына кеше акылының һәм җәмгыятенең асылы, кеше һәм машина, чынбарлык һәм виртуальлек арасындагы чикләр мәсьәләләрен күтәрә.

Типик киберпанк шәһәр пейзажы

Төп авторлар һәм әсәрләр үзгәртү

Киберпанк нәфис фильмнарда үзгәртү

Киберпанк жанрындагы аниме үзгәртү

Киберпанк музыкада үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Etymology of «Cyberpunk» 2013 елның 16 июль көнендә архивланган.(ингл.).
  2. Hassler Donald M. New Boundaries in Political Science Fiction. — University of South Carolina Press. — С. 75—76. — ISBN 1570037361.