Кефей йолдызлыгы

Kефей йолдызлыгы (лат. Cepheus) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы төзексез бишпочмак рәвешле йолдызлык. Йолдызлыкның көньяк өлеше Киек каз юлында ята. Күк йөзендә 587,8 квадрат градус мәйданны иңләп тора һәм гади күз белән күренүчән 148 йолдыз эченә ала.

Кефей
Кефей
Кефей

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Cepheus
(иял. к.: Cephei)
Кыскартма Cep
Нигез Кефей
Туры калкулык 20h 00m тан
8h 00m кача
Авышлык +52° 45′ тан
+88° кача
Мәйдан 588 кв. градус
(27 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)

Әлзирамин (α) — 2,45m

Метеор агымнары

юк

Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −2° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июльсентябрь.

Прецессия сәбәпле Кефей тарафына дөньяның төньяк котыбы күчә. Шуңа күрә Әлрагый (Кефей γ) котып янында 3100 елда була, Әлфирк (Кефей β) — 5100 елдан 6500 елга кадәр котыпка якынрак була, ә 8300 елдан котып йолдызы сыйфатыны Әлзирамин (Кефей α) үзенә ала.

Йолдызлар үзгәртү

Кефей αӘлзирамин (гарәп. الذراع اليمينәз-зира‘ әл-йәмин — «уң кул»[1]; ингл. Alderamin), +2,5m йолдызча зурлыктагы йолдыз 49 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей βӘлфирк (гарәп. الفرقәл-фирқ, الفرقةәл-фирқәһ — «өер»[2]; ингл. Alfirk), үзгәрмә йолдыз, Кефей β сыман үзгәрмә йолдызлар сыйныфының беренче үрнәге, аның ялтыравы 0,19 көн эчендә +3,15m дән +3,21m гә кадәр үзгәрә. Җирдән 595 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей γӘлрагый (гарәп. الراعيәр-ра‘и — «көтүче»[3]; ингл. Alrai), +3,22m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз Җирдән 45 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей δӘлрәдиф (гарәп. الردفәр-рәдиф — «ияреп баручы»[4]; ингл. Alrediph), үзгәрмә йолдыз, тотылышлы йолдызлар кефейлылар сыйныфының беренче үрнәге, аның ялтыравы 5 көн 9 сәгать эчендә +3,5m дән +4,4m гә кадәр үзгәрә. Җирдән 891 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей μ - яки Анат йолдызы — Кефей йолдызлыгында урнашкан кызыл супергигант (үтә зур йолдыз), шулай ук "Гершельның анат йолдызы" булып танылган. Галактикабызда иң эре һәм йолдызча күәте иң зур булган йолдызлардан берсе (тулы яктыртучанлыгы

Кефей VV — тотылышлы куш йолдыз. Кефей VV A — иң зур йолдызлардан берсе.

Йолдызлар төркемнәре үзгәртү

Олугбәктә Әлзирамин (Кефей α), Әлфирк (Кефей β) һәм Кефей η йолдызлары бергә Кәвакибелфирк (гарәп. الكوكب الفرقәл-кәвакиб әл-фирқ — «өер йолдызлары»[5]) исеме йөртә иде.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Зираг — кул, терсәк; ямин — уң як, уң кул. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. Фирка — төркем, груһ, партия. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 630.
  3. Рагый — көтүче, хайван багучы, чабан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 476.
  4. Рәдиф — берәүгә ияреп баручы, арттан баручы, иярчен. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 484.
  5. Кәвакиб — йолдызлар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 221.