Кениядә Һинд дине

Кениядә Һинд диненең йогынтысы безнең эраның 1-енче меңьеллыгында башанган, ул вакытта Көнчыгыш Африка һәм Һинд субконтиненты арасында сәүдә булган.[1] Кечкенә Һинду авылларының архелогик шәһадәтнамәләре күбесенчә Занзибарда, Кенияның яр буе өлешләрендә, Суахили ярында, Зимбабве һәм Мадагаскарда бар.[1] Суахили теленең күп сүзләренең Һиндстан телләрендә Һинд дине белән бәйләнгән этимологик тамырлары бар.[2]

Пью Тикшерү Үзәге фаразынча 2010 елда Кениядә 60 000 Һинд дине тарафдары бар, ягъни Кения халкының 0,25%-ыннан азрагы.[3] Башка фаразлар буенча сан зуррак. Британия колониаль хөкеменнән 1963 елда бәйсезлеккә ирешкәнче, Кениядә күбесенчә Гөҗәрат, Одиша, һәм Һиндстанның төньяк-көнчыгыш штатларыннан 200 000-нән артык Һинд дине тарафдары яшәгән (һаман да тулаем халыкның 1%-ыннан азрагы).[1] Һинд дине гыйбадәтханәләрен төзергә яки Һинд динен ачык тотарга рөхсәт итмәүче Төньяк һәм Төньяк-көнчыгыш илләрдән аермалы буларак, Кения Һинд динен тотарга дини хөррият бирә; берничә Кения шәһәрләрендә төрле Һинд дине мәктәпләренең Һинд дине гыйбадәтханәләре күп.[4] Кенияның Һинд дине гыйбадәтханәләре күбесенчә Төньяк һәм Көнбатыш Һиндстан архитектура стиленда.

Демография үзгәртү

2009 Халык санын алу буенча, Кениядә бөтенесе 53 393 Һинд дине тарафдары бар.[5]

Кереш үзгәртү

Кениядә Һинд дине күбесенчә Һиндстанда Гөҗәрат, Марвар һәм Одиша һәм Көнчыгыш Африка арасында сәүдә юллары булуга күрә бар. Кенияле Гөҗәратиларны чыгышы 1800 еллар ахырына карый (1900 еллар башы), ул вакытта Британия колониалистлары Һиндстаннан Уганда-Кения тимер юлын төзү өчен Һиндстаннан хезмәтчеләр алып килгән. Хезмәтчеләрнең күбесе, кире Һиндстан субконтинентына барганчы, Кениядә яшәргә калган һәм яңа тормыш башларга өмет алып килгәннәр.

Кениядә Һинд дине тарафдарлары үзгәртү

IRF мәгълүм иткәнчә Кения халкының бер проценты Һинд дине тарафдарлары булган.[6] Бу Кенияның 2009 ел халык санын алу мәгълүм иткән 0,14%-ыннан аермалы булып тора.[7]

Бүгенге көндә Кениядә Гөҗәрати җәмәгате туксан меңнән артык дип фараз ителә һәм бөтен ил буйлап таралган. Мәдәниятка төрле дәрәҗәдә ярашуга карамастан, күпчелек үзләренең каты Гөҗәрати бәйләнешләрен саклаган.

Раштрия Сваямсевак Сангх һәм ИСККОН җәмгыятькә төп кертем ясаучылар җәмәгать чараларын оештырып һәм күп иганә программаларын тәкъдим итеп, мәсәлән, ризык өләшү программалары һәм башка хезмәтләр, бу күп Кениялыларны җәлеп иткән һәм Һинд дине тарафдарлары җәмәгате тулаем алганда яхшы ат казанган.

Пуштимарг Вайшнав Сангх һәм Брахма Кумарис шулай ук Кенияда актив.

Кениядә кайбер Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге үзгәртү

[[File:EASS Temple Nairobi.jpg|thumb|[[Shri Swaminarayan Mandir, Nairobi (EASS Temple)|Найробида Сваминараян Гыйбадәтханәсе.]]

 
Момбасада Сваминараян Гыйбадәтханәсе.
 
Момбасада Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте гыйбадәтханәсе.

Кенияда якынча 40-тан күбрәк Һинд дине гыйбадәтханәсе бар.

Яхшы мәгълүм булганнарның кайберәүләре:

  • Найроби, Шри Сваминараян Мандиры
  • (Лангата) Найробида Шри Куч Сатсанг Сваминараян Мандиры
  • Элдорет, Шри Сваминараян Мандиры
  • Керугоя, Шри Сваминараян Мандиры
  • Накуру, Шри Сваминараян Мандиры
  • Кисуму, Шри Сваминараян Мандиры
  • Момбаса, Шри Сваминараян Мандиры
  • Найроби, BAPS Шри Сваминараян Мандиры
  • Момбаса, BAPS Шри Сваминараян Мандиры
  • Накуру, BAPS Шри Сваминараян Мандиры
  • Элдорет, BAPS Шри Сваминараян Мандиры
  • Кисуму, BAPS Шри Сваминараян Мандиры
  • Найроби, Шри Джаларам Мандиры
  • Накуру, Шри Джаларам Мандиры
  • Наиваша Хануман Мандиры, Наиваша
  • Шри Санатан Дхарма Сабха Гыйбадәтханәсе, Найроби
  • Шри Кальяна Венкатесвара Свами Гыйбадәтханәсе, Найроби
  • НайробиИСККОН гыйбадәтханәсе
  • КисумуИСККОН гыйбадәтханәсе
  • МомбасаИСККОН гыйбадәтханәсе
  • Ганджонида ИСККОН гыйбадәтханәсе
  • Найроби, Шри Валлабх Дхамы
  • Найроби, Шри Рам Мандиры
  • Найроби, Шри Аййяпа Свами Гыйбадәтханәсе
  • Амбаджи Гыйбадәтханәсе, Найроби
  • Шива Мандиры, Найроби
  • Нг'омбе Ишвар Махадэв Мандиры, Момбаса

Кенияның Һинд дине шурасы үзгәртү

Кенияның Һинд дине Шурасы Кениядә Һинд дине тарафдарлары өчен зонт оешмасы булып тора. Шура Хөкүмәт тарафыннан танылган. Шура Һинд дине дини тәгълиматы өчен китаплар әзерләгән. [8]

Кениядә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте - ИСККОН үзгәртү

Шулай ук Гаудия Вайшнавизм яки "Һаре Кришна Хәрәкәте" буларак мәгълүм Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) Кениядә хәзергәчә 4 гыйбадәтханәне нигезләгән. Бөтен маташулар һәм тырышулар белән алар Шри Радха Кришна Ходае данын, Бхакти Йоганы, Бхагават-Гита Ничек Ул Бар юлламасын һәм шулай ук башка Ведик язмаларны дәгъва итәләр. Шулай ук Кришна-Джанмаштами, Радхаштами, Рама Навами, Гаура-пурнима һәм Нарасимха-Чатурдаши кебек гаҗәеп фестивальләрне оештыралар. Иң мәшһүрләре ДжаганнатхРатха-Ятра(шулай ук "Арбалар Фестивале" буларак мәгълүм), ул 5000-нән артык Кениялене (Галәмнең Ходае) Джаганнатхның изге исемнәрен җырлап биергә җәлеп итә. Һаре Кришна Тормыш Ризыгы ул дөньяның иң эре вегетариан табышсыз азык өләшү оешмасы. Аның тырышлыклар дөнья буйлап тарала, проектлары 108 илне били, шул исәптән Кенияне да. Кениядә волонтерлар көн саен 20 000 бушлай ризык порциясен тәэмин итәләр. Тормыш Ризыгы бер форма ачлык белән көрәшеп калмыйча, барлык мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша; йортсызларга һәм инвалид балаларга да. Тормыш Ризыгы проекты борынгы Ведик мәдәниятенең хәзерге көн яңартылуы, монда барлык мәхлукатларның да тигезлегенә ышаныч бар. Кришна тугърылары өчен популяр кушамат булган "Һаре Кришна" исеме тугърылар кычкырып укый торган (Киртан) яки Тулси-мала тәсбихында тартып (Джапа) укый торган Ведик мантрадан килеп чыккан. Бу Маха Мантра буларак мәгълүм мантра борынгы Ведик язмалардан килеп чыккан.

Маха Мантра:

 

hare kṛṣṇa hare kṛṣṇa
kṛṣṇa kṛṣṇa hare hare
hare rāma hare rāma
rāma rāma hare hare

 

Һәрвакыт шуны укыгыз һәм бәхетле булыгыз!

Кениядә Һинду Сваямсевак Сангхы үзгәртү

Һинду Сваямсевак Сангхы Раштрия Сваямсевак Сангхның өлеше. Ул 1947 елның 14-енче ноябренда Найробида башланган, шуннан соң ул төрле шәһәрләрдә үзенең үзәкләрен булдырган, мәсәлән, Момбаса, Накуру, Элдорет, Кисуму һәм Меруда. Аның төп максатлары булып Һинд дине идеалларын һәм кыйммәтләрен саклау, гамәлдә тоту һәм тәэмин итү һәм Һинд дине мәдәни идентиклыгын дөньядагы хөкем сөргән төрлелек белән гармониядә тәэмин итү. Аның төп лозунгы "Җәмгыятькә Хезмәт Итү" (Сева) булгач, ул күп гуманитар эшчәнлек башкара, мәсәлән, мохтаҗларны ашату, ампутацияләнгәннәр Тәгәрмәчле Арбалар һәм Ясалма Буыннар тәэмин итү, бушлай медицина хезмәтләре һәм кан бирү өчен медицина лагерьларын оештыра, һәм күбесенчә үзенең Агач Үстерү Программасы өчен мәшһүр.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Constance Jones and James D. Ryan, Encyclopedia of Hinduism, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0816073368]], pp. 10-12
  2. A. Lodhi (2000), Oriental influences in Swahili: a study in language and culture contacts, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-9173463775]], pp. 72-84
  3. Table: Religious Composition by Country, in Numbers Pew Research Center (2012)
  4. Hindu temples - Members 2014 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. Hindu council of Kenya
  5. Archived copy. әлеге чыганактан 2013-01-16 архивланды. 2013-01-16 тикшерелгән.
  6. Kenya.
  7. https://web.archive.org/web/20130115103229/http://www.knbs.or.ke/docs/PresentationbyMinisterforPlanningrevised.pdf
  8. Archived copy. әлеге чыганактан 2007-04-20 архивланды. 2007-03-13 тикшерелгән.